16+

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Рөстәм Миңнеханов Казан Кремлендә дәүләт бүләкләрен тапшырды

Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алдынгы татарстанлыларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Бүләкләү тантанасы Казан Кремлендә 1 Май һәм 9 Май Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланды.

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елында бөтен Татарстан буенча атаклы хезмәтчәннәрне һәм Ватанны саклаучыларны хөрмәтләү чаралары уза. «Бу чаралар хезмәткә һәм хәрби хезмәткә хөрмәтне ныгытуга, тарихи хәтерне саклауга, яшьләрне чын геройлар үрнәгендә тәрбияләүгә юнәлдерелгән", - диде ул.

Республика Рәисе ассызыклаганча: барлык кыенлыкларга карамастан, Татарстан тотрыклы үсешен дәвам итә һәм төп макроикътисадый күрсәткечләр буенча Россия Федерациясе төбәкләре арасында алдынгы урыннарны саклап кала.

"Республикада мәгариф һәм сәламәтлек саклау, мәдәният һәм яшьләр сәясәте, социаль яклау өлкәләрендә шактый уңай үзгәрешләр бара. Һичшиксез, гражданнарыбызның тормыш сыйфатын күтәрүгә юнәлдерелгән олы проектларны Россия Президенты Владимир Владимирович Путин һәм Россия Федерациясе Хөкүмәте ярдәменнән башка тормышка ашыру мөмкин булмас иде», - диде Рөстәм Миңнеханов.   

Рөстәм Миңнеханов тантаналар залында булган хөрмәтле ветераннарны, Бөек Ватан сугышында катнашучы Алексей Иванович Писаревны аерым бер хис белән сәламләде. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, алдагы буыннар үзләренең батырлыклары һәм хезмәтләре белән Бөек Җиңүгә һәм илне торгызуга өлеш керттеләр. "Сезнең үрнәгегез бүгенге һәм киләчәк буыннарны Ватанга хезмәт итәргә һәм намуслы хезмәт итәргә рухландыра", - диде ул алкышлар астында.

Татарстан Рәисе залда булган хәрби хезмәткәрләргә – махсус хәрби операция зонасында хәрби бурычларын батырларча үтәүче республикада туганнарга тирән рәхмәт белдерде.

"Ватан иминлеген тәэмин итүче сугышчыларга ярдәм һәрвакыт безнең игътибар үзәгендә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Бүген бу залда профессионаллар, үз эшенең осталары, югары дәүләт бүләкләре алучылар - хезмәт ветераннары, нефтьчеләр, мәдәният әһелләре, төзүчеләр, юристлар, мәгариф һәм сәламәтлек саклау, авыл хуҗалыгы һәм ТКХ хезмәткәрләре җыелды.

«Сезнең казанышлар республикабыз икътисадының барлык тармакларының да гармонияле үсешен күрсәтә, - диде Рөстәм Миңнеханов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Сез - хезмәт коллективлары, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен горурлык һәм үрнәк».

Рөстәм Миңнеханов барысын да лаеклы бүләкләре белән котлады. Якынлашып килүче бәйрәмнәр алдыннан ул барысына да нык сәламәтлек һәм иминлек, Татарстан һәм Россия Федерациясе иминлеге өчен яңа казанышлар теләде.

Аннары бүләкләү тантанасы узды.

«ТАССР төзелүгә 100 ел» медале белән Бөек Ватан сугышында катнашкан, 100 яшен тутырган Алексей Иванович Писарев, шулай ук тыл хезмәтчәннәре Антонина Георгиевна Кириллова (102 яшь) һәм Гөлсинә Мәлик кызы Сәбитова (95 яшь) бүләкләнде.

«Россия Федерациясенең Атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» мактаулы исеменә Рушан Зиннәтулла улы Исламов – өлкән сержант, Көньяк хәрби округының хәрби часть взвод комитеты урынбасары, «Җәлилнефть» нефть-газ идарәсе хезмәткәре лаек булды.

«Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән хәрби хезмәткәрләр Андрей Николаевич Сухоруков, Олег Юрьевич Курочкин, Сергей Алексеевич Пухов, Андрей Анатольевич Синцов, Марс Марсил улы Миңнемуллин бүләкләнде.

III дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены белән «КАМАЗ – Автоспорт» предприятиесенең тышкы элемтәләр буенча директор урынбасары Айдар Рәис улы Беляев бүләкләнде.

«Ата-ана даны» орденына ике күп балалы гаилә - Нәбиуллиннар һәм Дәвкәевләр лаек булды.

«Дуслык» ордены хезмәт ветераннары Шамил Нургали улы Шәйдуллинга һәм Виктор Валентинович Морозовка, шулай ук Валентина Андреевна Апельганецка, Станислав Георгиевич Ереминга, Виктор Владимирович Шашмаркинга тапшырылды.

Барлыгы 51 Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләге тапшырылды.

ТР Рәисе Матбугат хезмәте

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading