— Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төгәл кеше, аннан болай гына акча алып булмый. Татар әдәбиятына, матбугатына караган лаеклы проект уйлап табарга, шуннан соң гына Татарстан Рәисенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Татар матбугатына булышырлык иганәчеләр клублары да оештырып булыр иде. Сайтларның эшчәнлеге мөһим. Кырым Республикасының татар телеканалы актив. Якутлар да актив, алар инде үз телләрендә мультфильмнар да ясыйлар. Мин татар газетасы соңгы татар калганчыга кадәр чыгарга тиеш, дип саныйм,-диде Илшат Әминов.
“Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков та халык белән эшләүнең әһәмиятен ассызыклады. — Әби-бабаларыбыз әле газета укый. Киләчәк турында уйласак, безгә балалар белән актив эшләү зарур. Тормыш тагын 10 елдан бүгенге балалар кулына күчә. Балалар татарча белмәсә, без нәрсәгә? Кеше аралашуга сусаган, халык белән очрашулар үткәрү, интернет мөмкинлекләрен нәтиҗәле файдалану кирәк. “Без бергә” газетасы Россия буенча 60 мең тираж белән таратыла, “кесә” китаплары чыгарабыз. Россия төбәкләре белән онлайн-семинарлар үктәрә башлаячакбыз,-диде Шамил Садыйков.
Очрашуга йомгак ясап, Айдар Сәлимгәрәев:”Кагәзьдәге газета ул тансык та һәм тәэсирле дә”, - дип, татар матбугатын һәм әдәбиятын саклауда җаваплылык тоеп хезмәт итәргә чакырды.
“Татарстан – Яңа Гасыр” телекомпаниясе һәм Кырым Республикасы татар телевидениесе белән үзара хезмәттәшлек килешүе имзаланды.
Комментарийлар