16+

Татарстанда дроннар очуы турында фото һәм видео бастыру тыела

Татарстан халкына пилотсыз очкычлар (БПЛА) очышлары һәм аларның һөҗүмнәре нәтиҗәләре турында фото һәм видеоларны интернетта урнаштыру тыелуы турында искә төшерделәр.

Татарстанда дроннар очуы турында фото һәм видео бастыру тыела

Татарстан халкына пилотсыз очкычлар (БПЛА) очышлары һәм аларның һөҗүмнәре нәтиҗәләре турында фото һәм видеоларны интернетта урнаштыру тыелуы турында искә төшерделәр.

Бу хакта республика Хөкүмәтенең «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми бергәлегендә хәбәр ителде.

Аерым алганда, республика территориясендә дроннар кулланылуы турында мәгълүмат тарату тыела. Бу чикләүләргә пилотсыз очкычларның төрен, төшкән урынын һәм очу юнәлешен ачыкларга мөмкинлек бирә торган фото, видео һәм башка белешмәләр дә керә.

Шулай ук һава һөҗүменнән саклану чаралары һәм радиоэлектрон көрәш системалары кулланылуы, аларның кайда урнашуы турында мәгълүмат таратырга ярамый.

Бу чикләүләр нәрсәгә нигезләнә?

Тиешле чикләүләр Татарстан Рәисенең 2025 елның 29 августындагы 695 номерлы Указы белән кертелгән. Алар хакимият органнарының рәсми басмаларында чыккан мәгълүматка һәм шул мәгълүматка сылтамаларга кагылмый.

Рәсми чыганакларда искәртелгәнчә, мондый мәгълүматны интернетка урнаштыру дошманга саклану системаларының эшен күзәтергә һәм алар турында мөһим белешмәләр алырга ярдәм итәргә мөмкин.

Шуңа күрә дроннарга бәйле вакыйгаларны төшереп алган очракта, фото һәм видеоларны социаль челтәрләргә урнаштырыр алдыннан чикләүләрне истә тоту мөһим.

бпла. фото ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading