16+

Мәгариф министрлыгы укучыларның атнага ничә сәгать укырга тиешлеген билгеләгән

Мәгариф министрлыгы: башлангыч сыйныф укучылары атнага 26 сәгатьтән артык укымаска тиеш.

Мәгариф министрлыгы: башлангыч сыйныф укучылары атнага 26 сәгатьтән артык укымаска тиеш.

Россия Мәгариф министрлыгы 1-4 сыйныф укучыларының максималь рөхсәт ителгән йөкләнеш күләме нигезендә атнага ничә сәгать укырга тиешлеген билгеләгән. Бу хакта РИА Новости яза.

Документ нигезендә, 2025 елның 1 сентябреннән 1 нче сыйныфта йөкләнеш күләме атнага 20дән 21 сәгатькә кадәр, 2 нче сыйныфта-23тән 26 сәгатькә кадәр, 3 нче сыйныфта-23тән 26 сәгатькә кадәр, 4 нче сыйныфта 23тән 26 сәгатькә кадәр тәшкил итәчәк. Сәгать саны Федераль уку планнары вариантларына бәйле.
Моннан тыш, дүрт уку елында уку дәресләре саны 2 966 сәгатьтән ким һәм 5 көнлек яки 6 көнлек уку атнасында 3 305 сәгатьтән артык була алмый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading