16+

Җырлы чишмә чыңы – күңелләрдә

Тарихларга җыр-моң белән кергән Сарман ягы талантларга бай ул. Җырчыларыбыз, рәссамнарыбыз, каләм тибрәтүче язучы һәм шагыйрьләребез күп безнең.

Җырлы чишмә чыңы – күңелләрдә

Тарихларга җыр-моң белән кергән Сарман ягы талантларга бай ул. Җырчыларыбыз, рәссамнарыбыз, каләм тибрәтүче язучы һәм шагыйрьләребез күп безнең.

Нәкъ менә Рухия Ахунҗанованың шигъри юлларындагы кебек:
Сарман ягы - сандугачлар ягы,
Сарманлыда - хезмәт, ил гаме.
Былбылга тиң Зөһрәләре туган,
Мең елга бер туган Илһамы.

Бистәбездә яшәп иҗат итүче бу шагыйрә иҗатына мөрәҗәгать итүем дә юкка түгел. 2012 елның ахыры, яңа 2013 елның тәүге ае шагыйрәнең үзе өчен дә, шигърият яратучылар өчен дә матур мизгелләр бүләк итте. Татарстан китап нәшриятында Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанованың «Җырлы чишмә» җыентыгы дөнья күрде, соңрак шагыйрә Татарстан Язучылар берлегенең Шәйхи Маннур премиясенә лаек булды.
Иҗат кешесе өчен үзенең әсәрләрен бастыру, аны укучыларга тәкъдим итү, аларның фикерләрен ишетүдән дә зур сөенеч булуын күз алдына китерүе кыен. Аларның югары бәя алуы тагын да канатландыра, яңа рух өсти. Рухия апаның шундый шатлыклы хисләрен уртаклашасы, автор һәм җыентык белән якыннанрак танышасы килү теләге районыбызның татар теле һәм әдәбияты укытучыларын, китапханәчеләрне, мәктәп укучыларын, шигърият сөючеләрне Җәлил кинотеатрында бергә җыйды.
Ике дистә елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган мөгаллимә, РСФСР­ның халык мәгарифе отличнигы Рухия Фәхразый кызы Ахунҗанова белән очрашу кичәсен аның «Җырлы чишмә» җыры ачып җибәрде. Җыентыкның исеме шушы шигырь, шушы җыр белән бәйле.
Җыентыкта матур атамалар, күңелне айкап ала торган юллар байтак. Ә менә шушы атамага ни өчен тукталуы турында шагыйрә болай диде:
«Чишмәләр җырлый-җырлый агалар,
Тыңлый, ишетә белсәң».

Аларның һәркайсының үз көе, үз җыры бар. «Шигырьләрең җырлап тора», - дип бик күпләрнең әйткәннәрен истә тотып, мин дә китабыма «Җырлы чишмә» дигән исем куярга булдым. 40 шигыремә көй язылу да китапның исемен сайлауга тәэсир итми калмады».
«Җырлы чишмә» - шигъри күңелле хезмәттәшебезнең төрле елларда иҗат ителгән әсәрләре тупланмасы. Җыентык үзе өч бүлек­тән тора. Шигырьләр һәм поэмалардан торган беренче бүлек белән кунакларны Җәлил бистәсенең өч мәктәбендә белем алучы укучылар таныштырды.
Бу бүлеккә кертелгән һәр шигырьдән әнине сагыну, аны юксыну, аңа омтылуны тоясың. Язмыш шагыйрәне авыр сынаулар белән сынаган. 12 яшеннән әнисез калган кыз өчен бу хисләр күңеленең иң түреннән шигъри юлларга тезелә шул.
Рухия апа белән якыннан таныш булган һәр кеше аңа хас бер бик яхшы сыйфатны искә алачаклар. Бу - рәхмәтле була белү, халкыбызның асыл затлары белән чиксез горурлану. Аларга булган хөрмәтен шагыйрә шигырьләренә бизәк итеп тукыган. Шигырьләрдән тыш «китапта тарихи хикәяләр, 1354 елда язылган Харәзми әсәренә нәзыйрә дә урын алган».
Шагыйрә иҗаты турында кичәдә китапханәчеләр, укытучылар, өлкән буын вәкилләре, килгән кунаклар күп сөйләделәр. Һәркем үз фикерен белдереп калырга, шагыйрәнең шатлыгын уртаклашырга, күңеленең бар назын, хисләренең иң пагын шигырьләренә салган, укучының иң яшерен хисләрен уятып, уйландыра, сагышландыра, дулкынландыра, хыялландыра алган шигъри юллар иҗат итүче бистәдәшебезгә уңышлар теләргә ашыкты.
Шагыйрә белән теләгебез бер бит: туган яктан аермасын безне Ходай, табигатебез чиста, ил-көнебез тыныч булсын. Туган телебездә җырлар яңгырасын, шигырьләр сөйлән­сен, җырлы чишмәдәй тынмасын.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading