27 гыйнвар – Ленинградның чолганыштан чыгу көне
27 гыйнвар - Ленинград шәһәренең Германия гаскәрләре тарафыннан алган чолганыштан чыгу көне.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

27 гыйнвар - Ленинград шәһәренең Германия гаскәрләре тарафыннан алган чолганыштан чыгу көне.
Бөек Ватан сугышы вакытында чолганыштагы Ленинградны саклаучылар массакүләм батырлык күрсәткәннәре өчен 1965 елның 8 маенда СССР Югары Советы Президиумы Указы нигезендә аңа Герой шәһәр исеме бирелә.
Чолганыш 1941 елның 8 сентябреннән 1944 елның гыйнварына кадәр, ягъни 872 көн дәвам итә. 1940 елның 18 декабрендә үк инде Гитлер «Барбаросс» планы дип аталган директивага кул куя. Әлеге план СССРга өч төркем армиянең өч төп юнәлеш буенча: «Төньяк» - Ленинградка, «Үзәк» - Мәскәүгә, «Көньяк» - Киев белән Донбасска һөҗүм итүен күздә тота. Бары тик Ленинградны кулга төшергәннән соң гына Мәскәүне басып алу планлаштырыла.
Ленинградта ул вакытта 3200 мең кеше яши. Ул ил буенча җитештерелгән авыр машиналарның чиреген, электротехник продукциянең өчтән бер өлешен эшләп чыгара. Ленинградта 333 эре промышленность предприятиесе, бик күп завод һәм фабрикалар булып, аларда 565 мең кеше хезмәт куя. Эшләп чыгарылган продукциянең 75 проценты оборона комплексына карый. Ленинградның фәнни-техник потенциалы да бик югары була, анда 130 фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлау бюросы, 60 югары уку йорты һәм 106 техникум була. Шуңа күрә Гитлер Ленинградтан уттан курыккан сыман курка һәм аны басып алган очракта да җимереп, җир белән тигезләргә җыена. Ләкин Кызыл Армия һәм Ленинград халкы бирешми. 2 миллион кеше югалту бәрабәренә әлеге коточкыч чолганыштан чыга.
Фото: img10.proshkolu.ru
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
«Оятсыз варварлар! Гөмбәләрне кешечә җыеп булмый идеме?»
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
-
#Авыл
Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз
-
#Җәмгыять
Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
Комментарийлар