16+

Яңа еллар. Яна еллар Ак бураннар эчендә...

Указы җәй көне үк чыккан булса да, М.Җәлил исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы шушы атнада гына булып узды. Татарстан Хөкүмәте йортында узган әлеге тантанада Премьер-министр Илдар Халиков кулыннан 6 лауреат күкрәк билгесе һәм 100 мең сум бүләк алды.

Яңа еллар. Яна еллар Ак бураннар эчендә...

Указы җәй көне үк чыккан булса да, М.Җәлил исемендәге республика премиясен тапшыру тантанасы шушы атнада гына булып узды. Татарстан Хөкүмәте йортында узган әлеге тантанада Премьер-министр Илдар Халиков кулыннан 6 лауреат күкрәк билгесе һәм 100 мең сум бүләк алды.

1968 елдан башлап бирелеп килүче М.Җәлил исемендәге премиягә дәгъва кылучылар аз түгел. Ул - сәнгать, фән һәм мәгарифне үстерүгә зур өлеш керткән шәхесләр, шулай ук яшьләр эшмәкәрлеге, яшьләр программаларын гамәлгә кую өлкәләрендә хезмәт куючылар, әдәбият, сынлы һәм театр сәнгате, концерт-башкару эшчәнлеге өлкәсендә казанышларга ирешкәннәр өчен көрәш мәйданы. Әлеге премия кино, телевидение, цирк, педагогик өлкәдәге аерым уңышлар өчен дә каралган. Быел унҗиденче тапкыр бирелүче премия дә күп кенә өлкәләрне колачларга өлгергән иде.
Туфан Миңнуллинның «Мулла» спектаклендәге - Әсфәндияр, Ркаил Зәйдулланың «Үлеп яратты»сындагы Корбанов рольләре белән татар театр сәнгатенә өлеш керткән Г.Камал театры артисты Эмиль Талипов, өч әсәр - «Сөембикә канаты» арт-операсын, «Изге ядкәр» ораториясен, «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасын иҗат иткән, иҗаты аша республиканың милли-мәдәни сәнгатен яктырткан композитор Эльмира Галимова, «Дүртенче кат... Бишенче кат...», «Җылытасы килә дөньяны» дигән җыентыклары өчен шагыйрь, Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех, «Каралама» исемле шигырь китабы өчен, шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин, татар мультфильмнарын пропагандалаучы «Татармультфильм» берләшмәсе (директоры - Азат Ганиев), фәнгә зур өлеш керткәне өчен, Казан илкүләм технология тикшеренү университеты профессоры Николай Улитин әлеге мәртәбәле М.Җәлил исемендәге республика бүләгенә лаек дип табылды.
Яңа ел алдыннан бирелгән зур бүләкләр белән без дә яшьләрне ихластан котладык - иҗат юлындагы әлеге бүләкләре уңышларының башлангычы гына булсын да, көтеп торганнары яңа ел карлары кебек үк актан һәм мулдан була күрсен иде! Зур җиңүгә ирешүче яшьләребез артып кына торсын! Аларның да үз чиратларында, бәйрәм алдыннан шатлыклары белән уртаклашып, «Шәһри Казан» һәм аның укучыларына җиткерер теләкләре мулдан иде.
Ленар Шәех: «Минем өчен быелгы Муса Җәлил премиясе аеруча әһәмиятле булды, чөнки әлеге премия быел яшьләргә генә бирелде. Шәхсән минем өчен ул көтелмәгән бүләк булып тора - алдагы елларда да әлеге премиягә үземнең иҗат җимешләремне тәкъдим итеп караганым булды. Быел, ниһаять, миңа да бәхет елмайды. Әлеге премияне алу бер яктан канат куеп, яңа эшләргә илһам бирсә, икенче яктан җаваплылык, шулай ук Җәлил һәм җәлилчеләр иҗатына игътибарны арттыруны таләп итүче җирлек тә.
Яңа елга килгәндә, «Шәһри Казан» редакциясе коллективын һәм аның укучыларын бәйрәм белән ихластан котлыйм. Сезнең кебек тәмле телле, ихтирамга лаеклы басманың гомере озын, укучылары күп булсын иде. Газета укучыларга исә телгә килгән кыска дүртьюллык:
Яңа еллар. Яна еллар
Ак бураннар эчендә.
Иң изге теләкләр телим
Шушы бәйрәм кичендә!»

Рүзәл Мөхәммәтшин: «Котлауларыгыз өчен зур рәхмәт! Бу минем өчен зур җиңү, көтелмәгән шатлык булды. Беренчедән, ул минем беренче китабым «Каралама» өчен бирелде. Ник көтелмәгән диюем - китапның исеменнән күренгәнчә, әлеге җыентыкта минем әле иҗатка илтүче шигырьләрем генә тупланган иде: унынчы, унберенче сыйныфлар һәм беренче-икенче курстагы иҗат җимешләрем. Шуңа да, Язучылар берлегеннән шалтыратып, әлеге җыентыгыңны Җәлил премиясенә тәкъдим итәбез дигәч тә аптырап калдым... Икенче көтелмәгән яңалыгы - минем анда җиңеп чыгуым. Әмма бүләкне алгач, үземдә үзгәреш сиздем, хәзер зуррак җаваплылык тоям дип әйтә алмыйм: кичә нинди халәттә яши идем, бүгенге халәтем дә шундый ук. Үзгәрмәдем. Мин быелгы елның иң зур җиңүе итеп барыбер улым Иделнең тууын саныйм. Ул - минем иң зур казанышым! Шөкер, әлеге ел минем өчен һәр яктан уңышлы булды - операм куелды, Әлмәт театры тарафыннан минем тәрҗемәгә нигезләнгән «Ромео һәм Джульетта» сәхнәгә менү бәхетенә лаек дип табылды. Шуңа да мин киләсе елдан үземә, гаиләмә, «Шәһри Казан» укучылары өчен дә сәламәтлек кенә сорыйм. Саулык булса, бер урында гына утырмасаң, калган һәр нәрсәне үзебез дә булдыра алабыз. Киләсе яңа еллар быелгысына караганда да әйбәтрәк булсын, бәла-каза бездән ерак торсын иде!»
Эльмира Галимова: «Башкарган эшләремне күреп бәяләгән өчен, жюри әгъзаларына зур рәхмәт! Җиз иләк аша уздырып сынап карагач кына, безгә менә шушындый зур премия тапшырылды. Алга таба да исән-имин эшләргә язсын, һәммәбезгә саулык насыйп булсын! Яңа еллар яңа бәхетләр генә алып килсен!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading