16+

Казан кунаклар Дәүләт Советында оештырылган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе белән таныша

Эфиопия делегациясе әгъзалары Дәүләт Советы мәйданчыгында эшләүче «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булдылар.

Казан кунаклар Дәүләт Советында оештырылган «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе белән таныша

Эфиопия делегациясе әгъзалары Дәүләт Советы мәйданчыгында эшләүче «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булдылар.

Эфиопия Федератив Демократик Республикасы делегациясе әгъзалары «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булдылар, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. Делегация составында –эфиопиянең тармак министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре.  

Эфиопия делегациясе әгъзалары Казанга бу көннәрдә республикабыз башкаласында уза торган БРИКС дәүләтләре башлыклары саммитында катнашу өчен кичә килделәр. 

Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина озатуында делегация әгъзалары Татарстан сәнәгать предприятиеләре (КАМАЗ, Казан вертолет заводы, «РариТЭК» автомобиль заводы, «Соллерс», «Казаньсельмаш» ҖЧҖ һ.б.) җитештерә торган техника үрнәкләрен карадылар.

Татарстанның икътисадый һәм сәнәгать потенциалын тәкъдим итеп, Алия Миңнуллина республиканың тулай төбәк продуктының гомуми күләмендә сәнәгать өлешенең 45,8% тәшкил итүенә басым ясады. 

Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе ИТ-технологияләр тармагына аерым тукталды. Хәзерге вакытта республикада 3 меңнән артык компания эшли, алар төрле бурычлар өчен мәгълүмат продуктлары җитештерә (программалар тәэмин итү һәм ИТ-сервислар эшләү һәм җитештерү). 

ИТ-республика индустриясе югары квалификацияле кадрлар белән ныгытылган. Монда Иннополис Университеты мөһим роль уйный. Нәкъ менә монда робот техникасы һәм ясалма интеллект өлкәсендә уникаль белгечләр әзерлиләр.

Делегация әгъзалары авыл хуҗалыгы җитештерүе мәсьәләләренә аерым игътибар бирделәр. Һәм бу очраклы түгел, чөнки Эфиопия икътисадының 35% авыл хуҗалыгы тәшкил итә. Татарстан бу яктан Эфиопия өчен аеруча кызыклы. Безнең республика – ашлык һәм шикәр чөгендере җитештерү буенча лидерларның берсе, тулаем сөт саву буенча Россия төбәкләре арасында беренче урында. Татарстан үзен авыл хуҗалыгы продукциясе белән генә тәэмин итеп калмыйча, аны экспортка да чыгара ала.

«Республика парламентында бик яхшы күргәзмә оештырылган, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Эфиопия Федератив Демократик Республикасы индустриаль паркларын сәнәгый үстерү буенча генераль директоры Фисша Итагесу, – без Казан һәм республиканың сәнәгать потенциалы турында күп нәрсәләр белдек». Республика турында  тәэсирләренә килгәндә, Итагесу әфәнде Казанда бер генә көн булса да, безнең матур һәм кызыклы шәһәребез аны сокландырган. 

«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе 20 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Казанда XVI БРИКС саммиты кысаларында уза. Экспозиция ике мәйданчыкта урнашкан. Күргәзмәнең техника куелган өлеше Дәүләт Советы бинасы каршында җәелдерелгән. Икенчесе парламент бинасында урнашкан.

Билгеле булганча, Эфиопия Премьер-министры Әбий Әхмәдне бүген Казан аэропортында Рөстәм Миңнеханов каршы алды.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading