Бу күзләр белән 25 еллар элек бер очрашкан идем.
Ул чакта куркып кына караган күзләр, горур карашка әверелгән. Җыр буенча остазы Рәхилә Мифтахова да беренче күрүдә үк аның күзләренә игътибар итә. “Күзләрең бигрәк серле”, - дип булачак студентын кочаклап ала. Ә ул күзләрдә балачак сагышы.
Бердәнбер бала идем
Юкса, гаиләдә көтеп алган бердәнбер бала. Әнисе аны 40 яшендә таба. Әтисе Илдус авылның данлыклы гармунчысы. Тактадан гармуннар ясап, бернинди музыкаль белеме булмаган килеш, авыл кешеләрен гармунда уйнарга өйрәтә. Авылда нинди бәйрәм, барысында да ул гармунда уйный. Әтисенә ияреп кечкенә Ләйсәрә дә йөри. Оялчак кыз, гармун каешына тотынып, әтисе яныннан бер адым да читкә китми. “Җырлау сәләтем әтидән килгәндер, - ди Ләйсәрә.
Ләйсәрәгә 5 яшь вакытта әтисе вафат була. 45 яшендә тол калган әнисенә берүзенә бала үстерергә, тормыш йөген тартырга, соңгы көчен куеп фермада эшләргә туры килә.
- Әни мине ялгызы үстерде. Нинди зур бакчаның бәрәңгесен берүзе алыр, капчык асып ташыр, идән астына төшереп салыр иде. Мин янында кайнашам. Уйныйсым килеп качып китәм, - дип сөйли Ләйсәрә. – Печән вакытында тагын берүзе. Бүгенгедәй хәтеремдә, берәү дә минем кебек тилмереп печән әзерләми дип елый-елый эшләр иде. Печәнне киптереп кенә куябыз, орып яңгыр ява. Тагын таратып киптерәбез... Кешегә коры печән кайтты, безгә чиле-пешлесе. Әни ташый, печәнлеккә ыргыта, мин алып торам. Әнигә авыр күтәрергә ярамый, бүсере бар иде, шулай булса да иң авыр эшләрдә эшләде. Ирсез хатыннарны элек-электән кимсетү булды, анысы турында әйтеп тә тормыйм. Соңгы көче белән абзар тутырып терлек асрады. Кыйшаеп беткән каралты-кура иде. Безнең дә әти булса, мондый җимерек белән яшәмәс идек, дип уйлый идем. Иртә таңнан эшкә китә, миңа көтүне чыгарырга, сөт тапшырырга куша. Үзәк урамга кадәр ике чиләк сөтне күтәреп алып барам. Әни уята, йокы килә, ятып кына торыйм дим дә, йоклап китәм. Уянып китәм, көтү киткән. Сыерны өйдә калдырырга ярамый, бакча артынан сыер куып, көтүлеккә чабам. Әни 9да эштән кайта. Ул кайтышка көчем җиткәнне эшләп куям. Өйдәге бар авыр эшләр әнигә, җитмәсә көнгә өч тапкыр фермага бара.
Кар астыннан агачларны актарып аркылы пычкы белән утын кисүләрен, ярып, чиле-пешле утынны санап ягып, аякка итек киеп кыш чыгуларын куркыныч төш кебек исенә төшерә ул бүген.
Мәктәптән кайтышына Ләйсәрәне мичтә пешкән өчпочмак, майда кызып утыручы ярылган бәрәңге, чуенда ипи чумары һәм башкасы көтеп тора. “Эх, әнинең ипи чумарын бер ашыйсы иде”, - дип хыяллана Ләйсәрә. Әмма бу хыялы тормышка ашмас бер төш кебек кенә...
Мөнәвәрә апа, бу әстерхан чикләвеген авылда беркем алмый, сез генә ашыйсыз, дип әйтә торган булган кибетче. Әнисе тырыш булгач, өстәлләрендә ризык өзелми. “Терлек суйгач, күп итеп тушенка ясар иде. Карабодай ярата идем. Ул вакытта кибетләрдә юк. Кайлардан табып мине ашаткандыр, белмим. Хәзер исем китмәсә дә, әни истәлеге итеп пешерәм”, - ди ул. Бакчада яшелчәсен дә үстергән. Мичкәләргә тутырып кыяр тозлаган. Терлекләр суйгач, эчәгесен эшкәртеп, тутырма ясаган. “Хәзер Казан шәһәрендә яшәсәм дә әле дә тутырма әзерлим. Балалар да шулкадәр яратып ашый”, - ди Ләйсәрә.
Онытырга телим, оныта алмыйм
Чөгендер басуы... Исенә төшсә, әле дә җаны телгәләнә. Мөнәвәрәгә ел саен басуның иң ерак җиреннән кишәрлек бирәләр. “Балачагым басуда чөгендер үстереп узды”, - ди Ләйсәрә. Туган авылы Түнтәр басуында соңгы тапкыр чөгендер алган көннәре газаплы төш кебек. Сыерны көтүгә кугач, басуга барып чөгендер ала торырсың, ди. Үзе фермада эш беткәч килергә була. Ләйсәрәгә 13 яшь. Зур-зур чөгендерләр, күтәрергә авыр. Көчкә йолкып чыгара, балчыгын кыра, күчкә өя. Күмәк көч белән алучылар тракторга төяргә керешә, ә аның әнисе килеп тә җитмәгән. Елый-елый эшләвен белә кыз, ашыйсы да, эчәсе дә килә. Кешеләр төшке ашка кайта башлагач, басу бераз бушап кала. Еракта әнисенең яулыгы күренә. Кыз эшен дәвам итә. Тагын шул якка карый, яулыклы хатын янында ике кеше килгән. Ләйсәрә дә шул якка йөгерә. Гөлзәйнәп апа белән Вагыйз абый ярдәм итәргә тырыша. Әнисе җирдә ята, баса алмый. Көзән җыерып газаплый торган аягы кап-кара. “Кызым, шулай була иде бит, бетәр, посадкадан таяк кына алып кил”, - ди әнисе. Үсеп утыручы агачларны сындыра алмагач, җирдә яткан таякларны ала. Әнисе таянам дигәндә алар шартлап сына. “Бар кызым, аша да, чөгендерне эшлә инде, җайлап торырмын да булышырга килермен”, - ди ана. Кич җитә. Басуда кеше калмагач кыз да кайта. Ни күрсен, әнисенең аягы кып-кызыл кан, ишекне ача алмыйча тоткасында асылынып тора. Әнисен өйгә алып керә. Шул вакыт Мөнәвәрә тимер карават башына асылынып елап җибәрә: “Кызым, мин үләм ахры”.
Әнисен караватка яткыра да, кыз аркандагы бозау янына чаба. Терлекләр дә сизә, диләр. Гомер буе кайткан сыерлары ул көнне кайтмый. Басудан эзләп ала. Сыерны сава да, фермадагы 40-50 бозауны карарга китә. “Сөт эчертү генәме, асларын җыештырырга, ферманың икенче башыннан түкле печән ташып ашатырга да кирәк. Икесен ике кулга, берсен сумка кебек аркага асып, шул көнне җилкәләрем канап чыкты”, - дип искә ала.
Иртән көтү кугач, әнисен капка төбенә чыгарып утырта да, фермага бозаулар карарга чаба, аннан басуга китә. Әнисе хастаханәгә барыр өчен сөт машинасын көтеп кала. “Әни, исән-имин терелеп кайт, дигән сүзне дә әйтә белмәдем”, - дип елый Ләйсәрә. Кичен өйгә кайтса, әнисе дә, сыер да юк. Авыл фельдшеры әнисен вертолет белән Казанга алып китүләрен әйтә. Елый-елый җагын кайтмаган сыерны эзләргә китә. Өйдәгесен эшли дә, тагын фермага китә.
Әнисе булмаса да, чөгендерне алып бетерә. Трактор белешә. Үзе генә төи алмагач, дус кызы, классташы Гөлйөзем Мостафина белән бергәләп эшлиләр. “Кешеләрнеке йодрык кадәр, безнең чөгендерләр самовар кадәр иде. Күтәрә алмыйбыз. Юк көчне бар итеп ыргытабыз. Трактор бортына тиеп чөгендеребез икегә ярылып җиргә төшә. Тагын ыргытабыз”, - дип искә ала ул. Газап чигеп, 4-5 трактор арбасы чөгендер төиләр. “Мең рәхмәт Гөлйөземгә. Әбисе белән әнисенә. Шул вакыттагы чөгендер белән гүрләнүләребезне әледә очрашкан саен искә алабыз”, - ди Ләйсәрә.
Фермага кайткан чөгендерне яңадан төяп, процент өлешен дә алып кайта. Идән астына тутырып куя. Ул беркемгә кирәк булмыйча, шунда калып өши.
Чөгендер эшен бетереп мәктәпкә бара. Ишек шакып, дәрестән чакырып чыгаралар. “Әниең терелгән, өегезгә алып кайтырга кирәк”, - ди әнисенең туганы Нургаян абый. Ләйсәрә аягы җиргә дә тидермичә өйләренә чаба. Анда күрше-күлән, туган-тумача җыелган. Әнисенең документларын сорыйлар. Шул вакытта әнисенең үлгәнлеген әйтәләр. Бот төбеннән аягын кискәннән соң, бөерләре эшләүдән туктап, әнисе вафат була.
- Нигә кирәк булган ул ферма маллары, колхоз чөгендере. Ник әнине карамадым, бөтен кешене аякка бастырмадым, баш иеп эшләп йөрдем икән, бәлкем әнием исән дә калган булыр иде, - дип үкенгә ул бүген.
1990 елның 25 октябрендә әнисенең туган авылы Көшкәтбашта яңа кабер калка. Әнисез дә, әтисез дә калган 13 яшьлек кыз язмышын хәл итәргә туганнар җыелыша. Әтисенең Пермьдәге апасы да, башка туганнары да үзләренә чакыра. Соңгы сүзне Куныр авылында яшәүче апасының ире Мәгъсүмҗан Хөсәенов әйтә: “Балалар йортына да, башка җиргә дә җибәрмибез, бездә үсәчәк”, - ди.
Кунырга киттем
- Минем әни бик булган хатын иде. Авыр эштән кайткач, бер әбигә кич утырырга барыр идек, - ди Ләйсәрә. - Шунда алар сөйләшә-сөйләшә бәйләү бәйли иделәр. Үзе үлгәч, бер сандык бәйләнгән әйбере чыкты. Хатын-кызларга гына түгел, кечкенә балаларга да, ирләр өчен дә бәйләп куйган иде. Үләсе елында гел әйтте. Кызым, баскан килеш йоклап йөрим, үләсе елым ахры, быел әллә нишләдем, диде.
Өйләренең тәрәзәләренә такталар кагып, терлекләрен колхозга тапшырып, Ләйсәрәне Куныр авылына алып китәләр. Ул Кунырга барганда әнисе белән бертуган апасы белән җизнәсенең биш баласы үсеп җитеп таралышкан, өченче малайлары төп йортта калып, ике баласы туган була.
Икенче тормыш башлана. Апасы Нурлыхода Ләйсәрәнең әнисе кебек аш-суга, кул эшенә бик оста була. Пирогларны өеп-өеп пешереп куяр иде, дип искә ала Ләйсәрә. Төп йорттан кунаклар өзелми. Берсендә килгән кешеләргә башын күтәреп карарга да оялып савыт-саба юып йөргән кызны җизнәсенең бертуган сеңлесе Җиһания апа кочаклап ала да: “Утыр әле яныма, ник син шушы кадәр оялчан. Кыюның бәхете артык, кою бул, оялуыңны бүгеннән үк бетер”, - ди. Нәкъ шул вакыт веранда ишегеннән сары кош очып керә. “Сандугач бу. Сандугач тоткан кешенең бәхете була, диләр. Ләйсәрәгә тоттырырга кирәк”, - дип тәрәзәгә бәргәләнүче кошны кызга тоттыралар. Могҗизамы, вакыты җиткәнме, кыз оялу гадәтеннән арына башлый.
- Апалар йортында җизнинең ныклы җилкәсе артына ышыкланып, апа, өйдәге абый белән киленнең, балаларның ягымлы карашларын тоеп яшәдем. Дөм ятим булсам да, ятимлекне сизәмәдем. Җизни беркемгә кырын карарга рөхсәт итмәде. Аның кебек игелекле кеше бу дөньяда юктыр. Апа үземнең кан инде, җизнигә мин беркем түгел. Ул мине гел мактап торды. Аларның гаиләсендә бер-берсенә кычкырып эндәшү бөтенләй булмады. Өйдә ничә төрле гаилә яшәвенә карамастан бездә җылы учак яктысы гына дөрләде, - ди Ләйсәрә.
Классташлары янына 33нче бала булып килеп кушыла. Класс җитәкчесе Гөлнур апасы Хәбибуллина куркак, оялчан, читенсенеп басып торучы кызны классташлары алдына чыгарып бастыра да, бу кызның исеме Ләйсәрә, берәрегез дә аңа авыр сүз әйтеп җанын телгәләргә тиеш түгел, аңладыгызмы, дип сораулы карашларын укучыларга төби. Ник берсе кыерсытып карасын. Классташлары сумкаларына кадәр күтәреп кайта башлый. Кыз мондый кадер-хөрмәтне күргәнмени?! Түнтәр мәктәбендә аны әллә әтисез булганга, әллә башка сәбәп белән гел кыерсытканга, биредә дә шул хәл булыр дип нык курка ул. Түнтәр мәктәбендә күпме нахакка рәнҗеткәннәрен бер үзе генә белә Ләйсәрә. Мәктәптә югалган бар нәрсәне аңа сылтыйлар. Хәтта, берсендә, бер укытучының кибеттә төшереп калдырган акча янчыгы өчен дә аны гаеплиләр. Икенче көнне шул укытучы белән класс җитәкчесенең классташлары алдында нахакка сүккәндә Ләйсәрә оятыннан чак аңын җуймый. Өенә елап кайтып кергәндә бөтен киеме канга буыялып беткән була. Бераз гына борчылса да борыны каный торган гадәте бар иде шул. Әнисенә үзен кимсетүләрен әйтергә курка. Әнисе мәктәпкә барып әйтсә, тагын да начар булыр дип уйлый. Әнисе җебеп төшкән хатын түгел, кызын яклый белгән булыр иде дә бит.
- Куныр мәктәбе укытучылары миңа карата бөтенләй икенче карашта булды, - ди Ләйсәрә. - Беркайчан караңгы чырай күрсәтмәделәр. Гөлнур апа мине яралы баласын яклаган кош сыман канат астыннан чыгармады. Беренче көнне үк Гөлфинә исемле кызга беркетте. Ул минем иң якын дустыма әверелде, без әле дә дуслар. Гөлфинә беренче көннән әйтеп куйды, безнең авылда олысы-кечесе белән исәнләшәсе, исәнләш, диде. Кунырга килгәндә кешеләргә күтәрелеп карарга да курка идем, нинди исәнләшү. Өйрәндем.
Гөлнур апасы Шода авылыннан килеп укыта. Шода укучылары автобус белән кайтып китә, ә ул Ләйсәрә белән сөйләшә-сөйләшә Куныр урамы буйлап кайта да, туры юлдан Шодага җәяү китә. Бары буранлы-яңгырлы көннәрдә генә автобуска утыра. Үзенең гаиләсе, хуҗалыгы, ире, каенанасы, балалары, терлекләре бар. “11 классны тәмамлап чыкканчы ул минем белән мәктәптән кайтты. Мәдәният институтына килеп керүемә дә укытучым сәбәпче. Шодага Мирхәйдәр Фәйзи музеена кино төшерергә килгән Наил Дунаевны күреп, минем сәләтле бер кызым бар, алып килим әле шуны бирегә, тыңлап карагыз, дип мине җитәкләп алып барды”, - ди Ләйсәрә.
Юктан башланган тормыш
Имтиханнар тапшырып, мәдәният институтына укырга керә. “Казанга укырга килгәч, апалар акча бирде дә, киленебез Гөлсинә апаның туганы Галия апа янына барырга куштылар. Ул кием кибетендә эшли иде. Матур киемнәр алырга ярдәм итте. Өченче курста укыганда җизнинең туганы Минзирә апа акчаң да булыр, миңа да җайлы булыр, базарда сату урыным бар, ярдәм итешергә кил әле, дип чакырды. Шимбә-якшәмбе көннәрендә базарда эшләп, эш беткәч өенә алып кайтып, ашатып-эчертеп, ашаулар төяп җибәрә иде. Пенсия дә алдым, эшләдем дә. Иптәш кызлар хәзер дә әйтә, безнең автобуска түләр акча булмаганда, син иркенләп акча тоттың, соңгы мода белән киендең, диләр. Чыннан да шулай булды. Акчаны әни кебек кадерләп саклап тоттым, акчасыз тормадым, теләсә-ни алып туздырмадым”, - дип искә ала ул.
Укыганда насыйп ярын очрата. Диплом алгач, Актаныш районы егете Айзат белән кавышалар. Шул елны Гөлнур апасының юбилеена кайталар. Алар классыннан 5 кеше сәнгать юлыннан киткән була. Юбилей барышында Айзат белән Ләйсәрә дуэт җырлый, Айзат гармунда уйный. Районнан да кешеләр килгән була. Шунда Резеда Сәләхиевна бу талантлы яшьләрне районга кайтарту турында уйларга кирәк, ди.
Яшь гаиләне Балтач районына клубка эшкә чакыралар. Шәйхелмәрдановлар Балтач ягына кайтырга риза була. Ике авылдан эш урыны тәкъдим итәләр. Ләйсәрә туган авылы Түнтәрне сайлый. Йорт бирәләр. 19 февральдә Түнтәр авылына кайталар, 23 февраль көнне авыл халкы көче белән 3 сәгатьлек концерт куялар. Китапханәдә эшләүче Гөлнур Закирова кемнең нәрсәгә сәләтле булуын яшь парга әйтеп тора, авыл кешеләре берсе дә каршы килмичә сәхнәгә чыга. Авыл җирлеге башлыгы Рәйсә Галимҗановна Айзат белән Ләйсәрәгә, авыл халкына җылы сүзләрен ирештерә. Яшь кадрлар канатланып җиң сызганып эшли башлыйлар. Бернәрсәсез кайтып кергән яшь гаиләгә авыл халкы да тормыш башлап җибәрергә ярдәм итә. Рәфкат Зарипов белән Габделфәрт Газимов гаиләләре үз балаларыдай якын күреп, яшь гаиләне канат астына ала.
Айзат Чечняда сугыш уты кичеп кайткан кеше буларак, бар ситуациядән дә чыгу юлын таба белә. Ләйсәрә үскән иске йорттан сәке алып кайтып, шунда йоклыйлар. Бала тугач, сәке башыннан бала караваты ясый. Юынгычлары булмагач, шешәдән юынгыч эшли. Шулай тормыш башланып китә. Бүген инде аларның ике балалары үсеп җиткән.
- Укытучым Гөлнур апа сәнгать юлында миңа зур өметләр баглаган булганнардыр. 25 сәнгать өлкәсендә эшләсәм дә, сәхнәгә чыкмадым. Ирем Айзатның талантын ачу юлында эшләүне үземә максат итеп куйдым, - ди Ләйсәрә. - Үсмер чорым бәхетле гаиләдә узды. Мәгъсүмҗан җизни безнең йортның тоткасы, ныклы таянычы булды. Апа әнием кебек елый-елый тормыш алып бармады, өйдәгесен карап, җизни белән бәхетле гомер итте. Бәхетнең яхшы ир икәнен мин алар гаиләсендә аңладым. Җиһания апа өйрәткәнчә кыюландым, аның сүзләрен тормыш девизым иттем. Бүген мин юлымда ярдәм кулы сузучыларга да, кимсетүчеләргә дә рәхмәтле булып, үҗәтләнеп үз юлымны таба алуыма шөкер итеп яшим.
Комментарийлар