Кытай автомобильләренә караш үзгәрде
Россия базарын Кытай машиналары яулый. Кытай товарларының сыйфатына гел шик белән карагач, автомобильләре турында да шундыйрак фикер туа. Әмма Зөлфәт Галимов, Кытай машиналары элеккегеләре белән хәзергеләре арасында җир белән күк аермасы, ди. Бәяләре дә үзен аклый дигән фикердә ул.
– Хәзерге машиналары ышанычлырак, уңайлырак, технологик яктан да алга киткән. Элек бер елда череп чыгалар иде, шуңа аларга караш та тискәре булды. Хәзергеләре бөтенләй башка, сыйфатлы итеп җыелган. Көндәшлек итәргә сәләтлеләр. Үзем дә Кытай машинасында йөрим һәм мин аннан бик канәгать. Алар хәзер дә яхшы сатыла, киләчәктә дә күпләп сатарбыз дип уйлыйм, чөнки бәя ягыннан отышлы ул. Үзебенекеләрне дә күп алалар, монда төп рольне аларга дәүләт ярдәме булу уйный. Алар иң арзаны да. Лада Гранта күп сатыла, икенче урында – Веста, аннан – Нива, – ди әңгәмәдәшем.
Айнур Гыйниятов Кытай машиналарына бәя биррегә әле иртәрәк дип саный.
– Аларның бездә сатыла башлаганнарына әле ике генә ел. Әмма шунысын да әйтергә кирәк: махсус характеристикалары һәм өстәмә җиһазландырылуы ягыннан Европа машиналарыннан да уздыралар. Бәясе дә алардан арзанрак. Шуңа кызыгып алалар да инде, – ди ул.
Айнур Гыйниятов:
– Машина сатып алганда бу эштә тәҗрибәсе булган кеше белән киңәшләшергә кирәк. Тотылган машина алырга булсагыз, иң яхшысы ике-биш ел йөргәнен карагыз, максимум – ун-унике ел.
*
Аналитиклар мәгълүматлары буенча, Россиядә узган елны 1 миллион 073,6 мең транспорт чарасы җитештерелгән. Белгечләр шулай ук узган елда илгә чит илләрдән 1 миллион машина кертелгән дип саный.
*
"Автостат" агентлыгы 2024 елда россиялеләр сатып алган иң популяр яңа автомобильләр исемлеген бастырган. Лидерлар өчлегендә бары тик Кытай җитештергән модельләр генә. Дүртенче урында безнең Лада.
Илназ Йосыпов:
– Мин Кытай машиналары белән кызыксынам. Бер яктан, алар технологик яктан алга киткәннәр һәм бәяләре дә арзан. Әмма озакка чыдамыйлар. Шулай да Кытайда чыккан берничә марканы: Лисян, Чанган һәм Зикрны мактыйлар. Комфорт кирәк икән, Кытай автомобилен алыгыз, әгәр озак хезмәт итсен дисәгез, немец яки япон автомобильләрен карагыз.
Роберт Сибагатов:
– Элек-электән Кытай әйберләре турында, руслар әйтмешли, “хотелось бы желать лучшего» дигән фикер бар. Инде 7-8 ел элек кытай машиналары материаллары, җыю сыйфаты буенча уртача иде. Шуңа күрә дә аларның двигательләре көчле түгел иде. Гомумән, әлеге машиналар халыкта уңай фике калдырмады. Соңгы ике ел эчендә яңа төр машиналар чыкты: затлы, салоннарында бар нәрсә комплектацияләнгән. Карап торышка матур, ләкин алар турында берни әйтә алмыйм, йөреп караганым юк. Сыйфатлары бер биш-алты елдан билгеле булыр дип уйлыйм. Мин үзем Кытай машинасын сайламыйм, күңелем тартмый.
«АВТОСТАТ» агентлыгы мәгълүматларына караганда, 2025 елның 3 атнасында Россиядә 21,7 мең яңа җиңел машина сатылган. Бу узган елның шул ук чорына караганда 13 процентка күбрәк. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк: өченче атна (13-19 гыйнвар) быел беренче тулы эш атнасы булып тора. Автобазар лидеры булып бу чорда үзебезнең LADA тора, сатылган җиңел автомобильләрнең гомуми санының 33,6 проценты аның өлешенә туры килә. Аннан соң рейтингның алты урынын Кытай машиналары били, аерым апат үткәндә: Haval (11,9 процент), Chery (9 процент), Geely (6,1 процент), Changan (5,2 процент), OMODA (2,6 процент) һәм Jetour (2,5 процент).
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар