16+

Рәмзил Нигъмәтуллин: «Их, ялгыштым шунда өйләнеп...»

Сәхнә артындагы тормыш һәрвакыт кызыклы да, серле дә. Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Хәния Фәрхи кебек эстрада йолдызлары белән эшләгән Башкортстан егете Рәмзил үзенең иҗат юлы, гаиләсе һәм күңел яралары турында сөйләде.

Рәмзил Нигъмәтуллин: «Их, ялгыштым шунда өйләнеп...»

Сәхнә артындагы тормыш һәрвакыт кызыклы да, серле дә. Рафаэль һәм Динә Латыйповлар, Хәния Фәрхи кебек эстрада йолдызлары белән эшләгән Башкортстан егете Рәмзил үзенең иҗат юлы, гаиләсе һәм күңел яралары турында сөйләде.

Тормышның катлаулы борылышлары, ялгышлыклар һәм яңа максатлар турындагы әңгәмәне игътибарыгызга җиткерәбез.

«Зур булмаган команда туплап, гастрольләргә дә чыгарга иде»

— Рәмзил, әңгәмәбезне танышудан башлыйк: үзегез кайсы яклардан, кайда туып-үстегез?

— Тумышым белән Оренбург өлкәсеннән булсам да, беренче сыйныфны тәмамлагач, без гаиләбез белән Башкортстанга күчендек. Әти-әнием әле дә Көергәзе районының Яңа Мораптал авылында гомер итә. Туган нигеземә, әти-әни янына еш кунакка кайтам. Бүгенге көндә үзем Күмертау шәһәрендә яшим.

— Гаиләгез турында да бераз сөйләп китсәгез иде...

— Без гаиләдә дүрт бала үстек, мин — иң өлкәне. Миннән соң 1987 елгы сеңлем һәм 2002 елда туган игезәкләр (берсе — малай, берсе — кыз) бар. Бөтенебез дә дус-тату яшибез, еш аралашып торабыз. Иҗатка тартылуым исә каннан, туган туфрактан киләдер: әти гармунчы булса, әниемнең кулыннан мандолинасы төшмәде. Инде әти белән әни дә алтмыш яшьләрен үткәреп җибәрделәр, хәзер олыгаю ягына таба баралар инде. Шуңа күрә алар янына һәр кайтуым аеруча кадерле.

рәмзил. фото с архива

— Ә үзегез авылда яши алыр идегезме?

— Юктыр, хәзер авылдан киткәнемә егерме елдан артык вакыт узды. Мин шәһәр тормышына күнеккән кеше, һәрвакыт хәрәкәттә, хезмәттә булырга яратам. Ә авылга тынычлап ял итәргә, көч тупларга кайтырга була. Аннан соң әти-әнием дә авылда үзләре генә тормый бит. Сеңелләремнең икесе дә алар белән бер авылда яши. Энем махсус хәрби операциядә булып кайтты, ул — безнең гаиләбезнең горурлыгы.

— Татар эстрадасына кайсы елларда һәм ничек аяк бастыгыз?

— 2004 елда Казанга килеп, КазГУКИның (Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының) театр факультетына укырга кердем. Шул елларда ук таныласым, зур сәхнәләр яулыйсым килгән иде, тик тормыш без теләгәнчә генә бармый шул. Эстрадага исә 2007 елда Рафаэль һәм Динә Латыйповлар концертында алып баручы буларак килеп кердем.

— Латыйповлардан тыш, тагын кайсы җырчылар белән хезмәттәшлек иттегез?

— Иҗат юлымда татар сәхнәсенең күп кенә йолдызлары белән бергә эшләү бәхетенә ирештем. Алар арасында легендар Хәния апа Фәрхи, Халидә Бигичева, Әнвәр Нургалиев, Айгөл Сагынбаева, Бибисара Азаматова һәм башка бик күп артистлар бар.

— Хәзерге вакытта нинди яңа максатлар һәм планнар белән яшисез?

— Алга таба үземне аерым җырчы буларак танытасым килә. Башкаларның концертларында алып баручы гына булып йөреп, зур уңышка ирешү һәм танылу кыен. Шуңа күрә аерым, мөстәкыйль эшләргә ниятлим. Аннан соң җырчылар арасында эшләтеп тә, акча түләмәгәннәре булды... Үпкәләр юк түгел, исемләп кенә әйтмим. Шул сәбәпле, үз ирегем үземдә булсын дип, зур булмаган команда туплап, мөстәкыйль рәвештә гастрольләргә дә чыгарга иде, дигән уй бар. Хәзер исә нәкъ менә шул максаттан яхшы җырлар эзлим, репертуар туплыйм.

— Ай-һай, хәзерге заманда танылу җиңелләрдән түгел.

— Әлбәттә, тамашачы күңелен яулап алыр өчен еллар кирәк. Хәзер продюсерлар белән эшләрлек яшьтән чыктык инде, бу күбрәк 18–25 яшьтәге егет-кызларга туры килә. Ә миндә бары тик зур тәҗрибә, ныклы максат һәм чиксез теләк бар.

рәмзил. фото с архива

Үткән тормыш сабаклары һәм яңа бәхет

— Рәмзил, ә шәхси тормышыгыз ни хәлдә?

— 2014 елда беренче хатыным белән рәсми рәвештә аерылыштык. Ул безнең авылга балалар табибы булып эшкә кайткан иде. Таныштык та кавыштык. Ул вакытта мин Казанда танылып килүче алып баручы идем шул. Их, ялгыштым, ашыктым шул чакта... Гаилә коргач, Казанны калдырып, авылга кайтып яшәргә туры килде. Казанда калган булсам, бәлки, гомеремнең бу өлеше заяга үтмәс иде, карьера буенча да алга китәр идем, дим. Шул никахыбыздан Айваз исемле улыбыз туды. Бала белән һәрвакыт элемтәдә торабыз, тик ул бүгенге көндә әнисе белән Себердә яши. Аңа хәзер 14 яшь.

— Улыгызны сагынасыздыр инде. Кайчан соңгы тапкыр очраштыгыз?

— Сагындыра, бик нык сагындыра, әлбәттә. Ничек сагынмыйсың инде үз балаңны... Соңгы тапкыр улымны күрүемә инде дүрт ел вакыт узды. Себер якын ара түгел бит. Әмма улым әтисенең барын белеп үсә.

— Аерылышуга турыдан-туры нәрсә сәбәп булды һәм бу адымга беренче булып кем барырга җөрьәт итте?

— Судка гаризаны мин үзем яздым. Аралар суынуга хатынымның нигезсез көнләшүе, минем сәхнә кешесе буларак гастрольләргә йөрүемне яратмавы сәбәп булды. Ә минем иҗат утында кайныйсым, алга барасым килә иде. Аннан тыш, аерылышуыбызның тагын бер җитди һәм шомлы сәбәбе бар иде... Анысын сөйләргәме икән соң?!

— Башлагач, яшермичә, ахырына кадәр сөйлә инде, Рәмзил.

— 2013 елда мине кеше үтерүдә гаепләп кулга алдылар. Ул вакытта мин Халидә апа Бигичева төркемендә эшли идем һәм гаиләм янына бер атнага гына ялга кайткан идем. Бер мәлне өйгә полиция хезмәткәрләре килеп керде дә алып та киттеләр.

— Кемне үтерүдә гаепләделәр соң сезне?

— Бу коточкыч хәлләрдән соң инде ун елдан артык вакыт үтте, хәзер сөйләргә дә ярыйдыр. Безнең авылда бер таксистны үтергәннәр иде. Күрәсең, шик күләгәсе миңа төшкән. Әлбәттә, бу җинаятькә минем бернинди дә катнашым юк иде. Рәхмәт төшкере, полиция хезмәткәрләре дә, тикшерүчеләр дә эшне ашыгыч рәвештә ябарга тырышмады. Бөтенесен җентекләп тикшерделәр һәм минем гаепсез булуымны ачыклап, акладылар. Соңыннан чын үтерүчеләрне дә табып, закон нигезендә җаваплылыкка тарттылар.

— Аңламадым, бу хәл аерылышуыгызга ничек тәэсир итте соң?

— Ул таксистны хатынымның туганнары үтергән булып чыкты... Аерылыштык инде, үткәндә калды. Шулай да, ничек кенә булмасын, улыма һәрвакыт матди ярдәм итеп торам, үз бурычымны онытмыйм.

— Бүгенге көндә кабат өйләнергә уйламадыгызмы? Шәхси тормышыгыз ничек?

— Әйе, тормышымда яңа сәхифә ачылды, хатынымның исеме — Розалия. Без ике ел элек бергә яши башладык. Яшьләр хәзер нәрсә дип әйтә әле — «гражданский брак», ягъни рәсми теркәлмәгән никах белән торабыз. Розалия миңа иҗат юлымда теләктәшлек белдерә, концертларга да минем белән йөри.

рәмзил. фото с архива

— Ни өчен мөнәсәбәтләрегезне законлаштырырга, ЗАГСка барырга ашыкмыйсыз?

— Куркыта никтер... Халыкта «Суга пешкәч, сөткә дә өрәсең» дип юкка гына әйтмиләр бит. Беренче никахның ачы тәҗрибәсе барыбер саклыкка өйрәтә. Шулай да киләчәктә Розалия белән кабат бала сөяргә теләр идем, хатыным да моңа каршы түгел, Аллаһ боерса.

— Киләчәктә кабат Казанны яуларга, анда күченергә уйламыйсызмы?

— Әйе, андый зур теләк бар, өмет өзмим. Хатыным Розалия исә бүген үк Казанга күчәргә әзер. Бары тик финанс һәм торак мәсьәләләрен тулысынча хәл итәргә кирәк. Күчтең дә бетте түгел бит ул. Әлегә Башкортстанда алып баручы буларак танылдым, шөкер, чакырып торалар. Шулай ук артист дусларның кайберләренә концерт билетларын сатышырга булышам. Кыскасы, тик утырган юк, гел хәрәкәттә мин!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading