16+

Җен булып күренсәң, 50 мең сум бирәләр

Иске Бондюг авылында “Геройлар йөгереше” үткәрелә.

Җен булып күренсәң, 50 мең сум бирәләр

Иске Бондюг авылында “Геройлар йөгереше” үткәрелә.

Менделеев районындагы Иске Бондюг авылында 9 августта 8.00 – 22.30 сәгатьләрдә “Геройлар йөгереше” “Чорлар көрәше” (“Гонка Героев” “Битва эпох”) спорт чарасы була.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, шулай ук “Аммоний” предприятиесе ярдәмендә Менделеев шәһәре елдан-ел төзекләндерелә. Спорт чарасы да шәһәрнең танылуына файда итә. Безгә елына 6 меңнән артык турист була. 9 августта да 10 мең кунак килүе көтелә. Татарстан Рәисе Аппараты, министрлыклар һәм ведомстволар, районнар һәм предприятиеләр бәйгедә катнаша. Россия төбәкләреннән дә командалар килә. Сәүдә рәтләре оештырыла, – дип хәбәр итте Менделеев районы җитәкчесе Роберт Искәндәров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

“Аммоний” акционерлык җәмгыятенең генераль директоры урынбасары Юрий Разбежкин аңлатма биргәнчә, “Чорлар көрәше” сүзтезмәсе бәйгедә командаларның һәм аерым катнашучыларның театраль костюмнарда булуына ишарә ясый икән. Биредә “динозаврларны”, “викингларны”, “спартанчыларны”, “пиратларны” һәм милли киемнәргә киенгән халыкны күрергә мөмкин.

– Беренче урынны яулаган командага 150 мең сум, шәхси беренчелектә җиңүчегә 40 мең сум тапшырыла. Иң үзенчәлекле костюмнан килгән команда да 50 мең сум белән бүләкләнә, – диде Юрий Разбежкин.

“Геройлар йөгереше” спорт проекты җитәкчесе Игорь Кактыш әйткәнчә, 40 ясалма каршылыктан торган маршрут 12 чакрымны тәшкил итә. Йөздән артык команда составында 2 400 кеше көч сынаша.

Җырчы Диләрә Ваһапова хәбәр иткәнчә, спорт чарасында “Простор”, “Мураками”, “Прогульщики” рок төркемнәре чыгыш ясый.

Татарстанның мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова сүзләренә караганда, Менделеев шәһәрендә 21-22 сентябрьләрдә “Пастернак укулары” әдәби-музыкаль чарасы үткәреләчәк.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading