Җәй-2023: Каникулда балалар катнашындагы юл һәлакәтләре кискен артып китә
Татарстанда быелның 4 аенда теркәлгән 911 юл-транспорт һәлакәтендә 65 кешенең гомере өзелгән, 1130 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Татарстанда быелның 4 аенда теркәлгән 911 юл-транспорт һәлакәтендә 65 кешенең гомере өзелгән, 1130 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләргә дучар булган.
— Быел 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 108 авария булды, аларда 3 бала үлде, ә 116сы имгәнде. Май аенда юл авариясендә тагын бер бала үлде, димәк, инде 4 баланы югалттык,-диде борчылып, Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
Актаныш районында быелның февраль аендагы юл һәлакәтендә берьюлы ике баланың гомере өзелгән. Җиде яшькә кадәрге балалар автомобильдә махсус иминлек урындыгында йөртелергә тиеш. Бу таләп үтәлмәсә, 2 мең сум штраф. 7-11 яшьләрдәге балаларны автомобильнең арткы рәттәге урыннарында каеш кына каптырып йөртергә мөмкин.
—Унбер яшькә кадәр дә балаларны махсус иминлек урындыгында йөртергә киңәш итәбез, чөнки авариядәге бәрелү вакытында каеш баланың муенын сындыра. Бөгелмәдә быелның гыйнварындагы юл авариясендә 3 кеше үлде, ә махсус иминлек урынындагы сабый җиңелчә имгәнүләр алса да, исән калды,- диде Дамир Бикмөхәммәтов.
Балалар катнашындагы юл аварияләренең 30 проценты җәйге каникул чорында теркәлә.
—Каникулда балалар катнашындагы аварияләр кискен артып китә. Ата-аналар балаларын икеләтә игътибар үзәгенә алсыннар, юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими кабатлап торсыннар иде. Юл аша светофорның, фәкать, яшел утында, транспорт чаралары тәмам туктап беткәч кенә чыгарга кирәк. “Зебра”да велосипедтан төшеп, җәяү чыгу тиешле. Велосипедта автомобиль юлларына 14 яшь тулганнан соң гына чыгарга рөхсәт. Өс киемендә, бигрәк тә балаларда, яктылык кайтара торган элементлар булуы зарур. Андый элементлар төнлә ерактан ук күренә. Торак пункттан читтә яктылык кайтара торган элементтан башка йөргән җәяүлегә 500 сум штраф салына. Бала юл кагыйдәсен бозса, аның ата-анасына 500 сум штраф түләргә туры килә. Ата-аналар балигъ булмаган балаларына скутер, мопед яки мотоцикл бүләк итмәсеннәр иде, чөнки бу үз балаңның имгәнүенә фатиха бирү белән бер,-дип искәртте Дамир Бикмөхәммәтов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Төрлесе
«Оятсыз варварлар! Гөмбәләрне кешечә җыеп булмый идеме?»
-
#Кыскача яңалыклар
Дәүләт Думасына ел әйләнәсендә хәрби хезмәткә чакыру турындагы канун проектын керттеләр
-
#Авыл
Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз
-
#Җәмгыять
Геленджик сезне кунакка көтә. Самолетка билетларны кайчан алу отышлы?
-
#Киңәш сандыгы
“Туклыклы кыш” салаты рецепты
Комментарийлар