16+

9 йортлы, 12 кешелек авыл халкы бер гаилә булып яши.

Социаль мөһим биналар да юк бу авылда, халкы да санаулы гына.

9 йортлы, 12 кешелек авыл халкы бер гаилә булып яши.

Социаль мөһим биналар да юк бу авылда, халкы да санаулы гына.

Шәл бәйрәмен генә дә республика күләмендә зурлап үткәргән Балык Бистәсе районы хакимияте үзенең сәнгать осталары белән Казанга, тагын да мөһимрәк чарага – “Татарстанның мәдәни башкаласы” фестиваленә юл тотканда, аның кечкенә генә Гобәй авылы халкы юлсыз, газсыз тилмерә.

7 кубометр утын – 16 мең сум
Кыргыйланып барган яшәеш шартларында авыл зурая алмый, әлбәттә.  Һөнәрчеләре белән дөнья мәйданына чыгып күкрәк каккан Балык Бистәсе районында көймәсе комга терәлгән авылларның беренчесе генә түгел бу, кызганычка каршы, чираттагысы. Тагын берничә авыл исемен атарга мөмкин. Иң ерак районнарның берсе булса икән, Казан артында гына. Хакимиятнең халыкка йөз белән борылмавыдырмы, аңламассың. Әгәр дә халык ихтыяҗы кайгыртылса, авыл халкы әйтүенчә, елына бер мәртәбә генә булса да, район җитәкчелеге шушы авылга килеп чыгар иде. Юлын тапса билгеле. Авыл күрсәткече дә куелмаган тугыз йортлы җирлекне эзләп интегүчеләр бер без генә түгел. 

Ярар, исеме дә куелмасын. Кеше башыннан 300 сум үзара салым түләгән авыл халкының юлсыз һәм газсыз интегүләренә генә күз йоммасыннар. Кечкенә авылның үсеш перспективасы юк, югарыга гозерләнеп язган хатларына килгән җаваплар да әнә шул сүзгә нигезләнгән. Ләкин зур авылларда бер баш сыер калмаган заманда, Гобәйдә алты сыер, уннан артык бозау арканга чыгарып бәйләнә. Сөт тапшырып, ит җитештереп  акча эшлиләр, чөнки бер кышка җитәрлек утын аласылары бар. Ә ул, әз дигәндә, 70 мең сум тирәсенә төшә.

–    Әлегә сыерлар коткара инде. Сауган сөтне туңдыргычка урнаштырам, махсус сатып алдым. Өч көнгә бер күрше белән Олы Солтан авылына сөт тапшырырга йөрибез, киченнән алып эретәм, – ди Нурзия Вәлиева. 

Олы Солтаннан килен булып төшкән. Ире 16 ел элек мәрхүм. Ике баласы да читкә төпләнгән. Үзе генә тормыш көтә. “Солтан” агрофирмасында эшли. 

–    Агрофирма үз машинасы белән өченче елны тоннасын 7000, узган ел 8000 сумнан ташкүмер алып кайтып бирде. Быел күпме булыр. Юл чыгымы кесәдән чыкмагач ярый инде. Моннан тыш, кышлык алты йөк утын сатып алам. Бер йөк – 16 мең сум, 7 кубометр утын керә – бәясен санагыз... Терлекләргә 100 тюклап салам-печән алам, 8 тонна ашлык. Агрофирма барысына да хезмәт хакыннан тотып кала, – ди Нурзия ханым.

Зәңгәр ягулыксыз яшәүнең тагын бер уңайсыз ягы – ашарга пешерү.

–    Газ баллонын 2 200 сумнан район үзәгенә барып алабыз. Бер айга  җитми әле ул. Кайберәүләр заправкага барып тутырта – 750 сум. Балалар туган көнемә электр плитәсе алып бирделәр. Ут булмаган көннәрдә генә газ баллонын кулланам, болай тик тора. Запаста өчәү!  – ди ул. 

Заманында биредә башлангыч мәктәп тә, 4000 баш сарык, бозаулар асралган ферма да булган. Ә кибетне гомердә күрмәгәннәр. Өстәгеләргә хат язгач, автокибет килгәли башлаган. Ике еллап хезмәт күрсәткәч, анысы да югалган. Югалмаслар да иде, килеп тә юлсыз авылга керә алмыйлар, нишләсеннәр?  

Битне юганчы мичкә ягасы 
Авылга ике яктан кайтып була. Әмма кайдан да юлы юк. Олы Солтан авылы җирлегенә керсә дә, кирәксез бер койрык хәлендә. М7 юлыннан бүленеп төшүче күтәртелгән асфальт юл уңга – Олы Солтанга борылып кереп китә, ә менә шул борылыштан сулга таба Гобәйгә кайтасы, әмма юл да, сукмак та өзелә. Чөнки агрофирманың чәчүлек җирләре җәйрәп ята, ә ул исә яз һәм көзен сукаланып эшкәртелә, ел да культуралы үсемлек чәчелә. Быел гөбәйлеләр борчак басуын кисеп йөргәннәр. 

–    Көзге яңгырларда ул чокырланып бетә, – дип сөйли Гөлнур Вәлиева. Сүз уңаеннан, ул да Олы Солтан авылы кызы. – Ирем Айдар гомере буе тракторда эшли. Аяк асты коры көннәрдә капка төбенә кадәр кайта, яңгыр яудымы, машина асфальт юлда кала, үзе җәяү тәпили. Элек кышларын билдән кар ерып әз йөрмәдек инде. Хәзер авыл җирлегенә трактор бирделәр, кышын юлсыз тилмертмиләр.  

1994 елны Вәлиевларның йортлары янып китә. Шул чакны нигезләрен Олы Солтан авылына күчермәүләренә бүген килеп үкенәләр дә... Инде соң. Шыгырдап торган йорт, җиде баш мөгезле эре терлек һәм узган гасырдагы шартлар: кышын иртән битне юганчы ук мич элдерергә кирәк, газны жәлләп кенә тотасы, кимендә алты йөк утын аласы. 

Рушания Зәйнуллина да Гобәй михнәтенә чумган киленнәрнең берсе, Теләче районының Олы Нырсы авылыннан, үзе әйтүенчә, киреләнеп кенә килен булып төшкән. Ире Миңсур өченче төркем инвалид, астмадан интегә. Быел, үз куәтенә ышанып, комбайнга эшкә чыккан.

–    Көчкә кайтып егыла. Комбайннар заманча бит, кабинасында утырып эшләгәндә ярый да, җиргә төшүгә тузаннан тын кысыла башлый, ди. Бушлай биргән дарулар җитми, үзебез сатып алабыз. Эшләмичә дә булмый, утын аласы бар. Сөт акчасы ярдәм итә дә, сөтнең дә литрын 18 сумга төшерделәр. Кибеттә ул бәягә су да юк, судан да начар икән безнең сөтләр, – ди Рушания.

 “Аю йөри, кабаннар күп”
Авыл халкының зары шактый. Алар су уртасында калган утрау кебек. Юл өзегендә янгын-фәлән генә булмасын, диләр. Кыш уртасында бер йорт янып киткән. Төнлә. Ярый әле буранлы көн түгел, юлы булгач, янгын сүндерү хезмәте тиз килеп җиткән. Ә менә “Ашыгыч ярдәм” хезмәте чакырсалар, анысы килергә атлыгып тормый. Юллар юк бит, сәбәп бар. Авыруның хәле – язмыш белән әҗәл бәхәсендә, төп хөкем – Аллаһы әмерендә, язганы, дип яшиләр. 
Күңелсездер кебек бу авылда. Ләкин Гобәен яратып яшәүче халык, үз күңелебезне үзебез күрәбез, диләр. Коймак-чәйгә эндәшергә, хезмәтне өмәле итәргә өйрәнгәннәр.

–    Шатлык-куанычларыбыз уртак, бер гаилә кебек яшибез. Нинди генә хәлдә дә бер-беребезне ташламыйбыз, – ди Нурзия Вәлиева. 

Ә көндәлектә бер-берсенең ярдәменә тарыган чаклары күп аларның.

Нәкыя Гарипова – Гобәй кызы. Шәһәрдә яшәп, әнисен карарга дип, гаиләсе белән авылга кайтып төпләнгән. Яшьли тол калган – ирен ток суккан. Ике авылга хат ташучы булып эшли. Ирсез хатынга дөнья көтәсе җиңел түгел. Сыер тотмаса да, күп итеп казлар асрый. 

–    Күрше Яңаул авылына турыдан болын аша, үземнән озын булып үскән донник арасыннан, таулы, чокырлы җирләрдән барам. Куркыныч. Элек күпер бар иде, хәзер басма салдылар, ул да череде. Авыл җирлеге башлыгы Рафис Сөнгатуллинга үпкәм юк. “Нәкыя, зинһар үзең генә барма. Аю йөри, кабаннар күп, үзеңне харап итәсең”, – ди. Пенсия өләшергә әйләнеч юлдан мине гел үзе алып бара. Кайчагында аны да борчыйсы килми, эше күп, чыгып йөгерәм, – ди Нәкыя ханым. 
Яңаул авылы дигәннәрен без дә барып күрдек. Әйләнеч юлдан. Шактый сузылды. Чакрымнарын да чамалап бетермәдем, тугыз чакрым тирәседер. Рәсми кәгазьләрдә ул Яңа Солтан авылы дип теркәлгән. Ә халык үзенчә сөйләшә. Өч йорты бар. Шуның икесендә берәр ялгыз ир-ат, ә өченчесендә тигез канатлылар Флера белән Фердинанд Зәйнуллиннар яши. Алар да шәһәргә китеп төпләнгән җирдән, 1990 елны кайтып урнашканнар. Күмәк хуҗалык үзләренә йорт җиткергән, шуңа кызыкканнар. Ялан җиргә кагылган казыктан соң шактый вакыт үткән, өч баласы да үсеп, читкә киткән.

–    Иписез утырган чаклар да күп безнең. Кибет бар иде, 2003 елны аны сатып, бинасын йорт иттеләр.  Фердинанд кышын чаңгыга баса, ярый әле, М7 юлы якын – бер чакрымлап кына. Чаңгыларын юл читендә калдыра да, юлчы машинага утырып, эшкә бара. Районга юл тотса, такси чакырта, бер якка 450 сум. Хезмәт хакы 15 мең тирәсе, пенсиям 10 мең сум. Акчаны җиткерә алмасак та яшибез, – ди Флера ханым.

Асраган маллары – кәҗә. Кышын капка төбендә аунап яткан саламны авыз итәргә еш кына кабаннар килә, ди. Гәҗитләр дә укыйсылары килә. Язылырга яхшысынмыйлар. Хат ташучының аена бер мәртәбә дә нинди газаплар белән килгәнен күрәләр бит. Кышын мәет күмүләре дә мең бәла, Гобәй белән икесенә бер зират. Ә “Ашыгыч ярдәм” хезмәте бөтенләй керми бу авылга. Әйтәм бит, өч йортлы авылга хөкүмәт вәкилләренең исе китми. Халыкның капка төбенә чыгарган чүп калдыкларын җыеп түккән өче, дигән сылтау белән, һәр йортка 8 000 сум түләргә квитанция җибәргән. Инде икенче мәртәбә! Квитанцияне җибәрүче оешма авылның кайдалыгын да, яшәү шартларын да белми, әлбәттә.  Авыл җирлеге башлыгы бер мәртәбә аңлатып хат язган, тагын юллар, чөнки андый хезмәт күрсәтелми бу авылда. 

Җирле түрә сүзе

Авылның төп ике проблемасы хәл ителерме? Газ оешмасына күпләр шәхси гаризалар да җибәргәннәр.

–    Ләкин бер-ике гариза белән генә газ кертелми. Проектларын ясау турында сүз бара. Россия Президенты тарафыннан чыгарылган канун нигезендә, кечкенә авылларны да газлы итү өчен, капка төбенә кадәр дәүләт үз кесәсеннән китерә, калганын үзләре кертеп бетерәчәкләр. Ә юлны белмим инде. 2025 елга хәл итәргә дигән сүз колагыма килеп иреште ирешүен... 18 ел авыл җирлеге башлыгы булып эшлим, авыл халкы белән бергә үзем дә ул газапларны кичәм. Кыш җиттеме, күзем тәрәзәдә. Чия яфраклары селкенә башлауга кәефем китә – җәяүле буран юлларын күмә дә куя. Трактор белән гел ачтырам, тумышым белән Гөбәйнеке мин, әтием әле дә исән! – ди Олы Солтан авылы җирлеге башлыгы Рафис Сөнгатуллин. 

Узган гасырда ил сәясәте кечкенә авылларны эреләндергән – икенче җиргә күчергән. Бәлки Гобәй белән Яңа Солтанны да шундый язмыш көткәндер. Ләкин кендек каны тамган җирне саклап яшәгән әби-бабайлар рухы рәнҗемәсен, яшәтик бу авылларны, яшәтик, җәмәгать. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading