16+

Барберның иң очсыз эше 300гә, ә иң кыймәте 3-4 меңнән йөри

Матурлык индустриясендә тагын бер популяр һөнәр барлыкка килде. Хәзер ир-атлар чәчтарашларга түгел, ә барберларга йөриләр. Заман чире генәме яки чыннан да кирәкле хезмәтме? Җавабын табарга тырыштык.

Барберның иң очсыз эше 300гә, ә иң кыймәте 3-4 меңнән йөри

Матурлык индустриясендә тагын бер популяр һөнәр барлыкка килде. Хәзер ир-атлар чәчтарашларга түгел, ә барберларга йөриләр. Заман чире генәме яки чыннан да кирәкле хезмәтме? Җавабын табарга тырыштык.

Сүзләр нәрсә аңлата?
“Чәчтараш” сүзе немец теленнән килеп чыккан. Ул – париклар ясаучы оста дигәнне аңлата. “Барбер” сүзе исә, башлангычын латин теленнән ала. “Барба” латинчадан “сакал” дип тәрҗемә ителә.

Аерма нәрсәдә?
Барберлар ир-ат чәчләрен һәм сакалларын рәткә китерү белән шөгыльләнә. Барбершопка бары ирләр генә йөри ала. Парикмахерлар – күпкырлы осталар. Алар бөтен затларга чәч кисә алалар. Ир-атларның сакалларын кисү өчен гадәти чәч кисү машинасы, кайчы, тараклардан кала, үткен пычаклар (шаветка) кулланыла. Моңа триммер һәм шейвер кебек сакал кыру җайланмалары өстәлә. Барбер булып, гадәттә, ир-атлар эшли. Ә чәчтараш хезмәтен күбрәк хатын-кызлар үз итә. Парикмахерлар да егетләрнең барлык теләкләрен үтәргә тырышалар. Хәтта кайбер салоннарда сакалны кыру, кисү буенча өстәмә хезмәтләр бар. 

Бина
Барбершопларның төп клиенты ир-атлар булгач, бүлмәләрне бизәгәндә күбрәк караңгы төсләр кулланылу күзәтелә. Диварларга төрле рәсемнәр ясала. Гадәти салоннар да кешеләрне шаккаттырырга тырышып төрле бизәкләр кулланырга тырыша. 

Бәя
Һәр белгеч хезмәте өчен төрле бәя куя. Барбер иң очсыз эше 300гә, ә иң кыймәте 3-4 меңнән артык булырга мөмкин. Тагын да зуррак бәя куючылар бар. Барысы да кешенең теләкләреннән тора, чиләгенә күрә капкачы табыла. Бу чәчтарашларга да кагыла.

Барбершоп кирәкме соң?

Зилә Мәхмүтова, барбер:
- Хәзер, гомумән, хезмәт бүленеше күренеше киң таралган. Чәчне буяу белән генә шөгыльләнүче “колорист”, чәч бизәү белән генә шөгыльләнүче “стилист” һөнәрләре барлыкка килде. Ир-атлар һәм хатын-кызларның чәчен кисү аерыла. Һәрберсенең үз тәртибе бар. Өстәвенә, чәчтараш һөнәренең бер генә юнәлешенә игътибар итү останың эш сыйфатын яхшыртачак. Эш катлаулылыгын да җенес буенча бүлмәс идем. Ир-атлар арасында да артык нык сайланучылар очрарга мөмкин. Нәрсә генә булса да, без клиент белән уртак тел табарга тиешбез.

Рүзәл Шәрипов:
- Минем барберга барганым юк. Гади чәчтарашка йөрим, миңа алай уңайлы. Барбершоплар барлыкка килүне үз-үзеңне тоту культурасына тиңнәрлек. Хатын-кызларның матурлык салоны бар бит. Ә ир-атларның – барбершоп. Анда егетләрнең эшләвен кулай күрәм, чөнки осталар үзләре дә шул ук проблемаларны кичерергә мөмкин.

Алмаз Рәхимов:
- Сакалым булгач, барберга мөрәҗәгать итәм. Чәчне дә, сакалны да аена бер кисәм. Барбершопта ир-атлар мохите булгач, рәхәтләнеп аралашып кайтам. 

Лилия Мөслимова:
- Әни: “Ир-ат маймылдан матур булса, яхшы”, - дия иде. Бу сүзләрне заман ир-атларына әйтеп тә булмый. Хәзер егетләр үзләренең тышкы кыяфәтенә игътибарны арттырдылар. Моңа шатланып куям. Ирем башта гадәти чәчтарашка йөрде, аннан барберга барып карады. Аерма сизмәде. Барбершопта бәясе кыйбатрак та иде әле. Миңа калса, бу матур исем өчен генә артык акча түләргә кирәкми.

Фото: freepik.com

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading