16+

Татарстан җитәкчелеге Ринат Таҗетдинов вафаты уңаеннан кайгы уртаклашты

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды.

Татарстан Республикасы җәмәгатьчелеге авыр югалтуга дучар булды.

Күренекле театр һәм җәмәгать эшлеклесе, Россия Федерациясе һәм ТАССРның халык артисты, Россиянең «Алтын битлек»  театр премиясе лауреаты Таҗетдинов Ринат Арифҗан улы  каты авырудан соң 16 октябрьдә 87 нче яшендә арабыздан мәңгегә китте.

Ринат Таҗетдинов 1938 елның 1 гыйнварында ТАССРның Чүпрәле районы Кече Чынлы авылында туган. 1961 елда Мәскәүнең Щепкин исемендәге Югары театр училищесын тәмамлаганнан соң Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры труппасына кабул ителеп, 60 елдан артыграк шунда хезмәт куйды.

Профессиональ сәхнәдәге беренче хезмәтләре театрга гаять талантлы, үзенчәлекле артист килүен күрсәтә. Сөйкемлелеге һәм темпераменты аны тарихи, социаль, лирик жанрларда төп геройга әйләндерә.

Ринат Таҗетдинов сәнгатькә тугрылыклы хезмәт итүнең ачык үрнәге, татар  театрының иң популяр һәм данлыклы артистларыннан берсе булды. Гаять үзенчәлекле  зур таланты, еллар узган саен арта гына барган иҗади көче аңа дөнья, рус һәм татар классикасы спектакльләрендә, шулай ук заманча драматургия әсәрләрендә 100дән артыграк төрле рольләр тудыру мөмкинлеге бирде. Аның кешелеклелек, фидакарьлек белән сугарылган образлары төрле буын тамашачылары хәтеренә уелып калды.

Ринат Арифҗан улы 1967 елда  «Гүзәлем Әсәл» спектаклендә Ильяс ролен башкарган өчен республиканың Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Карандышев («Бирнәсез кыз») һәм Муса Җәлил («Моңлы бер җыр») образлары иҗатында иң биек ноктага әйләнә. Бу образларны тудырган өчен актер 1986 елда СССР Дәүләт премиясе белән бүләкләнә.

Ринат Таҗетдинов, кешеләрнең проблемаларына битараф кала алмаган шәхес буларак, республиканың иҗтимагый тормышында да актив катнашты. 1989–2011 елларда Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге рәисе булып торды.

Ринат Таҗетдиновның күпкырлы нәтиҗәле эшчәнлеге югары дәрәҗәдәге бүләкләр белән билгеләнде. Алар арасында – «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен», «Дуслык», «Дружба» орденнары, «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлар өчен» ордены медале, «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә», «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы оештырылуга 100 ел» медальләре. Ул шулай ук Марсель Сәлимҗанов исемендәге Республика премиясе лауреаты булды.

Ринат Таҗетдинов, тамашачылар арасында зур мәхәббәт казанып, гомеренең соңгы көннәренә кадәр үз эшенә тугрылыклы булып калды. Күренекле сәхнә остасының күпкырлы иҗаты, гомуммилли казанышка әйләнеп, татар театры сәнгатендә кабатланмас эз калдырды.

Сөекле актер һәм талантлы кешенең якты истәлеге күңелләребездә мәңгегә сакланыр.

Р.Н. Миңнеханов, М.Ш. Шәймиев, Ф.Х. Мөхәммәтшин, А.В. Песошин, Ә.Ә. Сәфәров, М.Г. Әхмәтов, И.Р. Метшин, И.Х. Әюпова, М.Р. Гафаров, Ф.Р. Бикчәнтәев

Язмага реакция белдерегез

0

0

3

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading