16+

Йорт бүлеп, әтисенең башын чапкан

Шеңшеңәр авылындагы әлеге йорт ятимләнеп, буш тора. Балтач районының Шеңшеңәр авылы аша узып барабыз. Юлдашларым, бик ныклы итеп чыршы-нараттан салынган, яхшы коймалы, мунча-каралтылы бер йортка күрсәтеп: «Әле дә монда яшәүче юк икән, инде ничә еллар үтсә дә...» - дип сөйләнеп алдылар. Йортның ишегалдында чыршылар үсеп утыра. - Ярамый шул, ихатага...

Йорт бүлеп, әтисенең башын чапкан

Шеңшеңәр авылындагы әлеге йорт ятимләнеп, буш тора. Балтач районының Шеңшеңәр авылы аша узып барабыз. Юлдашларым, бик ныклы итеп чыршы-нараттан салынган, яхшы коймалы, мунча-каралтылы бер йортка күрсәтеп: «Әле дә монда яшәүче юк икән, инде ничә еллар үтсә дә...» - дип сөйләнеп алдылар. Йортның ишегалдында чыршылар үсеп утыра. - Ярамый шул, ихатага...

Шеңшеңәр авылындагы әлеге йорт ятимләнеп, буш тора.

Балтач районының Шеңшеңәр авылы аша узып барабыз. Юлдашларым, бик ныклы итеп чыршы-нараттан салынган, яхшы коймалы, мунча-каралтылы бер йортка күрсәтеп: «Әле дә монда яшәүче юк икән, инде ничә еллар үтсә дә...» - дип сөйләнеп алдылар.

Йортның ишегалдында чыршылар үсеп утыра.

- Ярамый шул, ихатага утырткан чыршы кеше муены калынлыгы булгач, өйдә бер бәхетсезлек чыга дип әбиләр юкка гына әйтмәгән, - дип өстәде юлдашларның берсе.

Безнең якта да шундый ышану бар: йорт тирәсенә, койманың эчке ягына чыршы, каен утыртырга ярамый диләр. Бу йортта ни булганын сораштырдым. Моннан 10‑15 еллар элек салынган булса да, бүген дә бик хәлле кеше генә торгыза алырлык йорт, чыннан да, ничектер боек, капкасыннан кеше кермәгәне сизелеп тора, гомумән, безнең якта әйтелгәнчә, йорт иясездәй булып тоелды.

Бу йорт салынып бетерелгәч, гаиләдәге ата белән уллары арасында каршылык килеп чыккан, нәтиҗәдә, улы... әтисен үтергән икән...

Кайткач та Балтачтагы танышларыма шалтыраттым,бу йортта ни булганын төгәлрәк белергә тырыштым. Ләкин төгәл җавап бирүче булмады. Әллә район халкы әлеге фаҗигане инде оныткан, әллә коточкычлыгы сәбәпле әйтергә теләмиләр - аңлашылмады. Берәүләр сөйләвенчә, йорт төзелеп беткәч, аны бүлешү башлана. Талаш-кычкырыш озакка сузылгач, ата кеше йортка бүкән алып керә дә: «Мә, алайса, чап минем башымны», - дип, улына балта суза. Тегесе газиз атасының башын чабып өзә.

Икенчеләр сөйләвенчә, ата кеше дә бик үк тыныч холыклы булмый. Шул йорт гаугасы вакытында, тагын нидер булып, улы күрше авылдан атасын үтерергә кеше яллый.

Тагын берничә версия бар, тик мин үземә хәлнең ничек булганын төгәл белүне максат итеп куймадым. Чөнки чыны тагын да аянычрак булырга мөмкин. Бөтенесе дә бер сүздә бер булдылар - җинаяте өчен төрмәдә утырып кайткач, малай шул йортта ятып сәбәпсез-нисез үлеп китә...

Йорт бүлешү... Шушы авылдагы хәлләрне ишеткәч, күп нәрсә искә төште. Әле моннан берничә ел элек кенә авылдашым, аталары йортын ремонтлап-карап торган уңган-булган бер ир, бертуган апаларының үзен туган йортка кертмәүләрен, авыру әнисеннән васыятьнамәгә кул куйдыруларын сөйләп утырган иде. Бүген шул ике туган аралашмыйлар. Ул кадәр искитәрлек мал да түгел кебек инде авылдагы йорт, туганлык та кадерлерәк булырга тиеш кебек... Тик менә ата‑ана йортын бүлешү аркасында бозылышкан туганнар авыл саен диярлек. Нидән бу? Гади комсызлыкмы? Әллә ниндидер принципка барумы? Бу җиргә бер ана карыныннан килгән, шул йортта тәгәрәшеп бергә үскән туганнарның шул нигез өчен җинаятькә дә барырга әзер булуын ни белән аңлатып була? Шул ук Балтачта, нинди булса да, атаны үтерүгә этәрерлек дөнья малымы соң ул?! Никадәр кадерле булса да, йорт йорт кына ул.

Туксанынчы елларда ук инде Лениногорск каласының халык шәхси йортлар белән яши торган бер бистәсендә сәер бер корылма күреп исем киткәнне хәтерлим. Уртада - кирпечтән салынган, ике катлы тар гына гараж сыман бер бина. Аңа ике яклап иске бүрәнәләрдән буралган ике корылма ябышкан. Тар гына ихатага өч капка. Аптырап, шул йорттан ерак түгел бер капка төбендә утыручы апалардан сораштым бу гаҗәеп бина турында. Баксаң, шушы йортта гомер иткән бабай белән әби өч малай үстергәннәр икән. Алтмышынчы елларда ук әлеге йорт өч бүлмәле итеп һәм бүлмәләр бер‑бер артлы ялганып салынган. Вафаты алдыннан бабай йортны өч малайга да тигез итеп язып калдырган. Тегеләре дә хәерче түгел, нефтьчеләр, бөтенесе дә акчалы. Бабайдан соң озак та тормый әби дә вафат булган, йорт буш калган. Артык килеп йөрүче дә булмаган инде монда.

- Шунда җыелышып шашлык пешергәлиләр, берничә түтәл суган‑кишер утырткалыйлар иде инде, - диде әбиләр.

Менә бермәлне уртанчы малайның җиткән кызы кияүгә чыга. Яшьләрнең аерым торасы килә бит инде, ата, туганнары белән килешеп, кыз белән кияүне аталары йортына урнаштыра. Туксанынчы елларда икътисади хәлләрне хәтерләсәгез, аңларсыз - халык өчен акча табу олы бер проблема иде. Монда да туганнардан башка аларның хатыннары, ягъни киленнәр дә бар бит әле. Уртанчы малайның кызы белән киявенең төп нигездә бер тиен түләми яшәүләре турында сүз чыга берзаман. Шуннан китә инде...

Суд аша йортны өчкә бүләләр. Бәхеткә, һәр малайга бер бүлмә туры килә. Күчемсез милеккә ай саен бәяләр артып торган чаклар, йортны сатып акчасын бүлешү турында сүз дә булмый. Бүләләр йортны, алты гына сотыйлы бакчаны да өч тасмага бүләләр, бер малайга ишекле як эләгә, икенчесе тәрәзә урыныннан ишек тишә, уртадагы малай, сирәк кенә килгәндә, алар аша үз бүлмәсенә кергәләп йөрергә рөхсәт сорый. Кая ул - талаша-талаша чын дошманнарга әйләнгән ике туган да ризалашмый моңа. Шуннан уртадагы бүлмә эләккән уртанчы малай бер көнне эшеннән кешеләр җыеп килә дә, «Дружба» пычкысы белән үз өлешен кисеп төшерә. Бөтенләй. Теге ике бүлмә аерым калалар. Аннан, яңадан фундамент ясап, үзенә тигән бүлмә урынына кирпечтән ике катлы, тар гына тавык кетәклеге сыман нәрсә салып куя. Дача инде, ягъни мәсәлән.

- Берсе йортка килгәнен ишетсә, икенчеләре йә үзләре, йә хатыннары килеп җитә, бер-берсенең җиренә кермәсеннәр, янәсе, атна саен бөтен урамга талаш, акырыш болардан. Берсен-берсе харап итмәсәләр инде,- дип сөйләгәннәр иде күп белүче капка төбе әбиләре.

Берничә ел үткәч тә шул турыдан узарга туры килде - йортның хәле үзгәрмәгән иде.

...Шеңшеңәрдәге йортка карап торам. Күпме көч түгелгән бит моны күтәрер, кеше яшәрлек итәр өчен. Йорт салган кеше анда бәхетле тормыш көтәргә өметләнеп кора аны. Кайлардандыр миллионнар агып тормаганда үз көчең белән йорт торгызуның никадәр авыр эш икәнен бу юлны үзе үткән кеше генә беләдер. Шеңшеңәрдәге йорт буш. Көзге җилдә чайкалган, инде шактый зур булып үскән чыршылар гына бераз җан биреп тора аңа. Кеше - бераз аң бирелгән шул ук хайван, диләр. Алай түгел. Кайвакыт дөнья малы өчен бернинди хайван эшли алмаган нәрсәләргә бара ул кеше дигәнең...

Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading