Сезнең “тышау кисү” дигән төшенчәне ишеткәнегез бармы? Бала тиз генә йөреп китә алмаса, аның аяклары арасыннан кул белән күренми торган бауны кискән кыяфәт ясаганнар. “Тышавын кисәм! Тышавын кисәм!” – дип кабатлаганнар бу вакытта.
Белә идегезме икән, кайдадыр чынлап та башта баланың аякларын буш итеп кенә бәйләп куйганнар, аннан “кискәннәр”. Ат тышаулаган кебек булган инде бу, шуңа күрә дә “тышау кисү” дип аталган әлеге гадәт.
Баланы тизрәк тәпиле итүнең әле икенче төрле ысулы да булган. Анысы зрә дә кызык. Моның өчен баланы көтү каршына чыгарып утыртканнар. Шуннан бала куркуыннан торып чаба башламасынмы?! Шулай дип сөйләгәннәре бар чыннан да.
Әле тагын да ышанычлы булсын өчен шул вакытта баланың аяк арасыннан йомырка тәгәрәткәннәр. Йомырка шикелле тәгәрәп йөрсен дип! Сез моңа ышанасызмы? Үзегез курыкмыйча баланы көтү каршына утыртыр идегезме?
Үзенчә ырымлау буларак та бәяләнә ала бу такмаклар. Баланың якын киләчәгенә ниндидер билгеле бер программа бирелә – ул йөрсен, аны сөйсеннәр, яратсыннар, аңа күз тимәсен.
Комментарийлар