16+

Баш түбәсен дә тешлиләр, арканы да кисеп чеметәләр

Узган ялда бетләп кайттым, җәмәгать. Көлсәң – көл, көлмәсәң ела. Поши бете сарды. Урманда.

Баш түбәсен дә тешлиләр, арканы да кисеп чеметәләр

Узган ялда бетләп кайттым, җәмәгать. Көлсәң – көл, көлмәсәң ела. Поши бете сарды. Урманда.

Ике канатлы, алты аяклы
Инде икенче ел рәттән поши бете “ятьмәсе”нә эләгәм. Маңгайга китереп суккач, тырмага да икенче тапкыр басмыйлар югыйсә. Ә мин...
Узган ел сентябрь аенда иптәш кызым белән урманга киттек. Томан сарган кебек вак кына яңгыр “иләп” тора, нәкъ гөмбә көне, имеш. Көзге һаваның рәхәтлегенә дә кинәнеп йөргәндә баш очында чебеннәрнең мыҗлап торуына исем китте.

Күзгә, борынга очып кермәкчеләр, бигрәк әрсезләр. Яңгыр яуганда бөҗәкләр очуын беренче күрүем, гадәттә алар үлән, яфрак астына яшеренәләр. Күпме эзләнеп тә гөмбә таба алмагач, күңел булып, машинага килсәк... Баш түбәсен дә тешлиләр, арканы да кисеп чеметәләр. Кагынырга, каранырга керешсәк – ике канатлы, алты аяклы бөҗәкләр! Куып түгел, каккалап та төшерер хәл юк. Авырттырып тешләүләре көзге чебеннәр кебек, түз генә. Сытсаң – кан чыга. Алай тиз генә сытып та үтерерлек түгел әле.

Телевизордан гына күргән бер-берсеннән бет чүпләүче маймылларның хәлен шул чакта аңладым мин. Свитерны күтәрәм дә дус кызыма арка терим, чүплә мәйтәм. Кырып төшерә дә, чәчне араларга керешә, шул арада тагын аркага һөҗүм! Чәч бөртекләрен бер-бер карыйсың, биш минут үтми, баш түбәсе кабаттан мыж. Урманнан тайгач, өйдә ике сәгатьләп бер-беребездән бет чүпләдек. Баләсе моның белән генә төгәлләнмәде, ярты ел баш тиресе кутырлап йөрде. Кычытуы... Аптырагач, химик матдә бет зарарын киметмәсме дип чәчне буяп та карадык, мазьлар да сөрттек. 

Үттеме бер ел вакыт, тагын шул ук хәл. Әле алдан сизенеп, бәхетемә башыма яулык бәйләп барган идем. Каян тишек тапканнар да, яулык астына ничек кереп тулганнар, диген. Сизенүгә урманнан куак ерып чыгып йөгердем дә соң. Шул ук “дус”лар. Шәрә калып кагынсаң да тәнеңнән төшеп бетмәсләр, билләһи. Ышанасызмы юк, ак яулыгымны урманда ук атып калдырдым. Ябышканнар, төшмиләр генә. Ярый әле тешләмәделәр. Шуңа өстәп тагын бер явызлары – озын канатлы вак бөҗәкләр ябыша, болары кечкенә чебеннәр сыман. Кагып төшергәндә кулыңа ягылган исләре – ат кадәрле кандала сыткан диярсең. 

 Белгечләр курыкмаска өнди дә...
Татарстанның биоресурслар буенча Дәүләт комитеты соңгы көннәрдә Татарстанда кыргый тояклы хайваннарның, аеруча пошиларның активлашуы турында хәбәр итә, машина йөртүчеләргә уяу, гөмбәчеләргә сак булырга искәртә. Парлашу чорында ата пошилар үзара көрәш оештыралар, ана болан артыннан куып барганда көчле авазлар чыгаралар. Алар кинәт кенә олы юлга да сикереп чыгарга мөмкиннәр, мондый очраклар әледән әле кабатланып тора. Әгәр дә ата пошиларның сөзешкәнен күрәсез икән, яннарына якын бармау, тиз генә табан ялтырату хәерле. 

Мәгълүм ки, монысы урманда көткән бәлаләрнең тагын берсе. Ә менә поши бетләренең кешеләргә ябышуы минем өчен коточкыч хәл кебек тоелса да, белгечләр исә ул кадәр ук курыкмаска, ләкин сак булырга киңәш итә.

– Поши бетләрен төрлечә атыйлар (лосиный клещ, оленья вошь). Алар урманда бүгенге көннәрдә генә барлыкка килгән бөҗәкләр түгел. Электән бар. Бәлки әзрәк күренгәннәрдер. Соңгы елларда, көзләрнең коры һәм җылы килүе сәбәпле, арта төштеләр бугай. Аннары урманнарга кыр кәҗәләре, боланнар (мараллар) да күпләп кайтарылды, пошилар да әйбәт үрчиләр. Күпчелек нарат һәм чыршы үскән, ягъни ылыслы урманнарда очрый алар, – дип аңлата КФУ мөгәллиме, экология белгече Наил Назаров. 

Шунысына игътибар иттем, поши бете дигән бөҗәкләр берәмләп кенә дә очмыйлар, ишләре – көтүләре белән урман гизәләр. Кан эчәләр, димәк, паразит бөҗәкләр буларак авырулар күчерергә дә мөмкиннәр.

– Кайбер галимнәр аларны авырулар йоктырырга мөмкин, ди. Ләкин мин ул кадәрлесен үк кистереп әйтә алмыйм. Поши бетләре, кыргый тояклы хайваннарга барып кунгач, тиреләрен тишеп керәләр дә канатларын салып ташлыйлар һәм шунда яшәү циклларын дәвам итәләр. Иң гаҗәпләндергәне шунда үрчиләр. Ә кешегә ябышсалар, тереклек итә алмыйча барыбер берникадәр вакыттан соң коелып бетәләр. Кешенең каны да, тән тиресенең төзелеше дә алар ихтыяҗына туры килми. Чәчләребез дә куе түгел, баш тиресе дә йомшак. Йорт хайваннарыннан сыерга “утыра” алалар әле, этләр шулай ук алар тормышы өчен яраксыз, – ди белгеч.

Димәк, бу бөҗәкләр белән күрешү котылгысыз, алар түгел, без алар яшәгән тирәлеккә барып керәбез. 

– Ханты-Мантийскидагы тайгаларда экспедициядә йөреп, яңа кайтып төштем. Анда да шул ук хәл, поши бетләре ишле күренә. Поши, болан, кыр кәҗәләренең балаларына кыенрак, аларны борчыйлар, авыру хайваннар да поши бетләренең зарарына тиз бирешәләр. Ә сәламәт хайваннарның исә бу паразитларга каршы иммунитетлары көйләнгән инде, – ди Наил Назаров.

Аңлашылганча, урманчыларга һәм гөмбәчеләргә урманга барганда саклану чаралары турында онытмау хәерле. Тәнгә ябышып торган киемнәр кию яхшы. Әле алай да аларны, шәхси тәҗрибәмнән чыгып әйтәм, футболка, чалбар эченнән табарга мөмкин. Башка кепка, бейсболка гына утырту файдасыз, башны кысып яулык бәйләсәң дә, энә күзе сыярлык тишектән дә керәчәкләр – үземнән беләм. Белгеч исә тәнгә бөҗәкләрне куркытучы мазьлар сөртергә киңәш итә. Спрей ише сиптереп кулланылышлысы гына файдасыз булырга мөмкин. Белгечләр аларны кешегә зыянсыз дип бәяли дә, тешләп карадылар, зыяннары ярты ел кычындырды.   

Татарстанда исә поши бетләре Яшел Үзән, Балтач, Әтнә, Мамадыш, Чистай, Әгерҗе, Арча, Кукмара, Саба, районнарында күзәтелә.   

Фән тәгълимәте: Поши бетләре әле тулысынча өйрәнелеп тә бетмәгән. Мәгълүм кадәрлесе: зур башлы, биш күзле. Икесе – төп, өч күзе ярдәмчел, шуңа да карамастан ул начар күрә. Төсләрне аермый, корбанын зурлыгына карап сайлый. Зурырак хайваннарга игътибары күбрәк юнәлә.  

Канатларын салып ташлаганчы, бөҗәк әле чебен кебек күренә. Озынлыгы – 3-3,5 мм,  авызы борынчык рәвешендә. Яз һәм җәйге чорда поши бетенең личинкасы коконда үсә, ә сентябрь башында аннан чыга да үзенә корбан эзли башлый. Хайван тиресенә утыргач, аның йоннарына ябышырга комачаулаганга башта канатларын салып ташлый, аннары каны белән тукланырга керешә. Үрчер өчен аңа яхшылап тукланырга – көненә 20 мәртәбә 1,5 әр мл кан суырырга кирәк. Өлгергән ата бөҗәкләр ул кадәр күп тукланмый. Аннары үрчү өчен пар эзләү этабы башлана. Шуның нәтиҗәсендә курчак барлыкка килә. Ана бөҗәк исә 30 личинка салырга сәләтле. 

Бер хайван тиресендә меңәрләгән поши бете яшәргә мөмкин. Ул чакта алар бик нык тынычсызлана, яшьрәкләре үсүдән туктый, ашый алмый, хәтта үләргә дә мөмкиннәр. 

Кешеләргә кылган зыяны:
–    7 яшь зурырак балаларга ябышалар. 
–    Кешегә утыргач ул берничә секунд әле селкенми. Аннары эзләнә башлый, чәч арасына, кием эчендә кереп тула.
–    Алып ташлап булмый, тырнаклары ярдәмендә киемгә нык берегә.
–    Тән тиресенә “утыргач” кан эчә башлый. 
–    Алып ташлаганчы тәндә утыра бирә.
–    Авырттырып тешли. 
–    Аллергияле кешеләрнең бөтен тәне кызарып чыгарга мөмкин. 
–    Бөҗәкләр тешләгән җир кызара, берникадәр вакыт дәвамында кутырланып тора.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading