16+

Татарстанда көчле кар һәм бозлавык көтелә: машина йөртүчеләргә мөһим кисәтү ясалды

23 һәм 24 ноябрьдә Татарстанда һава торышы кискен начараячак.

Татарстанда көчле кар һәм бозлавык көтелә: машина йөртүчеләргә мөһим кисәтү ясалды

23 һәм 24 ноябрьдә Татарстанда һава торышы кискен начараячак.

Синоптиклар буран һәм юеш кар, тизлеге секундына 18 метрга кадәр җиткән җил фаразлый. Юлларда бозлавык һәм кар боткасы барлыкка килүе ихтимал.

Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләрне юлларда аеруча сак булырга чакыра. Куркыныч маневрлардан, бигрәк тә каршы як полосага чыгу белән бәйле гамәлләрдән тыелырга, тизлекне һава торышына һәм юл шартларына карап сайларга кирәк.

Шулай ук куркынычсызлык каешларын эләктерү һәм балаларны бары тик махсус автокреслоларда гына йөртү мөһим.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading