16+

Казанда экологик премия җиңүчеләрен бүләкләделәр: Татарстаннан 10 бала призлы урын алды

Бүген Казандагы ИТ-паркта «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенең VI сезоны җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Бүген Казандагы ИТ-паркта «Экология – һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенең VI сезоны җиңүчеләрен бүләкләделәр.

Тантанада Татарстан, Марий Эл һәм Чувашиядән килгән катнашучылар хөрмәтләнде. Татарстаннан 10 катнашучы икенче һәм өченче урыннарны алды.

Премия алты ел элек Росприроднадзор җитәкчесе Светлана Радионова тарафыннан гамәлгә куелган. Конкурс балаларда һәм яшьләрдә экологик культура тәрбияләүгә, әйләнә-тирә мохитне саклауга юнәлдерелгән проектларга ярдәм итүгә багышлана.

«Бүген без 280 гә якын кешене җыйдык. Алтынчы сезон нәтиҗәләре буенча безнең идарә буенча 130 эш авторы призлар ала», – дип хәбәр итте Россия Табигать күзәтчелегенең Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакиров.

Катнашучылар су һәм һаваны чистарту, калдыкларны эшкәртү, биологик төрлелекне саклау, экотуризм һәм экологик мәгърифәтчелек темаларына проектлар тәкъдим иткән. Эшләр 13 номинациядә бәяләнгән. Җиңүчеләргә кыйммәтле бүләкләр тапшырылган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading