БРИКС илләре яшьләре Казанга җыелышты
Татарстан башкаласында 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр БРИКС Яшьләр советының 1нче турыдан-туры утырышы уза.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Татарстан башкаласында 30 октябрьдән 2 ноябрьгә кадәр БРИКС Яшьләр советының 1нче турыдан-туры утырышы уза.
– Казанда 22-24 октябрьләрдә БРИКС илләре саммиты үткәрелде. Делегацияләр белән саубуллашырга да өлгермәдек, дисәң дә ярый. Казанга янә БРИКС илләренең яшьләр хәрәкәте әйдаманнары җыелышты. Россия Президенты Владимир Путин җәй көне Сочи шәһәрендә оештырылган Бөтендөнья яшьләре фестивалендә төрле илләр яшьләрен хезмәттәшлектә яшәргә чакырды. БРИКС илләренең Казан декларациясендә гуманитар өлкәдә хезмәттәшлек турында да әйтелде. БРИКС Яшьләр советында яшьләр сәясәте көнүзәк тема итеп куела, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры Ринат Садыйков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Татарстанның Яшьләр дипломатиясе академиясе рәисе Дилбәр Садыкова сөйләгәнчә, утырышта БРИКС илләре яшьләренең мәгариф, фән, технология, эшкуарлык, волонтерлык, спорт һәм экология өлкәләрендәге хезмәттәшлеге турында сүз барачак.
Көньяк Африка Республикасының “Яшьләрне үстерү буенча илкүләм агентлык”ның генераль директоры урынбасары Масинмела Иканьенг Камогело белән Эфиопиянең Safe Light оешмасының башкарма директоры Мөхәммәд Силеши Умер:”Россиядә һәм Казанда яшьләр сәясәтенә әһәмият бирелә. Карарлар кабул иткәндә яшьләр фикере дә исәпкә алына. Казанда җылы мөнәсәбәт күрдек. Утырыш – үзара тәҗрибә уртаклашу мәйданы”, – дип, бердәй фикерләрен әйттеләр.
БРИКС Яшьләр советының тәүге утырышы (турыдан-туры һәм видеоэлемтә сыйфатында) 2023 елның 8-9 декабрендә Көньяк Африка Республикасының Йоханесбург шәһәрендә үткәрелгән. Казандагы утырышта 9 ил яшьләре катнаша. Болар: Россия, Бразилия, Һиндстан, Кытай, Көньяк Африка Республикасы, Иран, Мисыр, Эфиопия, Берләшкән Гарәб Әмирлекләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
«Оятсыз варварлар! Гөмбәләрне кешечә җыеп булмый идеме?»
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
-
#Авыл
Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз
-
#Җәмгыять
Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
Комментарийлар