«Хатыным улым белән яши»
Беркөнне редакциягә 70 яшьләр тирәсендәге бер ир-ат килеп керде. Йөзе таныш та кебек, үзе татарча юньләп сөйләшмәсә дә, газетабызны яхшы белә, танышып бара икән. Редакциягә күңелен бушатырга килгән. Аның сөйләгән сүзләре барыбызны да гаҗәпләндерде, тетрәндерде. Ни ышанырга, ни ышанмаска белмәдек...
Акылга зәгыйфь, дияр идең, барлык телефон номерларын диярлек яхшы хәтерли, барысын да аңлап, белеп сөйләшә, кыяфәте дә ярыйсы гына. Кыскасы, исемен газета өчен Әлфис дип язарга үтенгән бу бабай, үзе әйтүенчә, вакытында зур җитәкче булып эшләгән. Хәзер дә үз өлкәсендә зур даирәдә танышлары бар булса кирәк, ләкин менә язмыш кына сынаган аны: хатыны газиз улы белән яши башлаган, ди!
«Без хатыным Эльза белән (исеме үзгәртелде) Казан педагогика университетының кичке бүлегендә укыганда таныштык», - дип сөйләп китте Әлфис абый. Бу очрашулар күп тә үтми зур мәхәббәткә әйләнә, яшьләр гаилә корып яши башлыйлар. Баштарак Лениногорск шәһәрендә яшәп алалар, аннары Казанга күченәләр. Бер-бер артлы малай белән кызлары дөньяга килә. Әлфис абыйның бар да яхшы, эшендә җитәкче кеше уңышларга ирешә, гел мактаулы була. Шулай яхшы гына яшәп ятканда, куркыныч бер чынбарлык ачыклана. Баксаң, хатыны Эльза апа, имеш, яшь чагында үзенең чукрак әтисе белән җенси мөнәсәбәткә кергән булган. Бу хәбәрне авыр кичерә Әлфис абый. Ләкин ниндидер нәтиҗәләргә килергә өлгерми, анда яман шеш барлыгы ачыклана. Операция, сәламәтлекнең какшавы, һәрчак ярдәмгә мохтаҗ булу - болар хатынның хыянәтен (моны шулай дип атап булса) оныттыра. Тик тагын бер хыянәт! Яңа ел төнендә була бу. Әлфис абый гаиләсе янына бәйрәм каршыларга кайта алмый, телефон аша хатыны, Яңа елны улым белән каршы алам, ди. Бу сүзләрне ул шундый итеп әйтә, әйтерсең улы турында түгел, ә сөяркәсе турында сөйли. Һәрхәлдә, Әлфис абыйга шулай тоела. Кыскасы, тора-бара ир хатынының кичләрен улы бүлмәсендә кунуын абайлап ала. Берсендә алар бергә яшәүләрен яшермичә Әлфис абыйның үзенә дә әйтәләр. «Мин операциядән соң ирлек вазифамны үти алмыйм, шуңа хатын улы янына йөри башлагандыр», - ди әңгәмәдәшем. Бу сүзләргә һич кенә дә ышанырга теләмичә, сорашуымны дәвам итәм.
- Бу улыгызга ничә яшьләр булганда башланды соң?
- 10нардыр. Хатын берничә тапкыр абортка да барды инде. Хәзер улыма - 43, хатынга 74 яшь. Алар һаман бергә.
- 10 яшьлек сабый җенси тормышка әзер булдымы икән?
- Менә шул хатын бетерде аны. Хәзер улым юләрләнде. Вакыты белән юләрләр йортында ятып чыга.
Әлфис абый белән Эльза апаның улы укуында бер дә сынатмаган, мәктәпне яхшы гына тәмамлагач, техникумга укырга кергән, тик тәмамлый алмый калган. Егетнең акылы зәгыйфьләнә башлаган. Берсендә ул фатирда янгын чыгарган, сеңлесе чак исән калган. «Кызыма дип пианино алган идем, ул да, киемнәр, җиһазлар - бар да янды», - дип искә ала Әлфис абый. Берсендә улы атасының башына әрҗә белән сугып имгәткән. Хәзер дә гаиләдә аннан куркып торалар икән. «Йә пычак белән яный, йә ашыма нәрсәдер сала бугай, еш кына хәлем начарлана. Үзе белән ниндидер порошок йөрткәнен күрәм инде», - ди бабай.
Кыскасы, мин боларны бары Әлфис абый сөйләгәннәрдән генә яздым, бу хәлләргә ачыклык кертү өчен Эльза апаның үзенә шалтыратып карадым, тик телефон трубкасын кемдер алды да бәхәсләшкән тавышлар гына ишетелде. Әлфис абый хатыны белән талаша иде бугай. Хатын-кызның, тагын нәрсә уйлап чыгарырсың икән, ник редакциягә барып йөрдең, кеше көлдереп, дигәне ишетелде.
Авырулар турында мәгълүмат бирергә тиеш түгел икәнлекләрен белсәк тә, чарасызлыктан уллары дәвалана торган хастаханәнең бүлек мөдиренә шалтыраттым. Ул исә, Әлфис абыйның үзенең дә юләрләр йортында дәваланып чыкканын әйтте. Ә улын чыгарганнар. Аның дәвалану курсы тәмамланган. «Без аны монда гомерлеккә тота алмыйбыз, аның бит әнисе, әтисе бар», - диде табиб.
Нәрсә дип тә уйларга белмәссең, Әлфис абый күп нәрсәләрне, бәлки, үзе уйлап чыгарып, шуңа үзен ышандыргандыр... Әллә, чыннан да, мөмкин хәлләрме икән бу? Әлфис абыйның пенсиясе дә әйбәт, банкта да шактый акчасы бар, 3 бүлмәле фатиры, тик хатыны белән тату түгел, улы авыру, кызы белән аралашмый диярлек. Иң мөһиме - җан тынычлыгы юк шул.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
20 март 2023 - 15:42Бисерлардан брошь-бизәк ясаучы Сөмбелә якыннарының шәхси стилистына әйләнгән Вак-вак бисерларны тотып матур бизәк ясарга никадәр көч, вакыт һәм иң мөһиме чыдамлык кирәк. Бисер кулдан тәгәрәп төшеп китсә, эшне бөтенләй ташлыйсы килә. Ә төшкән бисерның саны бер-икедән артса, кәеф тулысынча бетте дип әйтергә мөмкин.11601
-
20 март 2023 - 15:25УЗИ экранындагы яралгыны күргәч, әни йөрәге пычакка үрелүдән туктап кала Балага уза алмау, гормоннар тайпылышы, эндометрит... Боларның һәрберсе аборт ясатуның җитди зыяны, хатын-кыз саулыгына кизәнүче йодрык.27502
-
20 март 2023 - 14:52Адәм баласы бу җәмгыятьтә нигә аксый, ни өчен безнең җәмгыятебездә аксаклар күбәйде? Түбән Кама шәһәрендә кызыклы мәдәни проект тәкъдим итәләр. 27 марттан 3 апрельгә кадәр Түбән Каманың өч мәдәни мәйданында: Халык иҗат йорты, Җәлил театр комплексы, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театрында “Россиянең нефть, газ һәм химия шәһәрләре театрлары атналыгы” узачак.10401
-
20 март 2023 - 14:34Барысына да төкереп караган кеше белән яшәүдән туйдым Үз гомеремдә бары тик бер генә кешене өзелеп яраттым. Мин аңа беренче күрүдән үк гашыйк булдым. Бу чын, илаһи мәхәббәт иде.56800
-
20 март 2023 - 14:19”Гроза Сабантуев приехал...”: легендар батыр истәлегенә Хәтта ул вакыттагы КПССның өлкә комитетының беренче секретаре Фикрәт Табиев та аның көрәшенә соклануын яшермәгән. Шулай бер Сабантуйдан соң, аны үзенә чакырып алып, көндәлек тормыш-мәшакәтьләре белән кызыксынган. “Синең матур көрәшең өчен “ дип, эшенә йөрергә “Москвич” машинасы кайтарткан.37300
-
20 март 2023 - 13:38Бала тапканда вафат булган хатынның ире: "Иң авыры балаларга әниегез башка юк инде, дип әйтү" Рафаэль Мөхәммәтов бала тапканнан соң үлеп киткән 36 яшьлек хатынын җирләде. Ул Чаллыдагы 78нче пролицей директоры урынбасары булып эшләгән иде. Озак көтелгән уллары исән, әмма әлегә Казандагы балалар клиник хастаханәсенең реанимациясендә, табиблар күзәтүе астында.145803
-
20 март 2023 - 10:00Аяклары йөрмәсә дә, өстәл янына килеп миләшләре белән серләшә, күзәтә иде Иртән торып Миңниса карчык тәрәзә пәрдәләрен ачып куйды. Аллаһка шөкер, таң атып килә икән. Төн карасы аның яратып күзәткән бакчасындагы матурлыкны каплый шул. Яктыра башлауга Миңниса тирә-юньне күзәтә башлый. Тау ягындагы йортының нигезе зур ташлар белән биек итеп күтәртелгән иде.107501
-
20 март 2023 - 09:4976 яшен тутырган татар апасы мотоциклда тырылдап урам әйләнгән “Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз”, – диләр. Ә инде хатын-кызга тагын да күбрәк һөнәрле булу кирәктер. Әни бит ул! Ядегәр авылында шундый гаҗәеп ханым белән танышкач, туды миндә әлеге фикер.129405
-
20 март 2023 - 09:16"Туган тел" - шигырь , җыр һәм... һәйкәл. Ә һәйкәл куелырмы? Габдулла Тукайның инде милләтебезнең рәсми булмаган гимнына әйләнгән "Туган тел" шигыренә һәйкәл куярга җыеналар. Сәбәбе дә бар – киләсе елга шигырьнең язылуына 115 ел була. Урыны да билгеле – Республика Милли китапханәсе алдындагы мәйдан.14702
-
19 март 2023 - 17:36Бизәкләремне сакларга, заманның ялтыравык калаена кызыкмаска дип васыять итәм Әтнә районы Олы Мәңгәр авылында элек барлыгы 14 бизәкле йорт булган, диләр. Шуның икесе игез, ягъни бер төсле итеп эшләнгән.46203
-
19 март 2023 - 15:47Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый... Узган елгы күрсәткечләр шуны күрсәтә, Татарстанга 82 294 чит ил кешесе килсә, шуларның 73 152се кире киткән. Җирлек “хозур”ында 9142 мигрант яши, хезмәт итә. Монысы теркәлгәне, ә “күләгәдә”геләре күпме!?52611
-
19 март 2023 - 12:59"Шундый матур концерт, шундый матур җырлар. Әйдә, озак сөйләп тормыйк..." "Яңа татар җыры" - шактый дәрәҗәле проект. Аның бюджеты гына да ни тора. Күңел җылыңны биреп иҗат иткән җимешеңнең зур сәхнәләрдә яңгыравы, популярлык казануы - бер бәхет булса, әлеге хезмәт өчен шактый зур күләмдә акчалата бүләккә ия булу - икеләтә бәхеттер. Шуңа күрә киләсе елларда бәйгедә катнашучылар саны 200 генә түгел, ә 500-1000 булсын дип телик!41502
-
19 март 2023 - 11:17Теплица өчен иң яхшы 10 сорт борыч Абрикосовая фаворитка” – иртә өлгерә торга татлы борыч. Ул теплицада үстерү өчен уйлап табылган, әмма аны ачык грунтка да утыртучылар бар. Тәбәнәк кенә (40-50 см) үсә торган бу төр конус формасында, ачык әфлисун төсендә була. Эре булмаса да, сусыл борыч.39800
-
6 октябрь 2022 - 13:44Бахчасарай авылы. Кырымныкы түгел.
-
20 март 2023 - 15:55Без имениБик шатмын язманы укуыма. Егетлэрнен батырлыклары, нинди авырлыкларны жилкэгэ жилкэ куеп корэшулэрен безгэ дэ курсэткэн очен Рэхмэт“Туганыгыз госпитальдә, гаиләсенә җиткерегез”, – дигәннәр...
-
20 март 2023 - 12:01Без имениМәет ашы дигән сүз бик ямсез, без һәр чак Көръән ашы дип дәшәбез,....Мәет ашына чәй эчәргә генә килмиләр...
-
19 март 2023 - 17:04Без имениФерма эшен җиңел диеп уйламагыз инде пожалуйста!!! үзегез сыер савып карагыз әле, 30000 меңгә!!! ферманың сасы исенә түзеп эшләмәссез берегез дә 30000 гә. Барыгыз да эшләгез, җитәр микән сезгә?! Авыл кешесенең дә матур киенәсе, ял йортына йөрисе килми что-ли?! Җитәкчеләрнең тиешлесен түлисе килмәгәнгә Бетте бит инде авыл хуҗалыгы!!! Фермада эшләгән кешегә түбән сортлы итеп карарга өйрәнгән бит инде адәм баласы! Җитәкчеләрнең хатыннары эшләр иде яхшы булса, фермаларда доярка булып!?)Бик тырышсаң көненә 16 000 меңнән дә ким чыкмый...
-
19 март 2023 - 15:06Без имениНик алай булгач, кызнын энилэредэ квартира алып бирсеннэр. Запас квартира булгач эйбэт бит. Малайныкыда, кызныкыда була. Улыгыз бик молодец, башы эшли, эти энилэр бер кайчанда балалары на начарлык эшлэми файдадан башка. Общий алып, шуна торсыннар👍👍👍булган квартира лар акча эшлэп торсыннар, квартирантлар тотып."Улыгыз ир түгел икән": кодалар тынычлана алмый...
-
18 март 2023 - 16:24Без имениБэхетле булыгыз!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 13:12Без имениӘй кызык һәм бикматур язма тормыш хәле иң дөрес итеп язгансың Данир,Данир Сабиров: «Дөньяга тууым да башка кешеләрнеке төсле булмаган»
-
17 март 2023 - 19:03Без имениАлар кайтсыннар сяхнягя яратып тынлый идек бмтЗөлфия Минһаҗева кая югалды?
-
17 март 2023 - 21:28Без имениМолодецлар! Бэхетле булып, озак яшяргя язсын сезгя, бер Аллам!Винарис Илъегет: "Хәерчелекне дә, байлыкны да татыдым"
-
18 март 2023 - 12:00Без имениАллаһ Тэгалэнең рээхмэтендэ бэрэкэтендэ булыгыз .Ураза тотканда ничек тукланырга?
-
17 март 2023 - 10:45Без имениАльфия Авзалова Башкортостан татары бит,бездэ шулай сойлэшэлэр бардыр,юктыр,,килгэндер,киткэндер,кыскасы Альфия апа безнен кеше.( иде) жаннары жэннэттэ булсын.Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова: "Илһам абый Шакиров әти кебек туема килде"
-
16 март 2023 - 17:08Без имениӘс-Сәләәмү гәләйкүм! "Бисмилла" дигән сүз ЮК! "Бисмилла" әйтеп чалынган икән - бу хәләл дигән сүз түгел! Чалганда "БимиЛләәһ" дип, "АЛЛАҺ исеме белән" дип, "БисмиЛләәһи, АЛЛААҺү Әкбәр!" дип әйтелсә - бу хәләл!!!Авылда ир заты булганда, хатын-кызга мал чалырга ярамый
-
16 март 2023 - 18:22Без имениМенә фаҗига бу. Сезне дә гаерләп булмый. Без судья түгел.Авырга узуымны белүен белдем, әмма баланың әтисе кем – белгән юк
-
10 март 2023 - 14:29“Теләсә кем елата ала, ә сез көлдереп карагыз” Чаллы театры артисты Разил Фәхертдинов белән Казанда узган гастрольләре вакытында очрашу насыйп булды “Туганда ук артист булып тугандыр ул”, – диләр андыйлар хакында. Чаллы Татар дәүләт драма театры артисты Разил Фәхертдинов уйнаган спектакльләрне караганнан соң, әнә шулай уйлап куясың.117101
-
1 февраль 2023 - 11:51Илтөзәр Мөхәммәтгалиев: “Театрга оператор булып килгән идем..." Илтөзәр Мөхәммәтгалиев таланты киңкырлы. Сәхнәдән тыш, телевизор экраннары аша да халык күңеленә күпер сузарга өлгерде. Шәхсән үземә шигъриятне аңлавы, шигырьләр аша йөрәкләргә матурлык салуы белән дә якын.571901
-
17 гыйнвар 2023 - 11:28Ринат Таҗетдинов: «Дүрт бертуганымны җирләргә туры килде» Заманында СССРның халык артисты Шәүкәт Биктимеров аның яшь чагында ук: “Бу егет безнең театр өчен туган”, - дип бик дөрес әйткән. Әнә шул талант иясе – Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, Г.Тукай исемендәге һәм СССРның дәүләт бүләге иясе Ринат Таҗетдиновка гыйнварның беренче көнендә 85 яшь тулды.664702
-
20 март 2023 - 16:05Төркия Республикасы Тышкы эшләр министры Мәүлет Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны Нәүрүз бәйрәме белән котлады«Сезне чын күңелдән Нәүрүз бәйрәме – табигать яңаруы, өметләр уяну һәм кардәшлегебезне ныгыту вакыты белән котлыйм, - диелә котлау текстында. - Бөтен тарихыбыз дәвамында Нәүрүз кешеләрнең тормыш идеяләрен табигать белән мөкамәллектә чагылдырды».7600
-
20 март 2023 - 16:32Өч көн әти-әнисе мәетләре янында ялгызы булган сабыйларның киләчәге турында билгеле булды Екатеринбургта Эльмаш районында өч көн буе үлгән әти-әнисе белән яшәгән сабыйларның киләчәге турында билгеле булды.18801
-
14 март 2023 - 09:50Авыл халкы клубка җыелышып елады Совет заманнарында күчмә театр артистларының карда-буранда, яңгырда-сазда авылларга йөреп, спектакльләр куйганнарын өлкәннәр рәхмәт хисләрендә хәтерли.61702
-
14 март 2023 - 13:07Уртанчы улы әтисенең асылынып торган үле гәүдәсенә тап булган Үткән җәй базарда күрше авылдан Рәсим абыйны очраттым. Күптән күрешкән юк иде инде. Яше 45-47 тирәсе булса да, ул шактый бирешкән, таушалган, таякка таянган. Үзе башлап сүз кушмаса, танымас та идем. Рәсим абый белән ике арадагы сөйләшүне газета укучыларга да җиткерергә булдым.286703
-
14 март 2023 - 13:14Хаҗга юлламаны кем отачак? Рамазан аена да күп калмады. Рамазан-шәриф ае 22 мартта кояш баеганнан соң керә. Уразаның беренче көне – 23 мартта. Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров билгеләп узганча, быел ураза 29 көн тотыла. Беренче тәравих намазы 22 мартта ястү намазыннан соң укыла.254403
-
14 март 2023 - 16:50“Казан егетләре”ннән китеп, Тямайга урнашкан Радик Шәрәфиев “Казан егетләре” төркеменнән китеп, Фирдүс Тямаевка гитарист булып урнашкан. “Казан егетләре” төркеме экс-солисты зур сәхнәгә юлын Азат һәм Алсу Фазлыевлар төркемендә гитарист буларак башлап җибәргән иде. Радик күп кенә эстрада йолдызлары өчен көйләр дә иҗат итә.291304
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Шахри Казан (Город Казань)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-47630 от 06.12.2011
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Сабиров Радик Рашидович
Адрес редакции: 420066, Российская Федерация, Республика Татарстан, г.Казань, ул.Декабристов, д.2
Телефон редакции: (843) 222-05-41, 8 (917) 851-69-62
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика