16+

Эш көннәрендә 22 чакрым юлны җәяү үтә ул

Әле моңа урамнар озынлыгы өстәлмәгән. Бу бары авыл белән авыл арасы гына.

Эш көннәрендә 22 чакрым юлны җәяү үтә ул

Әле моңа урамнар озынлыгы өстәлмәгән. Бу бары авыл белән авыл арасы гына.

Әтнә районының Күәм авылы почтасына караган Әйшияз, Каенсар, Нуртәм авыллары халкына хезмәт күрсәтүче Гөлназ ханым Таһированың хат ташучы булып эшләвенә – 34 ел. Бу аның үз гомерендә өченче эш урыны.

– Әйшияз авылы кызы мин. Туган авылымда яшим дә. Мәктәптән соң сыйныфташларым шәһәргә кузгалды, ә мин мәдәният йортына эшкә барып кердем. Китмим, дидем. Хәер, әти белән әни дә кызуламады. Бөтен кеше дә укып, галим булмый, дигән сүзе бар иде әтинең. Ярый китмәгәнмен, бертуган апам да Әйшияз егетенә кияүгә чыгып, ике йорт аша гына күршедә яшәде. 57 яшендә яман шештән мәрхүм булды. Ападан соң балаларны да, җизнине дә ташламадык, авыр чакта та, күңелле көннәрдә дә без бергә, – ди Гөлназ апа.

Дүрт ел мәдәният мөдире булып эшләгән чорда ул авылдашы Назыйрга кияүгә дә чыга. Төп йорт килененә эләккән хезмәт сансыз: кайната-кайнаналалы тормыш күчәрен әйләндерә, кайткан кунакларны көйли, мунчасын яга, пешеренә, сыйлый, күчтәнәчен биреп озата – билең тураймас кебек. Әмма боларның берсен дә авырсынмый ул. Тиңе янәшәсендә, бәхет төенчекләре – улы белән кызы да матур гына үсеп, буй җиткезә.

– Каенатам белән – 11, ә каенанам белән 27 ел бергә яшәдек. Мин, акчасына кызыгып, бер ел сыер саудым бит әле. И, шул вакытта аптырадылар инде. Ватылма әле килен, дигән сүзне көн саен әйтте мәрхүмкәйләрем. Сүзләрен аяк астына салмадым, почтага күчтем, – ди әңгәмәдәшем. 

Ләкин һәр хезмәтнең үз авырлыгы. Фермада фураж-көрпәле капчыклар җилкәсеннән төшмәсә, биредә исә таш төялгәндәй, тән тиресен каезларлык авыр сумка баулары эленә.

– Элек бик күп укый иде халык. Йорт саен, ким дигәндә, өч-дүрт газета-журнал яздыралар, хәтта 12шәрне алучылар бар иде. Кимеде кимүен, ләкин укымыйлар дип әйтә алмыйм. Җомга саен 160ар экземпляр газета килеп төшә. Өч авылга! Хәзер бит авыллар да бушап бара, әле шуның кадәр укучы бар икән, халыкны битараф дип тә әйтеп булмый, – ди хат ташучы.

Монысы инде, халыкның кызыксынучанлыгы һәм укырга яратуыннан тыш, Гөлназ ханым куйган хезмәтнең дә берникадәр нәтиҗәсе. Ни дисәң дә, хат ташучы күбесен йә кыстап, йә “кодалап” җибәрә. Аның хакына дип кенә язылучылар да юк түгел.

– Халык бүген акчасын кысыбрак тотарга тырыша. Укырга яратканын беләм бит. Язылганда ялындыра да, язылмаса, ярты ел буе мине газета сорап тинтерәтә. Берәү булса да артык калмыймы, сатып алыр иде, имеш. Кайсысын әрләп диярлек яздырам да, газета китергән саен рәхмәт укыйлар әнә, – ди ул.
Заманына күрә халкыбызның ихтыяҗы да төрлечәрәк. Әмма китап укып үскән буынның бүген дә вакытлы матбугаттан аерылыр исәбе юк югын. “Шәһри Казан” газетасына язылучылар да аның участогында 46 данәгә җиткән. Әле бу беренче яртылыкка ташламалы бәядән язылучылар саны гына. Ә бит язылу кампаниесе дәвам итә!

– Элек гел җәяү йөри идек, хәзер өйдәгеләр ярдәм итә, – ди ул. – Һәр йортта килгәнемне көтеп торалар, пенсиясе, субсидиясе, язылгач газетын да вакытында укыйсылары килә. Әле бит товар да төяп барам, берсе дә каршы сүз әйтми, сатып алалар. Капка төбенә кадәр күтәренеп килгән кешене кызганмаслыкмы? Хезмәт хакымнан зарланмыйм, кайвакыт 11 мең сум белән генә дә калам, кайчакларда 15 мең булып китә, төрлечә. Хезмәт ставкасы – 0,8 генә бит. Тулы булсамы!

Ләкин мине ул үткән юл озынлыгы гаҗәпләндерә. Әйшияздан Күәмгә – 6, Күәмнән Нуртәмгә – 9, Нуртәмнән Каенсарга – 5, ә Каенсардан Әйшиязга 2 чакрым юл сузылган. Менә аның эш маршруты. Монда әле урамнар озынлыгы кушылмаган. Берәү булса хәлдән таеп, кайтып егылыр иде, ә ул әнә үз эшендә эшлим дип, җан талаша. Егәр үзендә! Хәер, халык холкын көйләп, кар-бураннар ерып, елак яңгырларга түзеп, Гөлназ ханым кебек фанатлар гына эшли дә почта хезмәтендә. Сокланабыз, уңышлар телибез үзенә!

 
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading