16+

Әзәрбайҗан башваткычы – бер гаиләдә ике Президент

Урыста рифмасы бик тәңгәл килгән бер әйтем бар - «Ир белән хатын - бер үк шәйтан». Әлеге «шәйтанлык»ны берәүләр гаилә арбасын иңне-иңгә терәп сөйрәп исбатлый, икенчеләре дәүләт белән идарә итә. «Шәм тотып тормагач, теге яки бу ил башлыгының хәләл җефете идарә дилбегәсенә ни рәвешле ябышканлыгын тәгаенли алмыйбыз, ә менә тиздән...

Әзәрбайҗан башваткычы – бер гаиләдә ике Президент

Урыста рифмасы бик тәңгәл килгән бер әйтем бар - «Ир белән хатын - бер үк шәйтан». Әлеге «шәйтанлык»ны берәүләр гаилә арбасын иңне-иңгә терәп сөйрәп исбатлый, икенчеләре дәүләт белән идарә итә. «Шәм тотып тормагач, теге яки бу ил башлыгының хәләл җефете идарә дилбегәсенә ни рәвешле ябышканлыгын тәгаенли алмыйбыз, ә менә тиздән...

Әлеге кара алтынга бай Каспий буе дәүләтендә, Кавказда беренче буларак хатын-кызның ил башлыгы булу ихтималлыгы турында бәхәсләр куера. Әзәрбайҗан Президенты Илһам Алиевның киләсе сайлауларда үз кандидатурасын яшь, чибәр хатыны - Мехрибан Алиева файдасына алырга җыенуы хакында барган имеш-мимешләр чынга аша башлады төсле. Илдә хакимлек итүче «Ени Әзәрбайҗан» партиясенең сәяси советы әгъзасы А.Алирзаев, И.Алиев сайлауларда үз кандидатурасын күрсәтмәс, мөгаен, дип хәбәр итте. Әзәрбайҗанның «Азатлык» газетасы язганча, бүгенге Ил башлыгы үз кандидатурасын күрсәтү буенча анык кына эш алып бармый, Алиев «Al Jazzera» телеканалына биргән әңгәмәсендә сайлауларда катнашу-катнашмавы мәсьәләсен хәл итмәвен белдерде.
Әзәрбайҗан блоггеры Э.Гаджиев сүзләренчә, Мехрибан Алиеваның сайлауларда үз кандидатурасын күрсәтү ихтималы югары, моны соңгы арада хакимият карамагында булган массакүләм мәгълүмат чараларында активлашкан пиар-кампанияләрдән дә күрергә була.
Кул кулны юа, ике кул биткә үрелә
Көнбатыш ММЧлары язганча, Мехрибан ире кулыннан идарә дилбегәсен тартып алырга телиме, әллә бу бары тик сәяси уен гынамы? АКШ дәүләт департаментының яшерен документларын дөньяга чыгарган Wikileaks сайтында бу хакта кызыклы мәгълүматлар бар. Әзәрбайҗандагы Америка илчесе 2009 елда: «И.Алиевның хатыны президент булып сайланырга теләр иде, әмма иренең кайбер адымнары Мехрибанның хыялларын тормышка ашырмады», - дип хәбәр итә. (2009 елда президент постына бер үк кандидатураның теләсә күпме сайлана алуы буенча референдум үткәрелә).
Алда телгә алынган блоггер Э.Гаджиев сүзләренчә, Алиева үз кандидатурасын күрсәткән очракта, ул, һичшиксез, җиңәчәк, әмма берни үзгәрмәячәк. Идарә дилбегәсен бер кулдан икенчесенә күчереп йөртүдән ни мәгънә? Бүгенге көндә Көнбатыш И.Алиевны оппозицияне һәм ирекле ММЧларны бастыручы диктатор дип саный. Болар барысы да илнең инвестиция торышына йогынты ясый.
Мехрибан Алиеваның исә үзен Кавказның беренче демократ хатын-кызы буларак таныту мөмкинлеге зур. Николя Саркозиның аны Мактаулы Легион ордены белән бүләкләве дә моның ачык мисалы. Әлеге орден демократик үсеш юнәлешендәге тырышлык өчен тапшырыла. М.Алиеваның ил башлыгы постын биләве иренең Көнбатышта абруен күтәрәчәк һәм формаль рәвештә булса да, илнең законнары үтәлүен күрсәтәчәк. Әзәрбайҗан Конституциясенә президентлыкка сайлану турындагы үзгәрешләр И.Алиев хакимлек иткәндә кертелә. Хатыны идарә иткәндә исә президентлык чоры биштән сигез елга хәтле арттырылырга мөмкин. Ул чакта И.Алиев чираттагы сайлауларда кабат сайланып, гомер буе Әзәрбайҗан Илбашы була алачак.
Кланнар көрәше
Журналист Аллавердин Мамедов сүзләренчә, хакимлек дилбегәсен оппозициягә бирмичә генә вакытлыча тапшырып тору барып чыкмаячак: «Мондый адым Алиевның Көнбатышта рейтингын күтәрер иде, әмма Әзәрбайҗан кебек илдә хакимият белән уйнау куркыныч, идарәне хатыныңа түгел, бары тик кан кардәшеңә генә ышанып тапшырырга була. Бүгенге Президент, дилбегәне кулдан ычкындырса, аны бөтенләйгә югалту ихтималын аңлый».
Нахичевань кланы И.Алиевның идарә итүен тели һәм хатын-кызның президентлыкка дәгъва кылуына ризасызлык белдерә, Баку-Ширван кланы исә хуплап бара. Ике клан - күптәнге көндәшләр. Ә бу илдә йогынтысы зур булган кланнарның башлыклары фикеренә кайвакыт Президент та колак салмый булдыра алмый.
Кайсы кланның җиңәчәген әлегә беркем әйтә алмый, әмма шунысын төгәл белә алабыз - Президент барыбер бер үк гаиләдән булачак. Оппозиция аларга каршы куярлык кандидатура табу түгел, уртак фикергә дә килә алмый. Әзәрбайҗан белән Алиевлар әле озак еллар аваздаш булып яңгырар...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading