16+

Яшь мөгаллимнәр өчен өр-яңа бәйге

Югары уку йортлары укытучылары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» дигән икенче республика конкурсының гаризалар бирү кампаниясе дәвам итә.

Югары уку йортлары укытучылары арасында «Елның иң яхшы яшь укытучысы» дигән икенче республика конкурсының гаризалар бирү кампаниясе дәвам итә.

Яшь белгечләрнең үз-үзен тәкъдим итү өчен тагын ике атналары бар. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, бәйгенең эксперт комиссиясе рәисе Альберт Гыйльметдинов бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска өнди. Җиңүчеләргә саллы бүләкләр һәм республиканың Кадрлар резервына юл әзерләнгән.

Конкурста Татарстан югары уку йортларының 35 яшькә кадәрге, эш стажлары 2 елдан да ким булмаган  һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлегендә казанышлары булган укытучылар катнаша ала. Быел ул икенче тапкыр оештырыла. Узганында 150гә якын гариза алынган, 15 финалистның берсе дә бүләксез калмаган. 

Быел гариза бирүчеләр саны шулай ук саллы булырга охшап тора. Инде бүгенгә 100дән артык заявка килгән. Катнашучылар үз-үзе турында иҗади видео яздырырга, кейслар чишәргә, шулай ук үз предметы турында 20 минутлык фәнни-популяр лекция укырга тиеш булачак. Финалга узучылар ассессментта (эшлекле уеннар, команда һәм төркемле биремнәр) катнашачак. Моның нәтиҗәсендә алар үзләренең потенциалы турында күбрәк белә, күнекмәләрен һәм сәләтләрен тикшерә алачак.

Конкурс этаплары нәтиҗәләре буенча җиңү яулаучыларны түбәндәге бүләкләр көтә:
•    I урын - 500 мең сум;
•    II урын - 350 мең сум;
•    III урын - 250 мең сум.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading