16+

Әтнәдә булган хәлдән соң да сабак ала белмиләр

Хәтерләсәгез, 2023 елда Әтнә районының тәүлегенә 60 тонна сөт алган «Тукай» хуҗалыгында иң куркыныч йогышлы чирләрнең берсе булган бруцеллез чыгып, 5 мең баштан артык терлек юк ителде. Әмма нишләптер бу хәлдән гыйбрәт ала белмиләр.

Әтнәдә булган хәлдән соң да сабак ала белмиләр

Хәтерләсәгез, 2023 елда Әтнә районының тәүлегенә 60 тонна сөт алган «Тукай» хуҗалыгында иң куркыныч йогышлы чирләрнең берсе булган бруцеллез чыгып, 5 мең баштан артык терлек юк ителде. Әмма нишләптер бу хәлдән гыйбрәт ала белмиләр.

Быел ветеринарлар Ульяновск өлкәсендәге хуҗалыктан «Кушар» предприятиесенә ветеринария таныклыгы булмаган таналар кайтартылуын ачыклаган. Шулай ук юл-патруль хезмәте постында Актаныш районыннан Кукмара районына да тиешле белешмәләрсез генә терлек ташу очрагы билгеле булган. Кукмара районының республикада сөт җитештерү буенча беренче урында торуын, һәм тәүлеккә 500 тоннадан артык сөт савылуын истә тотканда, берәр чир чыгып, районга күпме икътиисади зыян киләчәген чамалавы кыен түгел.  

Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин журналистларга шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, республикада 500 баштан артык терлек тотучы 243 терлекчелек предприятиесенең 22 проценты гына биологик куркынычлардан сакланган. 50 проценты - өлешчә генә.

- "Юл карталары" нигезендә күп кенә предприятиеләр быелның 1 ноябренә кадәр моны эшләргә тиеш иде, өлгермәделәр, шул сәбәпле, сроклары киләсе елга күчерелде. Инфекцияләр керү куркынычы булу сәбәпле, терлек хуҗаларына биологик иминлекне тәэмин итү мөһимлеге турында исләренә төшерәбез, барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм хуҗалыклары ябык режимда эшләргә тиеш, - диде спикер.

Ул шулай ук башка төбәкләрдән терлекләр һәм кош-корт кертү Баш ветеринария идарәсе белән килештереп кенә башкарылырга тиешлеген дә искәртте. Кертелгән терлекләргә ветеринария таныклыгы булырга тиеш. Хайваннар гомуми көтүгә эләккәнче, аларны мәҗбүри карантинда тотарга кирәк.

Республикада котыру чиренә каршы да профилактика эшләре алып барыла.   “Биоресурслар комитеты белән ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында төлкеләрнең санын контрольдә тоту буенча чаралар гамәлгә ашырыла, алар котыру авыруының төп табигый резервуары булып тора. Республикада лимит буенча төлкеләрнең саны ел саен 10 мең башка һәм аннан да күбрәккә киметелергә тиеш. Атна саен районнардан мәгълүмат алып торабыз. Бүгенге көнгә 6765 баш төлке атылган, бу еллык планның 68 проценты гына. Төлкеләрнең санын көйләүне көчәйтергә кирәк. Торак пунктларда алар бик күбәйде”, - диде Габделхак Мотыйгуллин.

Республиканың ветеринария хезмәте тарафыннан авыруларны профилактикалау максатында күп эш башкарыла. Еллык эпизоотиягә каршы чаралар планын үтәү күрсәткечләре дә зур. Дәүләт һәм җитештерү ветеринария хезмәтләре белгечләре тарафыннан 450 миллионнан артык профилактик вакцинация, 6,5 миллионнан артык диагностик тикшеренү үткәрелгән.

Ел башыннан стационар постларда хезмәткәрләр тарафыннан 5 меңнән артык автотранспорт каралган. Ветеринария законнары таләпләрен бозуның 113 очрагы ачыкланган. Шуларның 47се терлекләрне ветеринария документларыннан башка ташу белән бәйле. Документларсыз 2 мең баштан артык мөгезле вак терлек, 783 баш мөгезле эре терлек, 157 ат һәм 40 мең башка якын кош-корт кертелгән. Кайбер очракларда идентификацияләнмәгән терлек кертү факты күзәтелгән.

Идентификация дигәннән, Габделхак Мотыйгуллин билгеләп үткәнчә, федераль закон буенча барлык хайваннар да идентификацияләнгән булырга - колак биркалары булырга һәм Хорриотның бердәм федераль системасына кертелергә тиеш.

- Мәскәү вакциналар һәм тест системасын алга таба бары тик Хорриот системасына кертелгән баш санына гына бүлеп бирәчәк. Федераль бюджеттан быел 152 миллион сумлык вакциналар һәм тест системалары кайтарылды. Бу зур сумма һәм сизелерлек ярдәм. Терлекләр бу системага кертелмәгән булса, киләчәктә алар профилактик прививкаларсыз һәм тикшеренүләрсез калачак.  Әлеге система безгә шулай ук терлекләрне законсыз кертүгә каршы көрәшергә ярдәм итәчәк. Районнарда төп проблема - шәхси ярдәмче хуҗалыклардагы баш санын исәпкә алу. Эшне авыл җирлекләре башлыклары белән район җитәкчеләре дәрәҗәсендә алып барырга кирәк. Әлегә хайваннарны кертү һәм алып китү турында халык авыл җирлекләре башлыклары аша Идентификация һәм Хорриот системасына кертү максатыннан халыкның терлек кайтаруы һәм озатуы турында авыл башлыгы аша ветеринария хезмәтенә хәбәр итмичә торып, бу мәсьәләдә тәртип булмаячак. Электрон хуҗалык кенәгәләрендә тәртип урнаштырырга кирәк. Анда фактик булган баш саны теркәлергә тиеш. Бу шул исәптән аеруча куркыныч авыруларны булдырмау өчен дә кирәк, - дип сүзен тәмамлады спикер.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading