16+

Яшьлегеңдә күп тырышсаң

Хөрмәтле «Шәһри Казан» газетасы редакциясе! Газетаның 27 февраль санында басылган Гөлнара Җәлилованың «Кайчан уздың, гомер, сизмәдем...» язмасын укып чыкканнан соң, үткән еллардагы хатирәләрне искә төшерәсем, мизгелгә генә булса да шул чакларга кайтып киләсем килде.

Яшьлегеңдә күп тырышсаң

Хөрмәтле «Шәһри Казан» газетасы редакциясе! Газетаның 27 февраль санында басылган Гөлнара Җәлилованың «Кайчан уздың, гомер, сизмәдем...» язмасын укып чыкканнан соң, үткән еллардагы хатирәләрне искә төшерәсем, мизгелгә генә булса да шул чакларга кайтып киләсем килде.

Халкыбызның сөекле җырчысы, Татарстанның халык артисты Флюра Сөлаймановага Сезнең газета аша мөрәҗәгать итүем очраклы түгел. Флюра апага, җырчы буларак та, кеше буларак та хөрмәтем бик зур. Сүземне шуннан башлыйсым килә. Совет заманнарында Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясенең эстрада бүлегендә (Гоголь урамы) эшләгән елларыбыз. Флюра апаның ул еллардагы популярлыгын һәм эшләгән чакларын сөйләп бетерерлек түгел. Филармониядә фольклор-концерт бригадасы булдырырга карар кылдылар һәм аның төп җырчысы итеп Флюра Сөләйманованы билгеләделәр. Миңа да бу бригадада эшләү бәхете эләкте. Флюра апаның үз эшенә нык бирелгәнлеген, сәхнәне яратуын басым ясап әйтергә кирәк. Тамашачы аны, сәхнәдән кертмичә, кабат-кабат чакыра иде. Репертуары һәрвакыт затлы һәм халыкчан булды. Гастрольдә йөргәндә ул шулкадәр тыныч-сабыр, тыйнак булды ки, тавышын күтәреп сөйләшкәнен беркайчан да хәтерләмим. Иҗат юлында каршылыклар һәм авырлыклар шактый булса да, Флюра апа барын да зарланмыйча гына үткәрә белде һәм, морадына ирешеп, милләтебезнең сөекле артисты дәрәҗәсенә күтәрелә алды. Югары музыкаль уку йортларында укымаса да, Флюра Сөләйманова турында җырчы Динә Сираҗетдинованың: «Она очень музыкальная», - дигән фикерен еш ишетә идем. Чыннан да, Флюра апа - халык көйләреме, композитор әсәрләреме, эстрада җырларымы - барысын да бик музыкаль итеп башкара. Мин аның җырлау дикциясенә таң кала идем. Җырны башкарганда, һәрбер сүзне чиста басымлы итеп бирә белә иде. Бу инде җырчының табигатьтән килгән осталыгын күрсәтә. Тормышында һәм иҗатында һәрнәрсәгә үзенең хәләл көче белән иреште ул. Шуңа күрә дә бүген җырчы иҗат җимешләренең тәмен-ләззәтен тоеп яшидер. Бу шәхескә шәхси тормышында да һәркем булдыра алмый торган адымга барганы - изгелеге өчен зур рәхмәтләр яудырасы килә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading