16+

Җиңү көне тынычлык һәм иреклек бәясен искә төшерә, дип белдерде Кадыров

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үзенең Telegram-каналында Җиңү көне тынычлык һәм иреклек бәясен искә төшерә дип белдерде.

Чечня башлыгы Рамзан Кадыров үзенең Telegram-каналында Җиңү көне тынычлык һәм иреклек бәясен искә төшерә дип белдерде.

"Җиңү Көне... безгә тынычлык һәм bрекнең бәясен искә төшерә, алар өчен көрәшергә һәм якларга кирәк. Бүген безнең батыр сугышчыларыбыз Россиянең көнбатыш чикләрендә әтиләренең һәм бабаларының изге эшен дәвам итәләр, милләтчелек үсентеләрен юк итәләр. Һичшиксез, бу көрәштә җиңү безнең якта булачак!" дип язган Кадыйров.
Ул совет сугышчыларының һәм тыл хезмәтчәннәренең батырлыгы фидакарьлек һәм чын патриотизмның ачык үрнәге булып тора дип өстәде. "Бу истәлекле көнне без Бөек Ватан сугышы ветераннарын хөрмәтлибез, алар Җиңүнең Кызыл Байрагын Берлинга кадәр алып бардылар, батырларча һәлак булган солдатларны искә төшерәбез, алар безгә озак еллар тынычлык бүләк иттеләр. Үз гомерләрен Җиңү бәрабәренә салганнарның истәлеге безнең йөрәкләрдә мәңгегә калачак", — дип билгеләп үткән республика башлыгы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading