Ел саен җәйләрен 12 шәр атынгычтан тыш, үзе әйтмешли “вак-төяге” – мангал, кышкы көрәкләр, тимер мичләрне дә шактый ясый ул.
Әле гозерләнгән кешеләргә барып, коймалар да тотып бирә.
“Берсенә дә сыймадым”
Хәтта электр чыбыклары да алмаштыра, счетчикларга кадәр урнаштыра. Эштән иренмәүче 55 яшьлек Тәлгать Молдабаевның белмәгән эше юк бугай. Тимердән төймә коярга кушсаң, иманым камил, төймәнең күзләренә кадәр бизәкле итәчәк. Район үзәгенә терәлеп торган Зур Кукмара авылында яшәүче останың йорт җире төзек, хуҗалыгы иркен.
– Әби белән үстем мин. Ирләр эшенә дә мине ул өйрәтте. Мировой иде мәрхүмә. Яшәр өчен җан талашты: утынны үзе ярды, мич чыгара, калай бөгә иде, авылда беренче хатын-кыз тракторист! Әле дә бик сагынам әбине. Әти белән әни миңа 4 ай чакта аерылышканнар. Әнине комсомол путевкасы белән Казахстанга җибәргәннәр. Джамбул шәһәрендә туган мин. Әти белән ник бозылышканнардыр, белмим, әни хат язгач, әби килеп мине алып кайтып киткән. Әтине үз гомеремдә 3 кенә мәртәбә күрдем. Язмыш күпләр белән шулай шаяра, әти белән әнинең берсенә дә сыймадым, – ди Тәлгать әфәнде.
Гыйбрәтле язмыш иясенә әби тәрбиясе күпне бирә. Җитәр-җитәс тормыш та барлыкның кадерен белергә өйрәтә.
– Мәктәптән соң Янил авылындагы 78 нче СПТУга укырга киттем. Минем өчен иң уңайлысы шул иде: ашаталар, баштан-аяк киендерәләр, 10 сум стипендия түлиләр, торырга тулай торагы бар. Әби 23 сум пенсия ала иде, шул акчаны болай да тартты, сузды, дигәндәй. Тормышка тотсынмы, түләүләргәме, мине киендерә алмады инде, ничек җиткерсен. Укырга да яраттым, төгәл фәннәрне су урынына эчә идем, тик унберенче сыйныфка барыр өчен кәчтүм-чалбар алырга әбинең рәте юк иде. Аннан – армия. Кайткач, бер елдан өйләндем. Көзен килен төшердек, язга йорт салырга керештек. Дөбер-шатыр өй салып ятканда Диләрә кызыбыз туды. 1991 ел, сәвит елларының соңгы буыны булып туган бик акыллы бала ул. Кияүдә, ике бала үстерәләр, Әлмәт шәһәрендә яшиләр, – ди әңгәмәдәшем.
Тәлгать әфәнденең хәләле дә үзенә пар килгән, кул остасы, бер дигән бакчачы. Йорт тирәсен тутырып тере чәчәкләр үстерсә, өйләрендә исә ясалма гөлләрнең нинди генә юк – барысы да Гөлсинә ханымның кул эшләре.
“15 ел хезмәт итсен”
Күңелдә кытыкланган сорауны да бирмичә булдыра алмадым. Әнисенә үпкәләмәде икән? Аның да әни назын тоеп үсәсе килгәндер...
– Әни мин сигезенче сыйныфта укыганда кияүгә чыккан иде, алар әти белән икесе дә сыңар яшәделәр. 2002 елны ул 55 яшендә үлеп тә китте. Үз бүлмәсендә, җылы ятагында. Алып кайтып җирләдем. Әнинең кырыгы көнне 88 яшендә әбине дә озаттык. Ул 3 кенә ай урын өстендә ятты. Рәхмәт, хатыным хәсиятләп карады. Әнине җирләү мәшәкатен дә икәү күтәрдек, бик тәртипле ханым ул, намазда, – ди Тәлгать әфәнде.
Аллаһы аларга тагын бер сынау биргән – Дамир исемле уллары Дауна синдромы белән туган. Кояш баласы диләр андыйларны. Риясызлар, гөнаһсызлар, бар дөньясына елмаеп яшәүче җаннар.
– Беренче ишетүе авыр булды, ләкин нишлисең, үзебезнең каннан яралган җан. Сынатмадык, яратып үстердек. Хәзер дә ул дип яшибез. 18 яшь үзенә, егет!.. – ди әңгәмәдәшем.
Ә тимер эшенә аны сигезенче сыйныфтан ук керешә дисәм дә ялгышмам. Язгы каникулда тимерчелеккә эшкә бара. Ярдәмче сыйфатында, авырдан гына сөйрәлгән тормышларына әзме-күпме ярдәм итәсе килеп. Тимергә йөгән кидерергә шул вакытта өйрәнә.
– Үземнән ике генә яшькә олырак дустым эшли иде. Аннан колхозга эшкә кайткач та, техника ватылмыйча тормый, тимерчелеккә йөгереп кергәч: “Күрсәттем, беләсең, үзең кыйнаштыргала”, – ди иде. Элек бит кирәкле запчастьларны тимерчелектә үзебез ясадык, токарьга биреп шомарттырдык, үлчәменә туры китерттердек, – дип искә ала Тәлгать әфәнде.
Соңгы эш урыны – эчке эшләр бүлегенең сак хезмәте. Лаеклы ялга чыккач, тик тора белмәгән ир үзе өчен генә атынгыч ясап куя.
– Туганнар, күршеләр күрде дә, яса да, яса, диләр. Шуннан китте инде. Эретеп ябышту эшен дә белгәч, тимердән нәрсә кирәк шуны әвәлим. Бик яхшы дустым бар минем, инженер. Аның белән тимер бөгә торган җайланмаларны да икәү ясадык, ул да бик булдыклы егет. Авыл кешесе арзанрак бәяле атынгычларга кызыга. Юка тимердән эшләнгәннәр 2-3 елга гына җитә бит. Аңлатам, кыйммәтрәк булсын, 15 ел хезмәт итсен, дим. Ул очракта останың да дәрәҗәсе төшми, үзләренең дә кәефләре китми. Акчаны күп эшлидер димәгез. Капка төпләренә кадәр илтеп биргән өчен 1 000 сумны үзем түлим, йөк машинам юк. Кибеттән алып кайткан чималны утырып исәплим дә, шуңа 30 процент өстим, шул минем эш хакы, – ди ул.
Халык эшләп арыган күрәсең, соңгы елларда гел атынгычлар ясаталар, дип аңлата әңгәмәдәшем. Күләм артыннан кумый ул, акча дип фанатланмый. Ләкин күңеле теләгәннән мавыккан эшенең йортка өстәмә керем бирүе, Тукай әйтмешли, бик тә кирәкле шәйдер.
Комментарийлар