16+

20 елдан соң да сүрелмәгән мәхәббәт

Әниемнең сеңлесе язмышы бик тә үзенчәлекле. Аның турында китап язарга булыр иде. Шулай килеп чыккан, ул тормышын яратмаган кеше белән бәйләгән. Әле дә ярый балалары булмаган.

Берничә елдан соң апам мәхәббәтен очрата һәм иреннән китә. Теге ир дә хатынын ташлый. Болар матур гына бергә яши башлый, кызлары туа. Җизни тиешле кеше беренче гаиләдәге баласы янына барып йөри, һәрвакыт ярдәм итә. Шул баруларның берсендә беренче хатыны моннан балага уза. Апам ике дә уйламый, җизни белән аерылыша. Кызы белән бөтенләй башка шәһәргә күченеп китә.

Һәм 20 елдан соң алар кабат очраша. Җизни дә, апа да ялгыз яшәгәч, кабат кавышырга булалар. Мәхәббәтләре дә сүрелмәгән булган. Хәзер бәхетле булып яшәп яталар. 

Әнисә М.
 
Язмага реакция белдерегез

8

0

1

2

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading