16+

Йолдыз Шәрәпова: «Исемең... ямьсез, кемнәр куйган?»

Кеше дөньяга камил зат булып килсен өчен, табигать тугыз ай вакыт биргән. Бу тикмәгә генә түгел. Булачак ата-анага туачак сабыена озын-озак тугыз ай буе бәхет теләргә, матур киләчәк юрарга һәм аңа исемне дә бик уйлап куяр өчен шулай эшләгән бугай ул.

Йолдыз Шәрәпова: «Исемең... ямьсез, кемнәр куйган?»

Кеше дөньяга камил зат булып килсен өчен, табигать тугыз ай вакыт биргән. Бу тикмәгә генә түгел. Булачак ата-анага туачак сабыена озын-озак тугыз ай буе бәхет теләргә, матур киләчәк юрарга һәм аңа исемне дә бик уйлап куяр өчен шулай эшләгән бугай ул.

Исемнең кеше тормышында мөһим роль уйнавын беркем дә инкяр итми инде бүген. Энҗе, Чулпан исемле кызларның тормышта да гел алдынгы булырга тырышуларын, Камил-Камиләләрнең дә җисемнәре исемнәренә туры килүен ничек аңлатасың инде алайса. Әйе, бездә матур яңгырашлы, олы мәгънәле исемнәр җитәрлек.

Исемнәрдә - ил тарихы
Исемнәр буенча илебез тарихын өйрәнергә була. Октябрь революциясеннән соң татар авылларында, яңгырдан соң чыккан гөмбәләр шикелле, күпләп Ленар (Ленин армиясе), Вил (Владимир Ильич Ленин), Кимнар (Коммунистический интернационал молодежи) туа башлады. Кызык бит, революция дигән бер сүздән ике балаңа да исем әзер. Малай - Реваль, кыз - Люция. Берәү дә сине, сәяси аңы түбәнлектә, дип гаепли алмый инде моннан соң.
Колхозлашу елларының да үз исемнәре. Ул чорда дөньяга килгән Трактор, Комбайннар - бүген түбәтәйле бабайлар. Дүрт елга сузылган авыр сугышта ярты Европаны йөреп, исән-сау кайткан әтиләр балаларына яңгырап торган немец исемнәре куша башлады: Роберт, Фердинант (танк маркасы), Эльза, Эммалар да татар мохитен бик тиз үз итте. Аннары дөньяны Русланнар (рус оланы дигәнне аңлата, татар баласы урыс оланы була аламы инде?), Артурлар (Ерак Көнчыгыштагы порт исеме) басты. Кызык инде ул татар акылы. Соңгы вакытларда яратып караган сериалларындагы геройлар исемен куя башладылар түгелме? Колакка да, җанга да ят: Изаура, Самира, Амалия­ләрне тәмам үзебезнеке итеп бетердек инде хәзер. Еш кына миемне бер уй бораулый. Берәр инглиз кызына Галия дип яисә алман малаена Газиз дип кушканнары бармы икән? Тукай дип кушсалар да, бик рәхмәтле булыр идек. Иманым камил, юк һәм гомердә дә булмаячак. Чөнки ул халыкларның үзләренең милли горурлыклары бар, алар гасырлардан килгән ата-баба традиция­сен бозмый. Безнең татар гына ул яңгыравык, шалтыравык булса, Кафель дип тә кушкан. Ярый инде бүгенге яшьләр үзләренең балаларына борынгы әби-бабаларының исемнәрен бирә башладылар. Бу - соңгы елларда югалып барган буыннар бәйләнешен ныгыта торган бик матур күренеш һәм моннан бүтәннәргә дә үрнәк аласы иде.
Телебездә мондый интернациональ исемнәрнең барлыкка килүенә күп вакыт катнаш никахлар сәбәпче була. Ике милләт тә телен сындырмаслык, бер якны да үпкәләтмәслек Тимур, Ралина, Агаталар шулай туа һәм үсә инде аннары.

Исемендә - җисеме
Быел җәй ишегалдында бер апа белән таныштым. Оныгын уйнатырга алып чыккан. Кызчык 5-6 яшьлек кенә булса да, бик үзсүзлегә охшап тора. Әбисе әйткәнне колагына да элми, бу тыңламау аның гадәтенә әйләнгән, әбисенең дә тәмам теңкәсен корыткан бугай инде. Мин яңа гына танышкан чит кеше булсам да, зарланмый кала алмады.
- Исеме ничек соң? - дип сорап куйдым мин дә.
- Кира атлы ул минем кызым.
- Соң, кире булгач, ул ничек тыңласын инде. Исеменә үк аның холкы язылып куелган бит, - дидем.
- Әйе шул, - дип килеште әби кеше, моңсу гына.
Күрәсең, ул бу вакытта оныгына исем кушкан көнне исенә төшергәндер. Ләкин үкенүдән ни файда. Гомер буе шулай киреләнгәнен карап торырга туры килмәсә ярый инде аңа Кира - киренең.

Айфон Станислав улы
Хәзер бит интернет заманы. Яхшыны да, яманны да ул өйрәтә. Эреле-ваклы экраннарсыз адәм баласы сулый да алмый башлады. Әле күптән түгел генә бер яңалык бар дөньяны яңгыратты. Украинаның Черкас шәһәрендә яшәүче 20 яшькә кадәр Саша Панин булып яшәгән егет ата-анасы кушкан исемен Айфон җидегә алмаштырган. Хәзер аның пас­портына, акка кара белән, Айфон җиде Станислав улы дип язылган. Ул моны әлеге маркалы техниканы сатучы кибет тарафыннан вәгъдә ителгән кәттә гаджетны алу өчен эшләгән. Кем ничектер, ә мин бу егетне бик кызгандым. Айфонның тиздән сигезенчесе чы­гачак һәм җиденчесенең дәрәҗәсе күзгә күренеп төшәчәк бит. Хәер, аның моңа исе дә китми, хәтта бу исем аның дус кызының да күңеленә хуш килгән. Ул үзе дә Самсунг Галакси исеменнән баш тартмавын белдергән. Ике чабата - бер кием.
Әти-әниләрне сайлап алып булмаган төсле, кеше исемен дә үзе сайлый алмый. Бер генә кеше дә үз исеме өчен оялырга тиеш түгел. Әти-әни, әби-бабайлар шушы мөһим хакыйкатьне оныттырмасын иде.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading