16+

Айгөл Шәкүрова: «Сәхнәдә сүзләрне оныта идем, әмма бирешмәдем»

Айгөл Шәкүрованың Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлавына киләсе елда 10 ел тула икән бит!

Айгөл Шәкүрова: «Сәхнәдә сүзләрне оныта идем, әмма бирешмәдем»

Айгөл Шәкүрованың Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында эшли башлавына киләсе елда 10 ел тула икән бит!

Шул вакыт аралагында булган хәлләр, сәхнәгә килү тарихы, тормышындагы вакыйгалар турында сөйләштек. 

“Мине әти-әни ничек булса да укытыр иде инде”
Мин мәктәпне тәмамлаган елда безнең гаилә акча ягыннан кытлык кичерде. Баштарак безнең авылга көчле давыл килеп йортның түбәсен кубарды, абзарыбыз җимерелде, хуҗалыкка зыян килде. Йортны төзекләндерә башладык, ләкин шул вакытта әти эшсез калды. Шуңа мин 6 фәннән ЕГЭ тапшырдым, чөнки кайда гына булса да бюджетка укырга керергә теләдем. Беләм, мине әти-әни ничек булса да укытыр иде инде. Ләкин минем “Менә үзем укырга кердем, бюджетка, әле стипендия дә алам”, - дип әйтәсе килде. 

“Бөтен юллар да театрга илткән”
Вакыт узып, артка борылып карагач аңлашылды – бөтен юллар да мине театрга илткән икән. Беренчедән, мәктәптә укыганда клубта Кәзкәй белән Тыңламас авыллары елга бер җыелып спектакль куя идек. Күп концертларда җырлый идем. Икенчедән, мин әдәбият дәресләрен, бигрәк тә шигырь ятлауны яраттым. Беренче партада утырам, әдәбият укытучысы минем ятлаганны белә, шуңа беренче булып сөйләтә. Шуннан мине нәфис сүз буенча бәйгегә алып бара башладылар.

Шигырьне кат-кат өйрәнәм, ләкин аяк калтырау һәм чыгыш алдыннан күп кабатлау аркасында сәхнәдә сүзләрне онытам. Нәтиҗәдә, җиңми идем. Ул бәйгеләрдә үземнең шул кимчелекле якларымны җиңәр өчен катнашканмындыр. Мин бит Укчы йолдызлыгы астында туганмын. Булдыра алмыйсың дисәләр, киресен эшлим (көлә).

“Аквапарк дип уйладым, ул Камал театры булган икән”
Балачакта Казанга килгән идек. Ул көнне яңгыр койды, автобус тәрәзәсеннән бер әйбер дә күренми. Бер генә бинаны истә калдырганмын. Без бит аквапаркка бара идек һәм мин, зәңгәр түбәле бинаны күреп, аны аквапарк дип уйладым. Ул Камал театры булган икән (көлә). Мәктәптә укыганда Камал театрының “к” хәрефен дә белми идем шул. Без 11 нче сыйныфта чакта да Актанышка Минзәлә театры килгәнне генә хәтерлим. 

“Фәрит Бикчәнтәевнең кем икәнен белми идем”
Казан мәдәният һәм сәнгать институтына актерлыкка гариза биргән көнне хәтерлим. “Син шундый бәхетле! Фәрит Бикчәнтәев 4 елга бер генә җыя”, - диләр. Дөресен әйтим, ул чакта Фәрит Бикчәнтәевнең кем икәнен белми идем, Камал театры спектакльләрен дә караганым юк иде... Ярый, белмәү гаеп түгел, белергә теләмәү гаеп. Имтиханнарга тиз әзерләндем. Мәктәп елларында үткән әдәбият дәресләре бик булышты, чөнки теге яки бу шигырьне мин шул ятлыйсы көнне генә иртүк торып өйрәнә идем.

Шулай итеп, барлык имтиханнарны уңышлы уздым. Бюджетка керүчеләр исемлегендә мин иң соңгы булганмын икән. Фәрит абыйга эләгергә теләүчеләр бик күп бит. Миңа бәхет елмайды дип исәплим. Менә шулай 4 ел укыдык. Актёрлык һөнәрен мин сәхнәдә уйнау дип күз алдына китерми идем, чөнки күбрәк кино карарга яраттым. Үземне ничектер киноларда төшәчәк актриса дип күзалладым. Имеш, тиз генә укып чыгасың да, киноларда төшәсең. Укый-укый аңладым: актёрлык – ул кинода гына төшү түгел икән...

“Бәхетем, Камал театрына алдылар”
Минем әби әнигә “Таң атканда, кояш чыкканда теләк телә”, - дип әйтә торган булган. Шулай бер иртәне кояш чыкканда, идәндә утырып диплом язам.“Камал театрында эшлисем килә, Камалга алсыннар иде”, - дип бик теләдем. Безне бит башка театрлардан да килеп карыйлар иде. “Әгәр Камалга алмасалар, Мәскәү йә Питерга китәм һәм шунда үсәчәкмен” - дип уйлаганым хәтердә. Бәхетем, Камал театрына алдылар. Миңа калса, төркемнән барыбызның да зур хыялы булгандыр инде ул. Труппага алынучылар исемлегендә үз фамилиямне ишеткәч, ул ниндидер могҗиза төсле булды.

Бүлмәдән чыккач та, театр эчендә үк әнигә шалтырату авыр булды. Минем сөенүне диварлар да ишетер, “Айгөл үзен алганга артык сөенә”, - диярләр төсле иде. Театрдан чыктым да, әнигә шалтыратып, әкрен генә “Әни, мине театрга алдылар”, – дидем... 

“Бию – минем куанычым”
Театрга килеп берничә ел үткәч, мин ниндидер баткаклыкка чумган төсле булдым, үсеш тукталды. Яшь булсам да, сәхнәдә уйнасам да, тормышым бик моңсу булып тоела башлады. Менә шунда бию коткарды: ул минем күзләремне ачты, кыюлык өстәде, үз-үземә ышанычны арттырды. Бию – минем куанычым. Моңа кадәр биегәннәрем “Гашыйк Кәриб”не чыгарганда да бик ярдәм итте. 

“Яраны тегәргә туры килде” 
Театрда төрле кызык хәлләр булып тора инде. “Килә ява, килә ява” белән бәйле истәлек искә төште. Спектакльнең икенче бүлегендә сәхнәгә мин йөкле хатын булып чыгам, иремне Эмиль Талипов уйный. Ул шунда минем авызга алма каптыра да, Айгөл Миңнуллина героинясы белән сөйләшә башлый. Минем брекет кигән чак иде, теге алма тешемә кысылып калды бит, ала алмый азапланам. Шулай азаплана торгач, алманы авыздан көчкә тартып алдым. Шул алманың зур бер кисәге, ярты сәхнә аша очып, Эмиль абый белән Айгөлнең аяк астына килеп төште. Моны барысы да күрде бит инде. Берзаман тамашачы ычкынды, Эмиль абый белән Айгөл дә тыела алмыйча көлә башлады, мин диванга яткан килеш хихылдыйм. Көчкә тынычландык.

Ә “Тапшырылмаган хатлар”ны чыгарганда нәкъ премьера алдыннан гына башымны ярдым! Репетиция вакытында мин сәхнә артына йөгереп кереп китәргә тиеш. Шунда чамалап, күреп бетермәгәнмен, бер тимергә килеп бәрелдем. Яраны тегәргә туры килде. 

“Айгөл апаның егетенә бик авырдыр инде”
Берничә спектакльдә үбешү сәхнәсе бар. Бу темага Раил Шәмсуаровның уртанчы малае Әсфәндияр, кызык итеп “Айгөл апаның егетенә бик авырдыр инде. Сәхнәдә Ришат абый белән дә, Зөфәр абый белән дә үбешә бит”, - дип әнисенә кайтып әйткән. Ул бит роль генә, мин ул үбешүләрне җитди кабул итмим, эш буларак кына карыйм. 

“Менә шул вакытта авторитет өскә калкып чыга инде”
Мин гаиләдә олы бала, ике энекәшем бар. Алар алдында авторитет бардыр дип уйлыйм инде. Бүген берәр кая барсак, беренче энекәш хәзер миңа өлкән абый кебек. Нәрсәдер хәл иткәндә дә аңа таянам. Алар уйнап шаяртканда кайчак кәефем булмаска мөмкин. Бүлмәмә кереп котырта, үчекли башлыйлар. Менә шул вакытта авторитет өскә калкып чыга инде (көлә). 

“Әни – минем көч чыганагым”
Әти-әнинең кадерен хәзер белә башладым төсле. Балачактан ук кылган гамәлләрем, әйткән сүзләрем өчен үземне ашыйм. Яшүсмерлек чорым җиңелләрдән булмады. Менә шуңа, үкенеч булмасын өчен хәзер барысын да эшләргә тырышам. Һәр сөйләшкән саен аларны яратуым турында әйтергә ашыгам. Әни дә сөйләшкәндә, смслар язганда  “Мин яратам сине, кызым. Мин синең белән горурланам”, - ди. Әни – минем көч чыганагым. Мин 3 нче курста булганда әнигә инсульт булды.

Ул көнне “Зәңгәр шәл”не уйный идек. Шалтыратам, әни трубкасын алмый. Бераздан трубканы әни белән эшләүче бер апа алды, әнинең больницада булуын әйтте. Шунда аяк астыннан җир убылгандай булды. “Мин монда уйнап йөрим, ә иртәгә әти-әни булмаска да мөмкин”, - дигән уй башымнан узды. Узган ел әнине беренче тапкыр диңгезгә алып бардым. Үз акчама әнине ял иттерә алуыма мин бик сөендем. Авылга, алар янына сирәк кайтканга күрә, мөмкин кадәр аларның күңелен күрергә тырышам. Бер генә яшибез бит. 

Таңсылу Мостафина
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading