16+

Малайзия кунаклары Дәүләт Советында Татарстан сәнәгате белән танышты

Малайзиянең Россия Федерациясендәге илчесе Чеонг Лун Лаи «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды.

Малайзиянең Россия Федерациясендәге илчесе Чеонг Лун Лаи «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсендә булды.

Бүген Малайзиянең Россия Федерациясендәге Илчесе Чеонг Лун Лаи «Татарстанда эшләнгән» фәнни-сәнәгать күргәзмәсендә булды, ул бу көннәрдә Дәүләт Советы мәйданчыгында эшли. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан предприятиеләре чыгара торган техника һәм продукция тәкъдим ителгән күргәзмә 20 октябрьдән 25 октябрьгә кадәр Казанда БРИКСның XVI саммиты кысаларында уза. Экспозиция ике мәйданчыкта урнашкан. Күргәзмәнең техника куелган өлеше Дәүләт Советы бинасы каршында җәелдерелгән. Икенчесе парламент бинасында урнашкан. 

Илче әфәнде Казанга эш сәфәре барышында күргәзмәдә булды, аның төп максаты – БРИКС саммиты чараларында катнашу. 

Күргәзмәдә республиканың икътисадый һәм сәнәгать потенциалы күрсәтелгән. Хәзерге вакытта Татарстан 79 инвестор ил һәм 123 сәүдә партнеры булган  илләр белән хезмәттәшлек итә. Инвестицияләр күләме елына 1,2 трлн сум тәшкил итә. 

Тулаем төбәк продуктының гомуми күләмендә сәнәгать өлеше 45,8% тәшкил итә. Татарстан предприятиеләре Россия каучугының 41,9%, йөк шиннарының 60,6%, поликарбонатның 100%, полиэтиленның 25,8% җитештерә. 

Илчене Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. "Күргәзмәне карап хозурландым, кунакчыллыгыгыз өчен зур рәхмәт», – диде Чеонг Лун Лаи, парламент башлыгының «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе турында тәэсирләре турында соравына җавап биреп.

Билгеле булганча, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Казан аэрортында чит ил лидерларын каршы алды.

ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading