16+

Этләр талаган 9 яшьлек кызчык вафат булган

Бу хакта Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итә.

Бу хакта Яшел Үзән район башлыгы Михаил Афанасьев хәбәр итә.

Фаҗигале хәбәр: бүген Варвара Блохина бу дөньядан китте. Табиблар мөмкин булганның барысын да эшләделәр, ләкин, кызганычка каршы, җәрәхәтләр тормыш белән ярашмаган. 

Бу фаҗига барыбыз өчен дә шок булды...бала югалтудан да зур кайгы юк. Без һәлак булган кызның туганнарының кайгысын уртаклашабыз.
Килеп чыккан факт буенча тикшерү эшләре дәвам итә.

Бу коточкыч фаҗига 28 ноябрь көнне Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә килеп чыккан иде. Кыз бала автобус тукталышыннан үзе генә өенә кайтканда - аңа 11 эт ташлана. Соңрак бу тирәдән узып баручылар - аңын җуйган баланы күреп алган. Этләр аны берничә җирдән тешләгән. Кызга операция ясап, аны ЭКМО аппаратына тоташтырганнар. Ул - йөрәк һәм үпкә эшен җиңеләйтә. Бу балага ташланган этләрне - бистәдә яшәүче кайбер кешеләр ашата иде, дип сөйләгәннәр.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading