16+

Татарстан Рәисе бүләк биргәч, биеп тә ала әле

Казанда 23 июньдә Сабан туйлары була. Бәйрәмнәр Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Киров районындагы Аккош күле буенда 9.00 сәгатьтә башлана.

Татарстан Рәисе бүләк биргәч, биеп тә ала әле

Казанда 23 июньдә Сабан туйлары була. Бәйрәмнәр Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта, Дәрвишләр бистәсендәге Каенлыкта һәм Киров районындагы Аккош күле буенда 9.00 сәгатьтә башлана.

Казанда 21 июньдә 11.00 сәгатьтә халыктан Сабан туена бүләкләр җыю оештырыла. Җигүле бизәлгән атлар 1 Май мәйданыннан, Ирек мәйданыннан, “Туган авылым” комплексыннан, Иске Татар бистәсеннән уза. Артистлар гармунчыларга кушылып, җырлап-биеп бара. Бүләкләр җыйгач, җигүле атлар 12 сәгать 30 минутта Камал театры каршындагы мәйданга килә. 

– Казан Кремлендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзе Сабан туена бүләк бирә. Рөстәм Нургалиевич, гадәттә, артистлар белән бергә биеп тә ала әле. “Кол Шәриф” мәчете, Благовещенск саборы, шулай ук Кремль эчендәге башка учреждениеләр бүләк бирә. Кремльдән чыккач, Казан мэриясе һәм шәһәр Думасы, Милли музей, Татарстан Фәннәр академиясе үзләренең бүләкләрен бирә. Ирек мәйданында Татарстан Хөкүмәте һәм Дәүләт Советы бүләкләре ат арбасына салына. Теләге булган кешеләр үзләренең бүләкләрен җигүле атлар узган урамнарда яки Камал театры янында тапшыра ала, – диде  Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева үзенең чыгышында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм Татарстан

Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның милли мәдәниятләрне үстерүгә әһәмият биргәнлекләрен әйтте.
– Сабантуй ул – татар халкының милли коды. Экспедицияләрдә милли гореф-гадәтләрне барлыйбыз, цифрлы технологияләргә кертәбез, яшь буынга тапшырабыз. Сабан туе ул киң колачлы мәдәни бәйрәм, аны “плуг” бәйрәме белән чикләү дөрес түгел, – диде Роза Әхмәдиева.

Бу фикерне “Ак Калфак” хатын-кызларның Бөтендөнья җәмгыяте рәисе Кадрия Идрисова да хуплады.

– Татар хатын-кызлары чигү чиккән, сөлгегә табигать күренешләрен, чәчәкләрне төшергән. Яшь килен Сабан туена сөлге бүләк итә торган булган. Сабан туена “сөлге җыю”, “бүләк җыю”, “сөрән салу” гадәтләре бар. Кукмара районындагы Күкшел авылында егетләр түбәтәй, ак күлмәк, киез итек киеп, төнге 1.00 сәгатьтә җырлап-биеп бүләк җыярга керешә. Аларда бу Сабан туена “сөрән салу” дип атала. Ул төнне авыл халкы йокламый инде. Татар халкы көн саен милли киемнәр киеп йөрсен иде. Саба районында Сабан туена милли киемнәрдән килгән гаиләләргә махсус рәвештә бүләкләр тапшырыла, – дип кызыклы гыйбарәләр сөйләде Кадрия Идрисова. 

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бүләк чыгарган вакытта Төркия вәкилләре дә була.
Татарстанның рестораторлар һәм отельерлар ассоциациясе генераль директоры Галина Шәрәфетдинова сүзләренә караганда, Казанда 6 ел элек Сабан туена бүләк җыю гадәте кабаттан торгызылган. Беренче елны 32 оешма гына бүләк биргән, ә узган ел инде 150 оешма җигүле атларга бүләк китергән. 

– Сабан туенда балалар уеннары да оештырыла, шунлыктан уенчыклар да тапшырырга мөмкин. Җыелган бүләкләр Казанның 3 урынындагы Сабан туена бүленә, – диде Галина Шәрәфетдинова.


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading