16+

Дусларымны сатам

Интернетта утырганда очраклы гына шундый игъланга тап булдым. Дуслар сатылмый дигән булалар бит, карап карыйк әле, мин әйтәм, бу җирбитне. Үзе калдырган ссылка аша аның социаль челтәрдәге битенә кердем. Исемен инглиз телендә куеп, анысын да әллә нинди билгеләр белән чуарлаган. Биш мең дусты бар моның. Эзләнә торгач, дусларын нинди максаттан...

Дусларымны сатам

Интернетта утырганда очраклы гына шундый игъланга тап булдым. Дуслар сатылмый дигән булалар бит, карап карыйк әле, мин әйтәм, бу җирбитне. Үзе калдырган ссылка аша аның социаль челтәрдәге битенә кердем. Исемен инглиз телендә куеп, анысын да әллә нинди билгеләр белән чуарлаган. Биш мең дусты бар моның. Эзләнә торгач, дусларын нинди максаттан...

Акчаң булса, дус табыла
Әлеге игъланнан соң мин интернеттан Казандагы иң сәер һәм кызыклы хезмәтләрне эзли башладым. Әлеге дә баягы дуслар темасы чираттагы игъланда да дәвам итә. Йөз сум акчаң булганчы, йөз дустың булсын дигән мәкаль дә актуаль түгел икән хәзер - күпмедер сум акча түләсәң, яңа дус та табыла. Ышанмаган кешегә игъланның эчтәлеге: «Берәр кеше белән вакытны кызыклы итеп үткәрәсе килгән чаклар була. Тик һәр кешенең үз эше, үз мәшәкате. Ә менә «бер сәгатькә дус» өенә дә, эшлекле очрашуга да ашыкмый. Ул бик рәхәтләнеп синең яныңа ашыга (акча түләсәләр, кем дә чабып барыр иде шул). Яки инде яраткан кешең ташлап киткәндер... Музейга барасың килсә, эрудицияле интеллектуальны сайлый аласың, спорт клубына барасың килсә, актив яшәү рәвеше алып баручыны тәкъдим итәбез...» Хезмәтләр 200 сумнан башлап. Аерым очраклар да булгалый, алары 4000 сумга кадәр җитә! Бер егет кеше дә шундый ук эчтәлектәге игълан калдырган. Үзе турында кыскача гына «Исемем Динар. 30 яшемдә, чибәр, гәүдә озынлыгы 178 см» дигән. «Очрашу урыны бары тик урамда, кафеда, кибеттә, институтта - нейтраль урында». Шалтыраттым мин моңа - бик ягымлы гына тавышлы егет.



- Тәк кенә урамда сөйләшеп йөрсәң дә, кафега кереп утырсаң да, 500-600 сум түлисең була. Озаклап утырсаң, бәясе дә күтәрелә. Алдан ук бәяне әйтеп куеп булмый. Кафега кергән очракта, мин үзем өчен, чакырган кеше үзе өчен түли. Кирәгем чыкса, шалтыратыгыз, - дип куйды трубкасын.

Акчаң булса, дус табыла ул дигәннәре шулдыр инде.

Машина таныклыгын алу өчен ашыгыч ярдәм чакырт
Чираттагы хезмәт - «фигуралы шууга өйрәтәм - 500 сум». Монысы хет юньле нәрсә тәкъдим итә. «Заказга камыр ашлары пешерәм». Өчпочмаклары 40 сум тора, гөбәдияләре 350 сум.

- Өчпочмакларны зур итеп пешерәбез, ите күп, хәләл. Гөбәдия дә авыл мичендә пешерелгән кебек, бик тәмле, - дип мактадылар миңа трубканың икенче башындагылар.

Тәк, тагын актарынам... «Иске фотоларны реставрациялим - 100 сумнан башлап», «Бер сәгатькә ир» - «җиңелчә көндәлек ремонт эшләрен башкарам, гардин, люстра эләм, ишеккә бик куям». Ирләр хәзер дефицит, диләр. Мондый эчтәлектәге игъланнарның күп булуы да шул статистиканы искә төшерде. «Машина алырга ярдәм итәм», «Теләсә нинди йозакны ачып бирәбез», «Агач утыртып бирәбез, бакчагыздагы агачларны карап-тәрбияләп торабыз», «Атта, понида, боланда йөртәбез», «Машинада йөрергә өйрәтәм - бер атнадан сез руль артына да утырачаксыз», «Бала карыйм, сәгате 150 сум», «Җыр бүләк итәбез»... Рамил дигән кешегә шалтыратып, моның ни-нәрсә икәнлеге белән кызыксындым.

- Берәр якын кешегезгә үзенчәлекле бүләк ясыйсыгыз килсә, дискка җырыгызны яздырып бүләк итегез. Җырларга яратучы дустыгызга җыр яздырту өчен сертификат бүләк итә аласыз. 1500 сумнан башлап.

Бездә җырларга яраталар инде, теге кем әйтмешли, 500 җырчы исемлеге артырга тора, «Җырларга өйрәтәм» дигән игъланнар күп очрый чөнки. «Саксофонда уйнарга өйрәтәм - 400 сум», «Фотогызга карап портретыгызны ясыйм - 500 сумнан», «Кулинария буенча мастер-класс - 3000 сум».

Яңа елга кадәр айдан артык вакыт калган булса да, Кыш бабай белән Кар кызы юлга чыкканнар да инде, бәяләренә килгәндә, декабрьнең ничәнче числосына һәм сәгатенә чакырылуларына карап, 1500 сумнан башлана. «Машина йөртү таныклыгын алу өчен ашыгыч ярдәм, 14500 сум», «Йорт хайваннарын юабыз, йоннарын, тырнакларын кисәбез», «Өегезне җыештырабыз», «Тәрәзәләрегезне юабыз», «Кунакларыгызны каршы алабыз, озатып куябыз - 250 сумнан башлап», «Покер буенча тренер. Онлайн - 1500, күрешеп 2000 сум», «Ашарга нәрсә пешерергә икәнлекне белмәсәгез, башыгызны катырмагыз, безгә генә шалтыратыгыз, бөтен кирәкле продуктларны юасын юып, чистартып, турап җибәрәбез. Кәрҗин эчендә әзерләнәсе ризыкның рецептын да куеп җибәрәбез. Сезгә аларны кәстрүлгә салып пешерәсе генә кала»...

Свидание урыны - күктә
«Свиданиеңне истә калырлык итеп уздырасың килсә, самолетта очарга чакыр». Бер сәгате - 15 мең, ярты сәгате 7500 сум тора.

- Болгар, Зөягә кадәр очабыз, пилот икенче штурвал урынына руль артына да утырта. Бер мәртәбә очкан кеше безгә тагын килә, алдан ук шалтыратыгыз, чөнки теләүчеләр бик күп, - дип кисәттеләр мине.

Очарга теләүчеләрегез булса, алар җомга, шимбә, якшәмбедә генә очалар.

«Ресторан йә кафеда мәҗлес үткәрүчеләр өчен залны шарлар белән бизибез». Шарлардан йөрәк ясату - 650 сум, ике йөрәк итсәгез - 1400 сум, шардан чәчәкләр ясау - 60-150 сум, шардан арка ясау - 405 сум. «Балалар бәйрәмнәре өчен аниматорлар». «Бәйрәмдә биткә рәсем төшерү балалар өчен - 100 сум, олылар өчен - 200 сум».

«Кияүгә чыгарга тәкъдим ясау - 4900 сумнан башлап». Каринаның әйтүе буенча, бер заказлары хәтта 150 мең сумга җиткән.

- Анда арендага вертолет та, квадроцикл да алып торырга туры килде, - ди ул. - Туган көннәр белән котлау, гафу үтенүләрне дә үз өстебезгә алабыз. Алары шулай ук 4900 сумнан башлап. Һәр кеше өчен сценарийлар төзибез. Бала тудыру йортыннан да бәйрәм ясап чыгарабыз, видеога, фотога төшерәбез, анысы 6990 сум.

7890 сумга йорт түбәсендә свидание дә оештыралар икән әле алар. Кемнең йорт түбәсе дип сораган идем, безнең үз түбәбез бар, диде. Тик менә язга кадәр көтеп торасы була, кышын андый хезмәтләр күрсәтелми ди. Дустыңны шаяртып көлкегә калдырасың килсә дә аларга мөрәҗәгать итә аласыз - шулай ук 4900 сумга. Тагын бер кызыклы хезмәт - фэн-шуй буенча профессиональ консультация. «Фэн-шуй тәгълиматы буенча, байлык һәм мәхәббәт җәлеп итә торган иң яхшы фатирны сайларга булышабыз, бизнес өчен уңышлы бина табарга ярдәм итәбез». Фатир сайлау - 3 мең сумга, фатирга җиһазларны дөрес итеп урнаштыру 8 мең сумга төшәчәк.



Акча янчыгың гына түзсен, өеңне дә җыештырып китәләр, бакчаңдагы агачларыңны да карап торалар, йорт хайваннарын да юып китерәләр, ашарга нәрсә пешерим дип тә баш ватарга кирәкми, свиданиегә кая чакырыйм дип тә булмаган фантазиягә ышанып утырасы түгел, шалтырат та вәссәлам. Сезнең акчага теләсә нинди капризыгызны да үтәячәкләр. Ә без, гадәттәгечә, компьютер артында утыруыбызны дәвам итик. Бөтен эшең дә шул компьютер аша барганда, урыныңнан кузгалырга да кирәкми икән бит...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading