16+

Төп ставка 16 процентка кадәр күтәрелде: ипотека һәм кертемнәр белән нәрсә булачак?

Бүген Үзәк банкның директорлар советы утырышында, күпчелек экспертлар фаразлаганча, төп ставканы 15тән 16 процентка кадәр күтәрделәр.

Төп ставка 16 процентка кадәр күтәрелде: ипотека һәм кертемнәр белән нәрсә булачак?

Бүген Үзәк банкның директорлар советы утырышында, күпчелек экспертлар фаразлаганча, төп ставканы 15тән 16 процентка кадәр күтәрделәр.

Хәзер без шуның белән яшәячәкбез. Ничекме? Шуңа бәйле рәвештә “Комсомольская правда” төп сорауларга җавап бирә.

Төп ставка нәрсә ул?
Бу Үзәк банк гади банкларга бурычка акча бирә торган процент.

Ни өчен ул мине кызыксындырырга тиеш?
Чөнки төп ставка күләме дистәләрчә миллион россияленең шәхси финансларына турыдан-туры йогынты ясый.
Бармакларыбызда аңлатып бирәбез. Шулай итеп, гади банк Үзәк банктан процент белән акча алган. Аларны кире кайтарырга кирәк булачак. Һәм Үзәк банк ставкасы үскәнлектән, гади банкларга үз кредит ставкаларын да күтәрергә туры киләчәк. Шулай ук кертемнәр буенча процентны арттырырга – кешеләр банкка күбрәк акча алып килсен өчен.

Хәзер банк продуктлары белән нәрсә булачак? 
Үзәк банк төп ставканы 1 процентка күтәргәч, банклардагы кертемнәр һәм кредитлар буенча ставкалар уртача шул ук 1 процентка артачак. Ләкин тиз генә түгел.

Кагыйдә буларак, банклар ставкаларны атна ярым дәвамында акрынлап күтәрә. Шулай итеп, 25 декабрьгә банкларның тулы бер өлеше яңа ставкалар билгеләячәк.

Ә менә банклар кичә, төп ставканы күтәргәнче нинди шартлар тәкъдим итте: 
- Кертем: еллык 10,5 процент (депозитның срогы 3 айдан 6 айга кадәр)
 - Икенчел торакка ипотека: еллык 17 процент. 
- Кулланучылар кредиты еллык 23,6 процент.
 - Автокредит еллык 19 процент.

Әгәр дә сез кредит алырга ниятлисез икән, озакка сузмаска кирәк: “кыйммәтләнгәнче” алыгыз. Әгәр вклад ачарга теләсәгез, барлык банклар яңа ставкаларны билгеләгәнче, 7-10 көн көтеп торуның мәгънәсе бар. Ә кертем буенча иң отышлы шартларны сайлау өчен, автомат рәвештә Россия банкларындагы ставкаларны чагыштыра һәм иң яхшы вариантлар таба торган сайтларның берсеннән файдаланырга киңәш итәбез. Менә аларның кайберләре: sravni.ru, banki.ru, bankiros.ru һ.б.

Бу хәл озаккамы?
Үзәк банк директорлар советының киләсе утырышы 2024 елның 16 февралендә узачак. Әгәр дә Үзәк банк җитәкчелеге инфляциянең кими башлавын күрсә, ставканы төшерергә дә мөмкиннәр. Әгәр бәяләр үсүен дәвам итсә, ставканы күтәрергә яки үзгәрешсез калдырырга мөмкиннәр. Гомумән, икътисад өчен югары ставка зарарлы. Бизнес кредитлар аз ала икән, ул инвестицияләргә азрак акча сарыф итә һәм икътисад үсеше акрыная. Шуңа күрә Үзәк Банк беренче мөмкинлекләр булуга ставканы киметәчәк. Бу мөмкинлекне көтәргә генә калды. Үзәк банкта инфляцияне үстерергә һәм бәяләрне елына иң күбе 4 процентка арттырырга хыялланалар. Әмма әлегә бу күренми. Димәк, югары ставкалар безнең белән озакка.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading