16+

Казанны нинди үзгәрешләр көтә? Шәһәргә 11 илдән танылган архитекторлар килә!

Казанда 10-11 декабрьләрдә Мәскәү урамындагы Уникаль осталар үзәгендә «Казаныш» V нче халыкара архитектура-төзелеш форумы була.

Казанда 10-11 декабрьләрдә Мәскәү урамындагы Уникаль осталар үзәгендә «Казаныш» V нче халыкара архитектура-төзелеш форумы була.

— Быелгы форумга проектлары гамәлгә ашырылган, алар турында бөтен дөнья сөйләгән һәм сөйләүне дәвам иткән чын йолдыз архитекторлар килә. Яшьләр аларга тиңләшергә омтыла. Төзелешкә кертелгән һәр сум башка тармакларны да эш белән тәэмин итәргә һәм җанландырырга булыша, — дип темага карата фикерләре белән уртаклашты Казан мэры Илсур Метшин «эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә.

Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина сөйләгәнчә, 11 илдән 200 белгеч форумга килергә җыенуын белдергән. Халыкара абруй яулаган архитекторлар: Вольф Дитер Прикс, Хосе Асебильо, Одиль Дек, Армин Данешгар, Ван Дун, Пинь Цзян булачак. Шәһәр төзелеше, парклар һәм скверлар булдыру, кадрлар әзерләү турында сүз барачак.

—"Казаныш" профессионалларның гына фикерләшү мәйданы түгел, ә шәһәр төзелеше һәм архитектура белән кызыксынган һәркемнең аралашу урынына әверелсен иде, дип телибез, — ди Илсөяр Төхвәтуллина. 
Узган ел «Казаныш» форумы кысаларындагы чараларда 45 мең кеше катнашкан иде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading