16+

Ирем миңа чүплектән чәчәк бүләк итте!

Игьтибарыгызга укучыбыздан килгән хатны тәкьдим итәбез.

Ирем миңа чүплектән чәчәк бүләк итте!

Игьтибарыгызга укучыбыздан килгән хатны тәкьдим итәбез.

Аноним булсын әле. Көлиммы-елыйммы инде бу иремнең романтикасына! Эштән матур гына чәчәк бәйләме алып кайтты. Сөенеп, вазага суга утыртып куйдым. Ә иртән чүп чыгарырга чыккач, аптырап калдым: подъезд төбендәге чүп савытында нәкъ шушы чәчәкләрнең зур тартмасы белән ертылган кәгазьләре ята!

Баксаң, кемдер чыгарып ташлаган чәчәкләрне күтәреп алып кергән дә миңа бүләк итеп тоттырган бит! Үзеннән сорагач, бер дә оялмыйча: «Акча сакларга булдым, бушка яткан чәчәк әрәм булмасын, дидем», — дип тора.

Чүплектән чәчәк җыеп, хатынына бүләк итүче ирләрне кайдан табалар тагын?! Саранлыкмы бу, әллә романтикамени — белмим дә инде! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading