16+

Шамаилләр, итләр, итекләр, Нурлаттан әле концерт та...

“Казан” агросәнәгать паркының ишегалды мәйданында бу шимбәдә Саба районы агрохуҗалыклары һәм кооперативлары, Балтач һәм Нурлат районнары җирле үзидарәләре, шулай ук республиканың агропредприятиеләре сәүдә гөрләтте.

Шамаилләр, итләр, итекләр, Нурлаттан әле концерт та...

“Казан” агросәнәгать паркының ишегалды мәйданында бу шимбәдә Саба районы агрохуҗалыклары һәм кооперативлары, Балтач һәм Нурлат районнары җирле үзидарәләре, шулай ук республиканың агропредприятиеләре сәүдә гөрләтте.

Җырлар тыңлый-тыңлый ашамлыклар һәм көнкүреш товарлары сайларга була.
- Шәһәр һәм район үзешчән артистлары катнашында концерт программасы әзерләп килдек, - ди Нурлат районы мәдәният идарәсенең бүлек җитәкчесе Рәзилә Әхмәдиева.

Саба районының сәүдә рәтләре һәрвакыттагыча югары дәрәҗәдә. Монда урманчылык һәм авыл хуҗалыгы продукциясе мулдан.
- Урта Саба авылындагы терлек сую-эшкәртү цехында итләр ваклап һәм иттарткычтан чыгарылып, кечкенә савытларга тутырыла. Суткычка урнаштырырга җайлы, шунлыктан казанлылар бик теләп сатып ала. Салкыннан туңарга вакыт юк, тирләп-пешеп эшлибез, - ди сатучы Зөлфия Әхмәтжанова.

Балтач районының Борбаш авылы сәүдә чатырындагы агачтан кисеп ясалган шамаилләр һәм термометрлар игътибарны җәлеп итте.
- Кул эшләре осталары Рәшит Хәйретдинов белән Азат Сәфәргалиев шулай йорт җиһазлары һәм сувенирлар ясый. Борбашта 230 хуҗалык, 150 йорттагы гаилә сыер асрый, бакчачылык белән шөгыльләнә. Үзем дә хәләл җефетем Гөлназ белән кош-корт асрыйбыз, яшелчәләр үстерәбез. Ярминкәләргә авыл халкы җитештергән продукцияне алып киләбез, - ди Борбаш авыл җирлеге үзидарәсе башлыгы Равил Галимуллин.

Реклама

Төрле рәвешләрдә басылган итекләр һәм башмаклар, әлбәттә, Кукмарадан.
- Безнең төбәктә Купка авылы итек басу белән дан тота. Зур Сәрдек авылында да элеккерәк елларда 100 оста бар иде, хәзер итек басучылар 3-4 кеше генә калды. Яшьләр итек басу белән кызыксынмый шул, - ди Зур Сәрдек авылыннан Ильяс Зәкиуллин.

“Казан” агросәнәгать паркындагы ярминкәдәге бәяләр:

Сыер ите - 460-600 сум,
Бәрәңге - 16-18 сум,
Кәбестә - 16 сум,
Кишер - 25 сум,
Суган - 22 сум,
Чөгендер - 16 сум,
Кабак - 25-35 сум,
Сөт (литры) - 45 сум.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading