16+

Югалган машина эзеннән...

Шәһәр үзәгенә килдең исә, машинаңны «кесәңә тыгып» куясың килә башлый. Уңга карасаң да, сулга карасаң да, «туктап торырга ярамый», «машина куярга ярамый» дигән юл билгеләре сәлам бирә.

Югалган машина эзеннән...

Шәһәр үзәгенә килдең исә, машинаңны «кесәңә тыгып» куясың килә башлый. Уңга карасаң да, сулга карасаң да, «туктап торырга ярамый», «машина куярга ярамый» дигән юл билгеләре сәлам бирә.

Көн саен эшкә йөрергә кирәк ләбаса, җәмәгать. «Җәяү йөр!» - диярсез сез. Өй белән эш арасы якын булса, җәмәгать транспорты тыз-быз йөреп торса, бик рәхәтләнеп йөрер идем дә, шәһәр үзәгеннән ерак яшибез шул. Шуңа да, шәһәр эчендә машинада йөрүнең бөтен «тәмен» татырга гына кала. Һай, ул шәһәр үзәгендә йөрүнең «рәхәтлекләре»! Сөйләп бетерерлек кенә түгел. Бөкедә утырулары гына ни тора! Янәшәдәге халык ни белән генә шөгыльләнми. Кемдер ашый, кемдер китап укый, кемдер телефоннан сөйләшә, борын казый, тәмәке тарта, гомумән, төрлечә вакыт үткәрә. Бөке белән беррәттән, машина йөртүчеләрнең тагын бер дошманы - чокыр-чакырлар. Шәһәребезнең кайбер урамнары яңа гына бомбага тоткан урыннарны хәтерләтә. Бераз гына тизлегеңне арттырдың исә, тәгәрмәчсез, юк ла, машинасыз каласыңны көт тә тор. Бөкеләр, чокырлар, кем әйтмешли, «ерунда». Иң куркыныч «дошман», әйтәм ич, камералар һәм дә эвакуаторлар. Менә алары шундый итеп кесәгә суга ки, берничә көн аңга килә алмый йөрисең.
Беркөн шулай өйгә кайту нияте белән эштән чыктым. Күрәм, машинадан җилләр искән. ЮХИДИдә эшләүче танышым минут эчендә машинаның Спартаковская урамындагы штраф мәйданчыгында булуын хәбәр итте. Башта штраф мәйданчыгына барасы икән. Килеп җитү белән, эт оясы кадәр будкада синең кулыңа беркетмә тоттыралар. Шул беркетмәне тотып, Оренбург трактына җилдерәсең. Кичке алтыга кадәр өлгерсәң ярый ла, өлгермәсәң, эшләрең хөрти. ЮХИДИ кичке алтыга кадәр генә эшли, ягъни рөхсәт кәгазен бирә. Әгәр рөхсәт кәгазен ала алмасаң, машина штраф мәйданчыгында төн куна, бу - өстәмә акча дигән сүз. Билгеле инде, күп кешенең машинасы стоянкада «йоклап» кала. Ни өчен дисәгез, кеше кичке биштә, алтыда өйгә кайтырга гына кузгала, шул вакытта гына машинасының юклыгын күреп, аны эзләргә, юлларга керешә. Ниһаять, рөхсәт кәгазен кулыңа тоттыралар. Кош тоткандай «куанып», тагын штраф мәйданчыгына йөгерәсең, дөресрәге, йә таксида, йә дустың машинасында җилдерәсең. Җәмәгать транспортында барырга уйлама да, вакыт күбрәк сарыф итәсең, акча күбрәк югалтасың. Килеп җитүгә, чиратка басасың. Мескен машина хуҗасы, машинасын тиешле урынга куймаган өчен - 1500 сум (кагыйдә бозуның нинди булуына карап, 1000нән 5000 мең сумга кадәр), эвакуатор хезмәте, машинасының штраф мәйданчыгында саклануы өчен матур гына сумма түләргә мәҗбүр була. Шул сумманы чыгарап сала да Казан шәһәренең тишек юллы урамнарыннан өенә таба юнәлә. Гаебен таный ул, әйе, гаепле. Шул ук вакытта, республика һәм ЮХИДИ җитәкчелеген сүгеп, бер-бер артлы сораулар бирә: «Машиналарны кая куярга?!», «Без кайчан тигез, сыйфатлы юллардан йөрербез?!», «Без түләгән зур суммадагы штраф акчалары кая китә?!» ...
Кызганыч, безнең илдә, республикада проблеманы бер якның мәнфәгатьләрен кайгыртып кына хәл итәләр. Кайчан халык мәнфәгатен яклап, халык турында уйлый башларлар - билгесез. Ә халык тигез, чиста юллардан эшкә килергә, машинасын махсус урынга куеп, тыныч күңел белән эшләргә, шул киң, сыйфатлы юллардан өйгә кайтырга хыяллана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading