Ноябрь ахырында Чаллының ЗЯБ бистәсендә булган рәхимсез үтерү бөтен шәһәрне тетрәндергән.
17а/1 йортта яшәүче 48 яшьлек Рөстәм Шәрипов күршесенең төнлә көчле музыка куюына түзмичә, ишеген шакый. Әмма гадәти үтенеч фаҗига белән тәмамланган: ир-ат күршесе тарафыннан үтерелгән.
«Челнинские известия» мәрхүмнең килене Эльвина Шәрипова белән элемтәгә чыккан.
«Бабай оныгы өчен җанын да бирер иде»
Рөстәм Шәрипов һәм аның 45 яшьлек хатыны Юлия тумышлары белән Башкортстанның Агыйдел шәһәреннән. Озак еллар Төньякта эшләп яшәгәннән соң, алар Чаллыга күченеп кайтканнар һәм өч бүлмәле фатир сатып алганнар. Уллары да гаиләсе белән шушы ук шәһәрдә яши.
— Бабаебыз оныгы өчен җанын да бирер иде, һәрвакыт аның янында булды, — ди килене Эльвина.
Аның сүзләренчә, каенанасы Юлия бик пөхтә, хуҗалыкчан хатын булган: фатир һәрвакыт чиста, тәртипле.
Куркыныч күрше
Подъезд үзе тыныч булса да, сигезенче катта яшәүче күршедән кешеләр читләшеп яшәгән.
— Ул теләсә нинди сүз аркасында кабынып китә, янап, сугышып китә ала иде, — ди Эльвина.
Подъезд буенча өлкән Светлана Багаева да бу сүзләрне раслый:
— Ул һәркемне куркытып яшәде. Миңа да «үтерәм» дип кычкырганы булды. Төрмәдә утыра, дип ишеткәч, бераз тынычланып калган идек. Әмма аннан кире кайткач, курку тагын көчәйде, - ди ул.
Канлы төн
Фаҗига булган көнне Рөстәм белән Юлия улы белән килененә кухня ремонтлауда ярдәм итеп кайталар. Төн уртасына таба күршеләр көчле музыка куйган.
Рөстәм Шәрипов ишекләрен шакып: «Музыканы акрынайтыгыз», — дип сораган.
Шуннан соң баскычта ызгыш чыккан. Күрше ир-ат пычак белән Рөстәмнең күкрәгенә, корсагына һәм кабыргаларына берничә тапкыр кадаган.
Аның соңгы сүзләре: «Юляга тимә»
Шау-шуга хатыны Юлия йөгереп чыга. Моңа кадәр ул кызын:
— «Бүлмәдә утыр», — дип кисәтергә өлгерә. Килен бу сүзләр белән әни кешенең кызын коткарганын әйтә.
Юлия иренең канга баткан гәүдәсен күреп, яраларын куллары белән капларга тырыша һәм үтерүдә шикләнелүче затка:
— «Ашыгыч ярдәм чакыр!» — дип кычкыра.
Ләкин теге ир:
— «Юк, мине утыртачаклар*, — дип җавап бирә һәм хатын-кызны аяклары белән вәхшиләрчә кыйный башлый, баскычтан бәреп төшерә. Юлия аңын югалта.
Сигез сәгатьлек операция
Табиблар килгәндә, баскыч тулысынча канга баткан була. Юлия исән калган, аны хастаханәгә алып китәләр. Хәле авыр дип бәяләнә.
— Өч хирург катнашында операция сигез сәгать барды, йөзен туры мәгънәсендә кисәкләп җыйдылар, — ди Эльвина.
Табиблар операциягә кадәр Юлиягә иренең үлеме турында әйтмәскә кушалар. Хатын-кызга дөреслекне наркоздан соң гына җиткерәләр.
Фаҗига, бәлки, булмас та иде…
Һәлак булучының туганнары фикеренчә, күршенең агрессив кыланышларына алдан ук җитди карасалар, бу фаҗига булмаска мөмкин иде.
Бүген бу хәл бөтен микрорайонны тетрәндергән. Кешеләр бер мизгелдә туендыручысын югалткан гаиләгә ярдәм йөзеннән акча җыйган.
Рөстәм Шәриповны туган ягы — Башкортстанның Агыйдел шәһәрендә җирләгәннәр.

Фото: Эльвина Шәрипова
Эльвира Мөхәммәтдинова, «Челнинские известия»
Комментарийлар