16+

«Илебезгә тынычлык телик. Бер йодрык сыман булып яшик»

Буа районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.

«Илебезгә тынычлык телик. Бер йодрык сыман булып яшик»

Буа районы халкы да берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбызга төрле яклап ярдәм күрсәтә.

Кышын җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләгәннәр, маскировкалау челтәрләре үргәннәр, окоп шәмнәре ясаганнар, токмач, төрле тәм-том әзерләп җибәргәннәр. Ярдәм махсус штабка тупланып, даими рәвештә хәрбиләргә озатылып тора.

Кайчан гына булмасын, мобилизацияләнгән егетләргә ярдәм җыеп озату эшенә дәррәү кушыла буалылар. Шундый изге эшнең башлангычында торучы активистларның берсе – Гүзәл Җәббарова. Октябрь аенда энесе Илгам Рәхимов мобилизацияләнгәннән бирле хәрбиләребезнең нәрсәгә мохтаҗ булуы турында хәбәрдар ул.

— Буа район үзәгендә ирем Илнар, өч балам белән яшибез, - ди Гүзәл. - Иптәшем шәхси эшмәкәр, йөк ташу белән шөгыльләнә. Дусты Айдар, шулай ук йөк ташу белән шөгыльләнүче эшмәкәр башка КаМАЗчылар белән берлектә ярдәм җыябыз. Әмма эшне нидән башларга белмибез, дип ирем белән киңәшләшкән. 26 октябрьдә Буадан Луганск ягына беренче агым белән 80 кеше киткән иде. Аларның ихтыяҗларын белер өчен күпмедер мәгълүмат тупларга да кирәк бит. Социаль челтәрдә “Буа мобилизованныйлары туганнары” дигән төркем бар. Шунда белдерү яздык. Кем нәрсәгә мохтаҗ, янәсе. Җавап итеп безгә 30 кеше язды. Җыелган 120 меңгә 30 кешегә кышкы кием, төрле кирәк-ярак сатып алдык. Әмма аларны саклар өчен урын кирәк. Аннан склад эзли башладык. Мин урманчылык хуҗалыгында хезмәт куям, бәргәләнүемне күреп директорыбыз оешманың бер бүлмәсен безгә бирде. 

Буа егетләренең һәрберсенең адресын, исемен язып, исемле посылкаларга ябыштырып чыга волонтерлар. Җыелган ярдәмне хәрбиләребезгә илтеп җиткерү өчен “Газель” машинасы да табалар. Башка районнар белән элемтәгә керәләр.

— Волонтер булу – ул, беренче чиратта, зур җаваплылык. Район халкының гына түгел, алгы сызыктагы егетләребезнең ышанычын акларга кирәк. Хәрбиләребезнең берсе дә онытылырга тиеш түгел. Хезмәт итүче егетләрнең кием, аяк үлчәмнәренә чаклы беләм. Аларның һәрберсе мөһим, - ди Гүзәл.
Яу кырында илебез иминлеге өчен көрәшкән егетләргә, азык-төлек һәм кием-салымнан алып, махсус җиһазларга кадәр озатыла. Окоптан сәгатьләр буена чыкмаган яугирләр өчен күңел җылысы салып азык-төлекнең никадәр кирәк булуын әйтеп торасы юк.

— Социаль челтәрдә хәрбиләребезнең туганнары белән тыгыз элемтәдә. Һәр авылның ватсапта үз чаты бар. Теге яки бу башлангычны тәкъдим итү белән аны тарафдарларыбыз шунда ук күтәреп ала. Беркем читтә калмый: кем күпме бирә ала, көченә карап, үз өлешен кертә. Кемдер токмач кисә, икенчеләре, чәкчәк, тәм-томнар. Күңел җылысын биреп пешерелгән һәр ризык кадерле, кирәкле егетләргә. Якташларыбыз мондый ярдәмгә бик сөенә, энем Илгам рәхмәтләр укып видео җибәреп тора, – ди Буа волонтеры.

Һәр эшне догадан башлап җибәрергә күнеккән безнең халык. Егетләребез исән-имин әйләнеп кайтсын, илебездә тынычлык, иминлек урнашсын, дип, мәчетләрдә җомга намазы укыла. 

— Энем Илһам өйләнмәгән әле, - ди Гүзәл. - Сирәк булса да аралашып торабыз. Апрель ае ахырында ялда булды. Ул авылга кайтып киткәч кенә ике хәрби дусты Арча районы, Иске һәм Яңа Кишет авылы егетләре Фирдүс Гарипов белән Алмаз Сәлахиев һәлак булды. Туганлашып беткән идек. Бик авыр кичерде моны энем. Хәзер дә авыр, әмма түзәргә кирәк.

Гүзәлнең тормыш иптәше Илнар да берничә тапкыр Луганск, Донецк якларында хезмәт иткән егетләребезгә ярдәм илтеп кайткан. Егетләребез белән күрешкән.

— Безне куәтләгән һәркемгә рәхмәт. Сер түгел, яңалыклардан арыды кеше. Әмма бердәмлектә көч. Илебезгә тынычлык телик. Бер йодрык сыман булып яшик, - дигән теләктә Гүзәл. 

Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading