16+

Алексей Песошин Казанның Арча зиратында совет солдатлары монументларына чәчәкләр куйды

9 май иртәсенең 8:00 сәгатеннән Арча зиратында совет сугышчыларының «Җиңүче-солдат» һәм «Кайгылы солдат» монументларына чәчәкләр кую тантанасы узды.

9 май иртәсенең 8:00 сәгатеннән Арча зиратында совет сугышчыларының «Җиңүче-солдат» һәм «Кайгылы солдат» монументларына чәчәкләр кую тантанасы узды.

Тантаналы чарада Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Тантана зиратның көнчыгыш өлешендә узды. Анда Казанның төрле эвакуация госпитальләрендә вафат булган сугышчылар, шулай ук 1941-1945 елларда Казан гарнизоны һәм шәһәрдә дислокацияләнгән башка хәрби частьләр хәрбиләре җирләнгән.

Тантанада катнашучылар почет каравылы артыннан һәйкәлгә чәчәкләр куйды, һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алды. Аннан соң һавага өч тапкыр залп ясалды һәм ак күгәрченнәр җибәрелде.

«Татарстанның һәр районында, шәһәрендә, торак пунктында ул коточкыч сугыштан әйләнеп кайтмаганнарны искә алалар. Җиңү көне – илебездәге иң зур бәйрәм. Ул вакыйгалар кагылмаган бер генә гаилә дә юк. Бүген бу – илебез өчен шатлык, әйләнеп кайтмаганнарны искә алу көне, һәм дөньяда безгә тормыш кагыйдәләрен бәйләргә тырышучыларга үгет. Без – бөек ил һәм халкыбыз сайлаганча яшәячәкбез», - диде РФ Дәүләт Думасының ТР депутаты Айрат Фәррахов. Ул да тантанада катнашты.

Иртәдән үк Казан халкы Бөек Ватан сугышында һәлак булган совет сугышчыларын искә алу өчен Арча зиратына килә башлады.

«Мин 1943 елда вафат булган әтием истәлегенә чәчәкләр салдым. Ул Сумская өлкәсенең Вязовая авылында туганнар каберлегендә җирләнгән», - дип сөйләде Тамара Герасимова монументка чәчәк бәйләме куйганнан соң.

Алексей Песошин Казанның Арча зиратында совет солдатлары монументларына чәчәкләр куйды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading