Фирүзә сөйләгән вакытта берара тынып торды – иң якын кешең турындагы фикерләрне туплау өчен, бугазга килеп тыгылган күз яше төенен ничек тә йотып җибәрергә кирәк шул.
– Ул да безнең өчен, әнием өчен, оныклары өчен үлеп тора иде. Әтиебез яу кырында булганда да: “Әниегезне саклагыз, аны калдыра күрмәгез”, дип кат-кат әйтә иде, сизенгәндер инде җаным. Әтием үлгән дигән хәбәрне ишеткәч бик авыр, бик кыен булды, ышанмадык. Безгә әлеге начар хәбәр турында шунда яу кырында аның белән бергә булган егетләр хәбәр итте. Ул 6 февральдә штурмга кергәндә, сизенгәндәй, монысыннан чыга алырмынмы икән дип, әнигә дә сөйләгән. Бик озак көттек аны, 1 ел да 10 ай булды. Хәрби комиссар да әтиегезнең ДНКсы туры килде дип шалтыраткач та ышанмый йөрдек. Аның җәсәде 3 көн кайтты, шул 3 көн айлар көткән кебек булды. Инде хәзер Аллаһка шөкер дибез, табылды, җир өстендә калмады, туган җиребезгә алып кайтып җирләдек, – дип сүзен тәмамлады хәрбинең кызы Фирүзә.
«Күктә күрешкәннәрдер»
32 ел ир канаты астында, аның ышыгында сыенып яшәп кала Әлфия апа Вафина.
– Мин тумышым белән Арча районы Иске Кенәр авылыннан, – дип сөйләп китте Әлфия апа татар хатыннарына хас сабырлык, итагатьлек, гаять тыныч тавыш белән. – Рәдис белән Казанда индустриаль-педагогик техникумда укыган чакта таныштык, Татарстан башкаласы безне таныштырды, кавыштырды. Елмаеп кына торган чибәр егет иде ул. Миңа – 18, аңа – 22. Укып бетергәнче бергә булдык. Ә 1991 елынң 19 октябрендә Нормабаш авылында туй үткәрдек, баштарак төп йортта каенана, каената, иремнең абыйсы, аның гаиләсе, энесе, сеңлесе белән яши башладык.
Иреннән уңа Әлфия апа. Алар тирә-якта иң пар килгән ярлар, матур яшәүче гаилә дип санала.
– 1999 елда үз йортыбызны салып башка чыктык. Рәдис асфальт-бетон заводында эшләде, ә мин үз исемемә крестьян-фермер хуҗалыгын рәсмиләштердем. 6 бала таптым. Иреңнән уңмасаң, итәк тулы бала тапмассыңдыр инде ул. Ә бит хуҗалыктагы эшләрдән тыш, өйдәге хатын-кыз эшләреннән дә тайчанып тормады ирем. Иң олыбыз Рәфис 1992 елгы, Фирүзәбез 1997 елгы, Рафик 1999 елда туды, Әдилә 2002 елгы, Рамазан 2004 елда дөньяга килде. Кечебез 2008 елда туган Айсылу хәзер унберенче сыйныфта укый, – дип таныштырып китте гаиләсе белән Әлфия апа.
Махсус хәрби операция башлангач Рәдис абый бөтен яңалыкларны карап бара. “Болай булмый, илгә, Ватаныбызга ярдәм кирәк” дип контракт төзим дип, Балтач район комиссариатына юнәлә. Ә биредә аңа “Алга” батальоны төзелә, әйдә тәвәккәллә, диләр.
– Куркыныч бит, тоташ ут яңгыры астында нишләрсең, дип Рәдис белән күпләр сөйләшеп карады. Балалар да “әти, яшең бара бит” дип әйтеп карады. 2022 елның 17 октябрендә китте ул. Ә анда кылган батырлыклары өчен ефрейтор дәрәҗәсенә чаклы күтәрелде. Әллә ничә тапкыр штурмга керделәр. Җай чыккач, үзем шалтыратам дия иде. 2023 елның 6 февральдә иртәнге 5тә шалтыратты. Соңгы сөйләшү булды бу безнең, – ди Әлфия апа.
Вафиннарга “Рома” бик каты яраланды, күп кан югалтудан яу кырында үлеп калды дип шалтырата ротадан исән калганнар. Көтеп торганнар, засадага эләккәннәр, дип тә әйтәләр.
– Бик озак эзләдек. Бу дөньяда иң авыры шул бит – көтү. Декабрь башында хәрби комиссариаттан шалтыраттылар. Үзләре үк алып кайтып бирделәр. Рәдисне Нормабашта җирләдек. Улыбыз янында. 2007 елда тугач ук үлгән иде. Инде менә бер-берсе янында яталар, күктә күрешкәннәрдер. 7 декабрьдә җирләдек, 10 декабрь көнне өчесен үткәрдек, – диде моңсу гына Әлфия апа.
Сүрия апа абыйсы белән горурлануын әйтте, аны соңгы юлга озатырга килгән һәркемгә рәхмәт сүзләре җиткерде һәм бүгенге көндә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең исән-сау кайтуларын теләде.
– “Мин барам!” – диде ул. Аның холкын белсәгез икән, үз иле өчен җан атучан булды ул, шуңа әйтеп-әйтеп карагач та, үзенекеннән кире кайтмагач. сүз әйтә алмадык. Без 4 бала үстек, 3 кыз бер малай идек. Ә аның хәзер әнә 3 оныгы үсеп килә. Бик бай ул. Өч баласы гаиләле. Балтач районында контракт төзүчеләрдән иң беренче иде ул. Туган иле, Ватаны өчен җан атучы кеше иде абыем. Мин хәтта аңа: “Абый, бу дөньяны син генә үзгәртә алмыйсың”, дип тә әйтеп карадым. Ә ул: “Һәрберебез дә качып калса, ни була?!” диде. Яу кырында булган вакытта хәбәрдә булырга тырыштык, ә инде хәбәрсез югалгач – озак вакыт көтү, билгесезлек. Һәр көнне өмет белән телефонны алу, хәтта билгесез номер шалтыратса да, дерт итеп сискәнеп китәм дә, ә күңелдә өмет чаткысы пәйда була, – ди Сүрия апа.
2023 елның язында Рәдис Вафиннарның туганнарына “Генерал Могилев исемендәге” орден тапшырыла.
– “Алга” батальоны турында бик күп видеолар төшерелде. Абыебызның соңгы сулышы, соңгы һөҗүмнәре турында белә алдык. Акрынлап әлеге хәлиткеч көрәштә башын салган егетләрнең җәсәдләрен алып кайта башладылар. Соңгы сөйләшүебездә дә: “Менә бу штурмга керәм дә кайтам, егетләрне калдыра алмыйм”, дигән иде. Чөнки алар бер йодрык сыман, бер бөтен булып яшәделәр. Хәбәрсез югалгач, бик нык кайгырдык. Көттек, бәлкем, әсирлектә булгандыр, исәндер, дип көттек. Шундый хәбәр килгәч, күңелдә нидер өзелгән кебек булды. Әбиебез дә Бөек Ватан сугышында ятып калган бабайны гомере буе кайтыр дип көткән. Әлфия киленебез дә кайчак йөрәге әрнегәннән тәрәзәдән-тәрәзәгә йөреп, кайда соң син, мин сине гомерем буе көтәчәкмен, дип әйтеп куя иде. Инде менә хәзер каберенә барып аның белән сөйләшеп кайтырга гына калды, – дип сөйләде Сүрия апа.
Рәдис Вафинның гаиләсе, туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз! Ил улының урыны оҗмах түрләрендә булсын! Рухы шат булсын!





Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Лилия Гайнуллина
Комментарийлар
0
0
Ахыргы урының, фирдәүс җәннәтендә булсын, группадаш, әәмиин.
0
0