Булат Гыймадиевка нибары 22 яшь. Ул Казан дәүләт медицина университетында белем ала, стоматолог-хирург булырга хыяллана.
Яшьлегенең иң матур чагы, киләчәккә зур өметләр белән яши торган вакыты. Әмма бүген аның тормышы табиблар әйләнәсендә, түзеп булмаслык сызлануларны җиңеп уза. Юинг саркомасы – шактый сирәк очрый торган авыруларның берсе. Икенче төрле әйтсәк, оча сөяге яман шеше. Дүртенче стадия, үпкәгә метастазалар киткән...
Булат тумышы белән Чаллыдан. Дүрт яшендә гаиләсе белән Казанга күченгәннәр. Ул балачактан спорт белән шөгыльләнә, 4 яшеннән 15кә кадәр каратэга йөргән. Өлкән сыйныфларда гына спортка вакыты җитми башлый: укуга басым ясарга, көн-төн имтиханнарга әзерләнергә туры килә. Табиблыкка укырга керү өчен җитди сынаулар узарга кирәк бит. Ә стоматолог булу – аның хыялы. 8нче сыйныфтан башлап, ул медицина классында белем ала, тырышып укый һәм теләгәненә ирешә. Студент еллары гөрли, ул сайлаган һөнәрендә ялгышмавын аңлый, университетта сөйгән ярын да очрата.
Барысы да алдан планлаштырганча бара төсле тоела. Ләкин дүртенче курста аның тормышы кинәт үзгәрә. Бер көнне дәресләр вакытында ул арт саны тирәсендә көчле кискен авырту тоя. Булат көчкә өенә кайтып җитә. Баштарак моны гадәти нерв кысылуы дип уйлыйлар. Булат хастаханәләр бусагасын таптый башлый, әле бер, әле икенче белгечкә мөрәҗәгать итә. Невролог, остеопат, ревматолог... Төрле дәвалау ысуллары: дарулар, массажлар, энәләр кую. Башта берникадәр җиңеллек сизелә, әмма соңыннан авырту көчәеп яңадан кире кайта.
«Авыртудан ике-өч тәүлек буе йокламаган вакытлар булды. Ятсаң да сызлый, утырсаң да авырта. Йөргәндә генә бераз җиңеләеп китә иде», – дип искә ала ул.
Дөрес диагноз кую өчен өчен бер елга якын вакыт таләп ителә. Казанның 7нче хастаханәсендә, ревматология бүлегендә ятканда, табибларның берсе сызлануларның төп сәбәбен ачыкламыйча туктамый. Тулы тикшерү үткәргәннән соң гына оча сөяге өлкәсендә үзгәрешләр табалар. Егетне биопсиягә җибәрәләр. Яңа елдан соң аңа авыр хәбәрне җиткерәләр: Юинг саркомасы, дүртенче стадия, үпкәдә метастазлар.
Башта күңеле моңа ышанмый. Ничек шулай? Ни өчен ул? Бу һич мөмкин хәл түгел. Аның тормышы әле башлана гына бит. Берничә атнадан гына үз язмышына тигән сынауны кабул итеп, яшәү өчен көрәш башлый. Шөкер, янында терәк булырдай туганнары, дуслары була.
Беренче химиотерапия курслары яхшы гына нәтиҗә бирә: авыртулары басыла, метастазалары кими, шеш үсеше туктала. Ул хәтта сөйгән кызы белән Истанбулга барып кайтырга да өлгерә. Әмма бу сөенечләре озакка сузылмый. Өченче һәм дүртенче химиядән соң авыртулары яңадан башлана.
- Республика онкологик диспансеры табибларына – химиотерапия бүлеге мөдире Рөстәм Нурисламович Сафинга һәм саркома бүлеге мөдире Илдар Рафаэлевич Сафинга рәхмәтләрем чиксез. Алар көченнән килгәннең барысын да эшләде. Гел янәшәмдә булды, хәлемне җиңеләйтергә тырышты, - ди Булат Гыймадиев.
Табиблар хәлен җиңеләйтә торган көчле препаратлар белән системалар куя, әмма вакыт узу белән алар да ярдәм итми башлый. Егет морфинга күчәргә мәҗбүр була.
Шул чакта әнисе улына ярдәм итүнең башка ысулларын эзли башлый. Интернетны айкап чыга, төрле форумнарда утыра, авыру балаларның әниләре белән аралаша. Бу рәвешле Кытайдагы эксперименталь дәвалау ысулы турында белеп алалар. Консультация үткәргәннән соң, Кытайга юл тотарга карар кылына. Әмма беренчел тикшеренүләргә һәм дәвалау тактикасын билгеләүгә генә дә 8 миллион сум акча таләп ителә. Туганнары, дуслары, танышлары бердәм көч булып, кирәкле сумманы җыярга керешә. Булатка ярдәм кирәклеге турындагы мәгълүматлар социаль челтәрләрдә тарала. Кешеләр егет тарихына битараф калмыйча, кулыннан килгәнчә ярдәм итә. Бер атна да узмый – кирәкле сумма җыелып та бетә.
Хәзер Булат Кытайда, аның янәшәсендә әнисе һәм икетуган сеңлесе көч биреп тора. Юлда табиб-реаниматолог озата бара һәм Кытай белгечләре күзәтүенә тапшыра. Бүгенге көндә беренчел тикшеренүләр уздырылган, табиблар консилиумын көтәләр. Шуннан соң дәвалау тактикасы билгеләнәчәк. Алда әле аны бик дәвамлы катлаулы юл көтәчәк, әмма көчле рухлы егет бу көрәшкә әзер. Дәвалауга таләп ителәчәк чыгымнар да бик зур булачак, билгеле. Шуңа күрә аның якыннары акча җыюны туктатмый. Булатка без дә ярдәм кулы сузыйк, тормыш юлының башында гына булган егеткә савыгуга мөмкинлек бүләк итик.
Ярдәм өчен реквизитлар:
Сбер 40817810662007102804
Т-Банк 40817810700100464355
Акча күчерүләр өчен:
+7 919 629-90-10
(Сбербанк, Т-Банк)
Барлык карталар да Булатның әнисе Гыймадиева Лилия Наиловна исеменә беркетелгән Акча күчергәндә, зинһар, «благотворительность» яки «помощь» дип языгыз
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар