16+

Хатын бакча күршесе белән хыянәт итте

Хатын белән 7 ел бергә яшибез, 5 яшьлек балабыз бар. Бик матур яши идек, арада бернинди хыянәт тә, көнләшү дә булмады. Дөрес, тәкъдим итүчеләр булды, тик мин гомеремдә дә андый адымга бара алмас идем. 

Хатын бакча күршесе белән хыянәт итте

Хатын белән 7 ел бергә яшибез, 5 яшьлек балабыз бар. Бик матур яши идек, арада бернинди хыянәт тә, көнләшү дә булмады. Дөрес, тәкъдим итүчеләр булды, тик мин гомеремдә дә андый адымга бара алмас идем. 

Шәһәрнең бер бистәсендә бакчабыз бар. Гадәттә, без анда җәй көне генә бара идек. Хатын көннәр суыткач та, үзе генә шунда бара башлады. Мин моңа артык игътибар бирмәдем. Яңа елны да шунда каршы алыйк диде. Башта ризалашкан идем, тик 31е көнне мине командировкага җибәрделәр. Аннан 4 гыйнвар көнне генә кайттым. Хатын Яңа елны дус кызлары белән каршы алуын, бакчага бармавын әйтте...

Күптән түгел бер хәл булды. Аллаһы Тәгалә йоклап йөрмәсен, белеп торсын дигәндер инде. Урамда очраклы рәвештә сыйныфташымны очраттым. Дөнья хәлләрен сөйләшкәннән соң, “өйләндеңме соң әле?” - ди бу. “Ничек инде? Лилиягә өйләнгәнне беләсең бит инде!” - дим. “Сез бергәмени? Мин сезне аерылышкан дип уйладым, чөнки Лилияне Айдарлар бакчасында күрдем. Алар үзләрен ир белән хатын кебек тоткач, сезне бергә түгелдер дип уйлап куйдым”, - ди сыйныфташ Марат.

Бу сүзләрне ишетү ток суккандай булды. Өйгә кайттым да, хатынның телефонын карадым. Моңа кадәр бер дә тикшергәнем юк иде. Анда Айдар белән мәхәббәт хатларын таптым. Үзеннән сорагач, елый башлады, аннары бөтенләй хәле китте. Инфаркт булды ахры, дип котым калмады. “Ашыгыч” ярдәм чакыртырга теләгән идем инде. 

Реклама

Хатын “сине генә яратам” ди, гафулар үтенә, икенче бала алып кайтыйк ди. Эштән кайтуыма тәмле әйберләр пешерә. Мин генә гафу итә алмыйм. Башка ирнең минем хатынны кочаклавы, үбүе, назлавы күз алдыма килеп баса да, косасым килә. Бу халәттә ничек яшәргә?..

Фото: pixabay.com

Дәниф, Әлмәт

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үзегезгә карыйсыз инде.Бер тапкыр хыянәт иткәч,икенче тапкыр булмас,дип әйтеп булмый...Бала кызганыч...

    • аватар Без имени

      0

      0

      Гомер буена хыянат иткан ир белан торабыз бит мена

      • аватар Без имени

        1

        0

        31 декабрдә командировка буламени.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Гомер буе хыянэт итэчэк, шуна тузеп яши алсан торасын инде, андый хатын кызны мин беркайчан кичермэс идем. Ире, баласы булган нормальный хатын андый юлга барырга тиеш тугел, тукран тэубэсе генэ ул анын

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ир өстеннән хыянәт иткән хатыннарга исем китә, берничектә аңлый алмыйм, хөрмәт итмим, акламыймда.

            Мөһим

            loading