Гадәттә эшләнгән эшләргә ел азагында йомгак ясала. Бу көннәрдә редакциябез тагын да җанланды. Укучыларыбыз еллык эшебезгә бәя бирә, котлауларын җиткерә, рәхмәт сүзләрен әйтә.
Әле шушы көннәрдә генә актив укучыбыз Миңлегөл Әдһәмова килеп китте. «Юлларда күп йөрисез, һәр сорауны ачыклыйсыз, күз тимәсен үзегезгә, яман күзләрдән саклар өчен дога алып киләм әле», - дип тә вәгъдә итте. Равилә Мөбарәкшина Яңа ел табынын бизәү өчен киңәшләр тупланган берничә төсле журнал, рецептлар тупланган җыентыклар бүләк итте.
Тынычлык бистәсендә яшәүче тынгысыз укучыбыз Ильяс Мөхәммәтшин исә, гадәттәгечә, безгә «тема тапкан». «Бездә җәяүле чыга торган бер урын бар, шунда машиналар туктамый, җәяүлене уздырмый. Килегез әле, фотограф та кирәк монда, светофор төбенә утырабыз да, тәртип бозучыларны фотога төшереп барабыз. Бу эшне ЮХИДИ хезмәткәрләре генә башкарып чыга алмый, «Шәһри Казан» кирәк», - ди ул.
Танылган аш-су остасы Юныс Әхмәтҗановның сеңлесе Гамбәрия апа Гафурова газетабызны 25 елдан артык алдыра. «Һәр язманы укып барам, кайсыларын кат-кат укыйм, җыеп та куям әле. «Шәһри Казан»ны сагынып көтеп алам», - ди ул.
Гамбәрия апа редакциягә, үзе яшәгән йортның подъездларына ремонт ясамыйлар, кунак килсә дә оят, дип зарланып шалтыраткан иде. «Шәһри Казан» газетасы инициативасы белән, бу мәсьәлә уңай хәл ителде. Хәзер подъездлар яп-якты, чиста. Гамбәрия апа исә шатлыктан редакциябезне кунакка чакырды.
Әхмәтҗановлар биш бала үссәләр дә, Гамбәрия апа бүген үзе генә исән. Ул - сугыш ветераны. Ире Габделхак абый белән яшиләр. Кызлары Наилә, уллары Наил - төп терәкләре. 88 яшендә булса да, Гамбәрия апа тик тормый, күз тимәсен үзенә. Безне дә абыйсы Юныс Әхмәтҗанов рецепты буенча пәхләвә әзерләп каршы алды.
- Безне аш-суга әниебез Зәйнәп өйрәтте. Ул бик оста пешекче иде, - ди Гамбәрия апа.
Юныс абый исә әнисенең нәрсәне ничек пешергәнен дәфтәргә теркәп бара торган булган. «Татар халык ашлары» китабының беренчесендә дә нәкъ менә әнисенең рецептлары урын алган. Аннан Юныс Әхмәтҗанов, төрле авылларга барып, оста пешерүчеләр белән күрешкән, иң борынгы рецептларны да эзләп тапкан. Шуңа да аның рецептлары буенча пешерелгән ризыклар үзенә бер төрле тәмле, үзгә. 2017 елда Юныс Әхмәтҗановның тууына 90 ел була икән. Шагыйрь Роберт Миңнуллин бу уңайдан данлыклы аш-су остасы турында китап та яза.
Юныс Әхмәтҗанов пәхләвәләрен кайчан авыз итеп караган булыр идек, телеңне йотарлык күчтәнәчегез өчен рәхмәт сезгә, Гамбәрия апа.
«Шәһри Казан» газетасыннан аерылмаган, шатлыкларын, борчуларын безнең белән уртаклашкан, тәкъдимнәрен, фикерләрен җиткереп торган укучыларыбызга зур рәхмәт. Без сезне тыңларга, кулдан килгәнчә ярдәм итәргә һәрчак әзер. Яңа елда да бергә булыйк!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар