16+

2027 елның 1 мартыннан машина йөртү таныклыгына имтихан тапшыручылар өчен яңалык!

ГАИдә машина йөртү хокукына имтихан тапшыруга кагылышлы үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр.

ГАИдә машина йөртү хокукына имтихан тапшыруга кагылышлы үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр.

Яңа тәртип буенча, машина йөртү таныклыгы алырга теләүчеләргә ГАИгә гариза биргәндә кәгазь медицина белешмәсе тапшырырга кирәк булмаячак.

Медицина тикшерүе узу турындагы мәгълүмат дәүләт автоинспекциясенә электрон рәвештә җибәреләчәк.

Бу үзгәрешләр 2025 елның 7 июлендә кабул ителгән 200-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2027 елның 1 мартыннан гамәлгә керә.

Яңа тәртип кәгазь документлар белән йөрү мәшәкатен киметергә һәм машина йөртү таныклыгы алу процессын гадиләштерергә тиеш.

Игътибар! Үзгәреш медицина тикшерүе узу кирәклеген бетерми, бары тик белешмәне кәгазьдә тапшыру таләбен гамәлдән чыгара.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading